Коронавирусның «өченче дулкыны» килде: «Авыручылар арасында акырып ятучылар да бар» | intertat.tatar

Коронавирусның «өченче дулкыны» килде: «Авыручылар арасында акырып ятучылар да бар»

Эпидемиологлар фикеренчә, без хәзер коронавирусның «өченче дулкыны»нда. Авыру ничек үзгәргән, кешеләр вирусны ничек кичергән? Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов ковидның мутацияләре һәм вакциналар турында сөйләде.

Коронавирус дигән сүзгә шулхәтле ияләшеп беттек ки, колакка эләгеп торган, кирәге чыккан саен авыз-борынны каплап куя торган битлек тә комачауламый башлады. Ничек кенә булмасын, авыру беркая да китмәде, киресенчә, арта ук башлады.

«Ковид кайнанамны алып китте»

Алсу гаиләсенә дә (геройның үтенече буенча, исеме үзгәртелгән) бу вирус белән очрашырга туры килгән.

«Башта температура күтәрелде. Ул шулай бер күтәрелеп, бер төшеп, биеп торды. Кичкә таба 38,5кә җитә иде. Хәлемне әзрәк җиңеләйтү өчен дарулар эчтем. Бер атна арбидол, соңыннан табиб антибиотик язып бирде. Төрле җиләк-җимешләрдән кайнаткан компот эчтек. Кичкә таба хәлем бөтенләй калмый иде, бик тиз ардыра башлады. Ис тә, тәм дә тоймадым.

Йөткергәндә үпкәләрем бик нык авыртты. Гаиләдә бер мин генә авырмадым. Ирем анализлар бирде, нәтиҗәләре уңай килде. Минеке ни сәбәпледер ковид юк дип күрсәтте. Югыйсә, ике тапкыр анализлар тапшырдым.

Иремнең үпкәсенең 10%ы зарарланган иде. Аңа түләүсез дарулар бирделәр.

Кайнанамның кан басымы белән проблемалары башланды. 3-4 көннән тән температурасы 39га кадәр күтәрелде. Берничә тапкыр КТга да алып бардым, анализ да алдылар — ковид белән авырый дип күрсәтмәде. Табиблар кайнанмның тән температурасының югары тору сәбәпләрен берничек тә ачыклый алмады. Терапия бүлегендә ятып алды. Аңын югалтып, хәлләре начарлангач, КТ үпкәсенең 90 %ка зарарланаган булуын күрсәтте. Ковид белән авыручылар бүленгенә күчерделәр, ике көннән вафат булды.

Авырып терелгәч, үзем антитәнчекләргә анализ бирдем. Ул анализлар буенча мин әле күптән түгел генә коронавирус белән авырганым күренә иде. Антитәнчекләр саны бик югары булды», — ди Алсу.

«Тәннең һәм башның болай авыртканы юк иде әле»

Казанда яшәүче Оля шәһәребез кибетләренең берсендә сатучы булып эшли. Ул Зәңгәр күлдә коенып чыкканнан соң салкын тигәндер дип уйлап, табибка мөрәҗәгать иткән. «Миңа тонзиллит дип диагноз куйдылар. Бу вакытта безнең эштә инде берничә кешегә ковид диагнозы куелган булганлыктан, миннән дә анализлар алдылар.

Башта берничә көн башым авыртты. Гаддәттәгечә түгел, башымның аерым урыннары сызлады, башка сугып-сугып алган кебек була иде. Диарея башланды.

Бөтен тәнем сызлап авыртты, грипптагы кебек түгел бу, бөтенләй башкача иде. Кыйнап, типкәләп ташлаганнар кебек иде. Шулай итеп 4 көн хәлсез, караваттан тормыйча диярлек яттым. Даруларымны йотарлык та хәлем булмады. Бәдрәфкә дә көчкә бара идем. Тирләдем дә йокладым, тирләдем дә йокладым. Күкрәк тутырып сулыйсы килә, тын җитми иде. Мин йөткермәдем дә, борыныма да томау төшмәде. Берничә көннән соң гына тәм, ис тоюны югаллтым. Минем аллергиям бар, шуңа кайбер кеше тоймый торган исләрне дә мин ерактан ук сизеп алам. Хәзер барысы да кире кайтты анысы. Менә июль ахырында үпкәләрне тикшертергә барасы булачак.

Мин 21 көн дәвамында өйдә утырдым. Беренче ике тест нәтиҗәләре дә уңай килде, соңгысы гына ковидның юк икәнен күрсәтте.

Чувашиядә яшәүче әнием дә авырып китте. Әнинең башта авыруы бүтән төрле билгеләр белән башланды. Төчкерде, йөткерде, тавышы бетте, температурасы күтәрелде. Әни тест бирергә дә, дарулар алырга да үзе барып йөрде, ә миңа Казанда табиблар үзләре киләләр иде.

Әнинең күңеле болгана, коса башлагач, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китеп, хастаханәгә салдылар. Үпкәсе 45%ка зарарланган иде. Хастаханәдә 22 көн ятып чыкты. Кыйммәтле дарулар белән дәвалаганнар. Хәзер ул коронавиустан соң тернәкләнү курсын уза. Акчасы булмаган кешеләргә бик кыенга туры киләчәк. Авырып терелгәннән соң да 15 мең сумлык дару гына алырга туры килде. Кайбер даруларны түләүсез бирәләр дип ишеткәнебез бар, белмим, без үзебез алдык», — дип сөйләде Оля.

«Әле хәзер дә авырыйм»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында машина йөртүче булып эшләүче Илнур Абдуллин да авырган, эшкә чыкканына әле бер генә атна икән. Авыру башында температурасы күтәрелгән һәм тәне калтыраган.

«Мин кондиционердан салкын тидергәнмендер дип уйлаган идем башта. Аннары 3 көннән соң ис-тәм тоюны югалттым. Шуннан соң үземнең ковид белән авырганымны аңладым. Ял көнне тест ясадылар, дүшәмбе көнне инде уңай нәтиҗәләрен белдем. Кызым да авырый башлады. Чәршәмбе көнне хастаханәгә яттым.

10 көн буена температурам төшмәде. Үпкәләрем ике яктан да ялкынсынган, зараралану күләме 25%тан да артык иде.

27 көн больничныйда булдым, аннан да күбрәк бирә алмыйбыз, диделәр. Хастаханәдә бик яхшы карадылар: табиблар иртәнге 3тән алып, төнлә йоклап киткәнче тикшереп, карап тордылар. Палатадан беркая да чыгармыйлар. Кайбер кешеләр бик авыр кичерәләр коронавирусны: акырып, кычкырып ятучылар да бар. Күбесенә кислород җитми.

Кызым 1нче балалар хастаханәсендә ике атна диярлек ятып чыкты. Гаиләбездә иң беренче булып хатыным авырып китте. Өчебез дә хастаханәдә ятып чыктык. Бик авыр булды. Әле хәзер дә үземне сәламәт дип хис итмим: күкрәкләр авырта, хәлем юк, сулавы авыр», — диде Илнур абый.

«Табиблар бик яхшы карады, рәхмәт»

Шәһәрдә генә түгел, район җирлекләрендә дә ковид белән авыручылар җитәрлек. Кама Тамагында яшәүче Зөбәйдә ханым да күптән түгел шушы авыруны үз башыннан кичергән.

«Кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде, шунда йоктырганмындыр инде, — дип сөйли башлады Зөбәйдә апа. — 28 майда терапевтка күренергә бардым, аркаларым бик сызлый иде. Көндезге бүлеккә системага йөрүнең 9нчы көнендә кинәт хәлем китте, температурам 38дән артып китте.

8 июньдә бик каты хәлем китеп авырый башладым: ашамадым, эчмәдем. Табиблар килеп, тест ясап киттеләр. Нәтиҗәләре уңай килде. Бөтен язылган даруларны да эчтем. 17се көнне ашыгыч ярдәм машинасы белән томографиягә Буага алып бардылар. Анда үпкәнең 10-12 %ы зарарланган булуы ачыкланды. Шулай итеп хасатаханәгә салдылар. Икенче анализым коронавируска тискәре килде. Температурам 37,2 тирәсендә торды, озак төшмәде.

Коронавирус белән авырганда умыртка сөягем, буыннарым бик каты сызлады. Аннары бу вирус хроник авыруларымны да уятып җибәрде. Хастаханәдә 10 көн ятып чыктым. Табиблар да, шәфкать туташлары да — барысы да бик яхшы карадылар, бик зур рәхмәт аларга.

Минхастаханәдән чыкканда кешеләр арткан иде. Сабантуйлардан соң авыручылар арткан, диделәр», — дип аңлатты Зөбәйдә апа.

 «Өченче дулкын» башында торабыз»

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов ковидның «өченче дулкыны», яңарган вирусның нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлатты һәм вакциналар турында сөйләде.

Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Вирусның яңа штаммнары һәм аның мутацияләнүе авыруны тагын да куркынычрак итә. «Без хәзер „өченче дулкын“ башында — авыруның артуын күзәтәбез», — дип белдерде Дмитрий Лопушов.

Аның сүзләренә караганда, Россиядә ковид белән авыручыларның артуы графикта инде күренә. Аннан котылып калып булмаячак. Әлеге процессны бары массакүләм вакцинация генә туктата алачак.

Авыручылар саны артып кына калмаган, ә бу вирусның яңа билгеләре дә барлыкка килгән. «Элек тамак авыртуы юк иде. Дөрес, вакытлыча гына температура күтәрелү булды. Ашказаны эшчәнлеге бозылу, диарея, ринит — борынга томау төшү кебек билгеләре күзәтелмәде. Элегрәк томау булганда коронавирус юк дип санала иде», — дип сөйләде белгеч.

Ис тою югалу — коронавирусның иң төп билгеләреннән саналган булса, хәзер бу күренеш сирәк очрый. Бүген вирус агрессиврак, авыру билгеләре дә тизрәк чыга башлый. Хәзер исә риск төркеменә олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә керә. «Вирус бөтенләй башка якка китте. Бу — аның һәрвакыт үзгәреп торуы дигән сүз», — диде табиб. Дмитрий Лопушов коронавирусның Һиндстан штаммының организмда бик тиз таралуын билгеләп үтте.

Элек табибларның кояшлы, эссе көндә ковид начар тарала дип уйлаулары дәлилләнмәде. Авыручыларның артуы кыш көне дә, хәзер — җәен дә күзәтелә. Һава шартлары вирус таралуына йогынты ясамый. «Хәзер бик эссе булса да, авыру кимеми, киресенчә, арта да әле. Ковид — грипп кебек температураларның үзгәрүенә бәйле түгел», — диде белгеч.

«Без бүгенге көнгә кадәр авыруның ничек узуын һәм аннары нәрсә булчагын белмибез», — диде Дмитрий Лопушов. Коронавирус белән авырган кешеләрнең тернәкләнүе төрлесендә төрлечә бара. Кемдәдер тахикардия, хәлсезлек, ис һәм тәм тою югалуы күзәтелә. Ничек кенә булмасын, коронавирус эзсез генә үтми.

Яңа тикшеренүләр яңа коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң ир кешеләрнең аталык орлыгының (сперматозоид) активлыгын югалтуын күрсәткән. «Кичә генә „Коронавирус һәм аның нәтиҗәләре“ дигән дөньякүләм конференция булды. Шунда бик куркыныч күзәтүләр ясалган: ковид ирләрнең нәсел калдыруына тискәре йогынты ясый икән», — диде табиб. 

Алга таба аталык орлыгының функциясенең кире үз хәленә кайтуы турында әлегә мәгълүмат юк. Ковид белән авырганнан соң, ир кеше нәселсез калырга да мөмкин.

«Ковидның бетеп торганы да юк»

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин әйтүенчә, «дулкын» сүзе безгә килешми дә, ковидның бетеп торганы да булмаган.

Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә язган: «Яңа чыккан «дельта» һәм «дельта +» мутацияләре беренчел вируска караганда 50-60 %ка тизрәк иярә, шуңа күрә аларны элек ковид йоктырмаган кешеләр дә эләктерә ала. Авыруның зәһәррәк үтүе турында әлегә билгеле түгел. «Дельта”ның йогышлырак булуы начар. Элек вирустан сакланып йөргән кешеләр дә бүтән яшеренә алмаячак.

Ковидның бу төре бөтен дөнья буйлап таралып бара. «Дельта +» әзрәк таралган булса да, югары дәрәҗәдә йогышлы булганга тиз таралачак. Бу көннәрдә аның беренче очрагы Россиядә дә теркәлде.

Вакцина биргән иммунитет «дельта»га каршы зәгыйфьрәк булса да, эшли, кешене саклый. Бу төр турында әлегә мәгълүмат бик аз, ул әле өйрәнелә», — дип яза табиб.

Вакциналар

Барлык вакциналар да S аксымы нигезендә эшләнәгән. «Спутник V», «Johnsons & Johnson», «CanSino» вакциналары нигезендә кеше аденовирусы ята. «AstraZeneca» исә, шимпанзе аденовирусы нигезендә эшләнгән.

Кытайның «Sinovac», «Sinopharm» вакциналары һәм безнең «КовиВак» тере вирусны үтереп ясалган. Ул организмга эләгүгә үк, иммунитет аңа каршы эшли башлый.

Американың «Novavax» һәм Россиянең «ЭпиВакКорона»сы синтетик аксым нигезендә барлыкка килгәннәр.

«Pfizer», «Moderna» вакциналары нигезендә организмда S аксымын барлыкка китерүче нуклеин селтесе (нуклеиновые кислоты) ята.

Безнең илдә ясалган вакциналарда консервантлар да, тавык аксымы юк. Вакцинаның компонентларына аллергиясе булган, хроник авырулары кузгалган кешеләргә һәм 18 яшькә кадәрге балаларга ясарга ярамый.