«Безне алдап, кемдер рәхәтләнде» - күп балалы Сабитовлар гаиләсе урамда калудан курка

Актаныш районы Киров авылында яшәүче Сабитовлар үзләренең өч баласы янына ун сабыйны сыендырган. Кызганыч, әлеге зур һәм үрнәк гаилә бүген бик авыр хәлдә калган. Венера апа гаиләсе белән урамда калудан курка.

«Үзем ятим үскәч, гел күп бала алырга хыялланып яшәдем», — дип башлады сүзен Актаныш районы Киров авылында яшәүче Венера Сабитова.

Әти белән әни эчте. Аларны хурлап әйтүем түгел, сөйләгәннәрем дога булып барсын. Әти әнигә суккан, шуннан әни вафат булды. Без ул вакытта Түбән Кама шәһәрендә туганнарда кунакта идек. Икенче көнне ике энем белән безне килеп алдылар. Авылда әтиләр биш бертуган иде. Кече энем белән мине бер абыйсы, бер энемне икенчесе тәрбиягә алды. Аларга зур рәхмәт! Әти дүрт ел төрмәдә утырып кайтты, аннан икенчегә өйләнде. Яңа әнине башта бик яратып бетермәдем. Ләкин ул бик әйбәт кеше булып чыкты. Бүген ул да юк. Балалары белән әле дә аралашып яшибез.

Булачак ирем Алмас белән күршеләр идек. Алмасның әнисе бик яратты үземне. Бервакыт кайнана буласы кеше кулын авырттырды да, сыерларын кереп саудым. «Киленем итәм мин сине», — дия иде. Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килде бугай. Әтидән кулымны сорадылар. «Начар кешеләр түгел бит, кияүгә чыгасыңмы?» — диде әти. «Ярар», — дип ризалыгымны бирдем. 17 яшемдә ир хатыны булып куйдым. Үткәннәремә карап бер дә үкенмим, ирем белән 34 ел бергә яшибез, Аллаһка шөкер…

«Поездда хәрби киемдәге өч ир бәбиләтте мине»

Венера ханымның беренче улы Рузат 1987 елда поездда туа.

Ирем белән үпкәләштек тә, әле бала табарга бер ай вакытым бар дип, туганнан туган апаларга Оренбург өлкәсенә чыгып киттем. Улым вакытыннан алда дөньяга килергә ашыкты. Поездда хәрби киемдәге өч ир бәбиләтте мине. Бала 2 кило да 200 грамм авырлыкта туды. Эчләренә кадәр үтә күренмәле булып тора иде. Бик курыктым. Аннан мине Увильский дигән җирдә төшереп калдырдылар. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп алды. Апаларга барып җитәргә бер көнлек юл бар иде әле. Хастаханәдә бер атна яткач, апалар килеп алдылар. Дүрт ай узгач, ирем килде. 

Гомере генә кыска булды баламның, 24 яшендә үзе теләп китеп барды. Бик йомшак күңелле иде. Кич белән телефоннан: «Әни, бәхил бул, киттем», — дип шалтыратты. Башка сүз әйтеп тормады. Ни булганын аңламадык. Быел март аенда үлгәненә 8 ел булды. Яшь ярымлык кызы калды. Киленем тормышта инде. Иренә рәхмәттән башка сүз юк. Оныгымны үз баласы кебек якын күреп үстерә. Әмма үкенечләр җанны кимерә. Үз-үзенә кул салгач, бигрәк тә авыр. Без гаепле булмый, кемне гаеплисең инде? Дөрес тәрбия бирмәгәнбезме, нәрсәнедер күреп бетермәдекме… Яшь чакта әй чабабыз, дөнья куабыз, акча җитми. Балалар үсә тора. Алар белән сөйләшергә вакыт юк, эш күп. Башыңны күтәреп карыйсың, балаң инде үсеп тә җиткән. Хәзер бала-чаганы тәртипсез, дибез. Ә нәрсә көтәргә? Бала бакчадан, мәктәптән кайта да компьютерга утыра. Шуңа да бу ялгышларымны төзәтү өчен бөтен вакытымны тәрбиягә алган балаларыма багышладым.

«Ятимнәр карау теләге һәрвакыт күңелемдә яшәде»

Венера Сабитованың кызы Алсу инде үзе дә өч бала әнисе, гаиләсе белән Актанышта яши. Тагын бер уллары Азат армиядә хезмәт итеп кайткан, үзләре белән яши.

Ятимнәр карау теләге һәрвакыт күңелемдә яшәде. Беренче балаларыбыз — Руслан белән Алинә. Безнең гаиләгә килеп кушылганда, малайга — 4, кызга 2 яшь иде. Аларны уллыкка-кызлыкка алып, үз фамилияләребезне бирдек. Бала алу — вирус чире белән бер ул. Бер алгач, тагын аласы килә башлый. Ирем белән уйлаштык та, тагын икене алырга булдык. Лианага — 13 яшь, Лилиягә 10 гына ай иде. Шулай дүртәү булдылар. Аннан өч бертуган Сибгатуллинар, тагын өч бертуган Бутаковлар.

Бала тәрбияләү никадәр авыр булса, шуның кадәр күңелемә җиңел. Бөтен җаным-тәнем белән карыйм. «Әнием» диюләре аңлатып бетерә торган рәхәт хис бирә. Балаларны табигатькә алып чыгам. Кечкенә генә әйбернең дә матурлыгын күрергә өйрәтәм. Мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, анысына да сөенәм. Бездән башка бер бәйрәм дә узмый. Бию, җырларын да үзем өйрәтәм. Мал-туар асрыйбыз, каз-үрдәк, тавык-чебеш үстерәбез.

Тугыз рус баласына татар телен өйрәттем. Бергәләп догалар өйрәнәбез. Ашагач, «амин» дип табын яныннан кузгалалар. Күңелләрендә иман нуры булса, акыллары югалмас.

Венера ханымның тәрбиягә алган балалары: Руслан — 16, Алинә — 13яшь (бертуганнар); Лиана — 22, Лилия — 9 яшь; Риана — 9, Альфред — 8, Арыслан — 6 яшь (бертуганнар); Индира — 12, Максим — 11, Артем — 8 яшь (бертуганнар).

«Үзебезнең ике катлы өебезне сүтеп бетерделәр»

Монысы Венера Сабитованың гаиләсенә бәйле катлаулы язмышы. Шушы балалар белән ул хәзер урамда калырга да мөмкин. Элек яшәгән йортларын сүткәннәр, ипотекага сатып алган йортларына түли алмыйлар. Аларны хәзер судларга йөртәләр, шушы 70 квадрат метрлы йорт өчен зур сумма түләп баруны таләп итәләр. 9 июньдә суд утырышы була.

Үзебезнең ике катлы менә дигән өебез бар иде. Без сатып алганчы, ул бинаның бер ягында медицина пункты, икенчесендә көнкүреш комбинаты иде. 90нчы елларда без КБО янын 30 меңгә сатып алдык, үзебезгә өй ясадык. Икенче ягына башка кешеләр килде. Бер йортта ике күрше булып яшәдек.

2015 елда «Тузган торак» программасы буенча өй салып бирәләр дигән карар чыкты. Безнең күршеләргә бу программага керде. Өебез авария хәлендәге торак түгел иде. Бәя бирүчеләр дә бу өйләр нык, диде. Күршеләребез белән сөйләшеп, өйне тышларга, түбәсен эшләтергә планлаштырып йөри идек. Тик безне дә «Тузган торак» программасына безне дә керттеләр.

Авыл башлыгы Айваз Гафуров хәзер мәрхүм инде, аны гаепләп әйтмим, «Сезгә өй салачаклар», — дип әйтте. Риза булмадык. Актаныш районының элекке җитәкчесе Фаил Камаев, урынбасары Илфак Бариев җыелышлар үткәрделәр. Без 15ләп кеше идек. «Борчылыр урын юк, 2 миллионлык өй була. 800 мең сезнең өегез өчен күчә дә, 1 млн 200 мең сум гына түләрсез, аена 2 мең тирәсе түләп барачаксыз», — дип ышандырдылар.

«Авыл советы, район башлыгы нәрсә дип әйтә, шуны эшләдек»

Халык бит инде чып-чын сарык! Без авыл советы, район башлыгы нәрсә дип әйтә, шуны эшләдек. Шәхсән үземнең тәрбиягә алынган балаларым булгач, хөкүмәткә каршы бара алмадым. «Безне төп башыбызга утыртмаслармы?» — дип авыл башлыгыннан сорагач, «Венера апа, хөкүмәткә каршы барып булмый, өегезне барыбер сүтәчәкләр», — диде. Аны да мәҗбүр иткәннәрдер инде. Кич, караңгы төшкәч килеп, имзалар җыеп йөрделәр. Килешү, документларны укысак та, бернәрсә аңламадык, чөнки ул безнең телдә язылмаган. Аны аңлар өчен югары белемле булу кирәк. Бармак төртеп күрсәттеләр, без шунда имзаларыбызны тездек.

Өй документларын берничә мәртәбә эшләттеләр. Башта өй ирем исемендә генә булса, соңыннан кимендә биш кешене яздырырга куштылар. Биш кеше язылдык: ирем, мин, үз улым, уллыкка алынган улым белән кызлыкка алынган кызым.

Бер ел үткәч, банк кәгазь җибәрде, тик нигәдер ул кәгазьдә асрамага алынган балаларның исемнәре да кергән иде.

Наймга күчәргә өнди башладылар, тик балалар өйсез калыр, дип ризалашмадым.

Үзебезнең җиребез бар иде. Аннан да баш тартырга боердылар, без берни аңламыйча шулай эшләдек. Без аларга ышандык.

«Өебезнең сыйфатсыз икәне ачыкланды»

Октябрь аеның ахыргы көннәрендә өй салырга килделәр. Яңгырлы, пычрак вакыт иде. Тиз арада өйләрне салып бетерделәр. Бер үк вакытта авылыбызның берничә кешесенә салдылар. Декабрьнең башында яңа өйгә күчтек. Танталы рәвештә өйләрне тапшырдылар, телевидение дә килде.

Өйне салып бирделәр, рәхмәт. Тик, тиешле дәрәҗәдә эшләмәгәнгә, кыш җиткәч, тиз арада салынган өебезнең ишекләре кабарды, түбәдән шыбыр-шыбыр су акты, аш бүлмәсеннән, торбалардан су акты. Тәрәзәләр шакылдап боз белән катты, ул ага башлады, стенадагы ябыштырылган обойлар кубып бетте, язга чыккач, профнастиллар күгәрде. Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы Энгель Фәттаховка да берничә мәртәбә кердем, файдасы булмады. Аннан үз көчебез белән җиренә җиткереп, ясап бетердек. Биш ел гарантия дигәннәр иде, тик яңгыр нык яуса, өйдә хәзер дә су ага.

Үзебезнең өйне сүтеп бетерделәр, акчасын да сорадык, безгә бирмәделәр. Күз буяу өчен бер-ике кешегә генә бирелде ул.

Йорт ипотекага алыначагын әйтмәгәннәр иде, аннан ипотекага әйләнеп, зур сумма китереп бирделәр. Гомумән, без аңлап бетермәгән әйберләр күп иде. Иске өйләрне алу бәясе кимеп, яңа өйнең хакы артты.

«Тузган торак» программасы буенча безгә коры өй салып бирделәр, сарае да юк, коймасы да тотылмаган иде. Банкта күрсәтелгән кадәр акча кертсәм, мин мондый гына өй салмас идем. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариевтан рөхсәт сорап, өйгә янкорма ясадык, мунча салдык.

«Шәхси эшмәкәр булып, гараж ачкан идек, аңа да ут төртеп киттеләр»

Венера Сабитова хәзерге вакытта йорты өчен түләп бара алмый. Ул ай саен 15-20 мең түләп барырга тиеш, бик аның ул кадәр акчасы юк. Шуңа ул бу хакта ачыктан-ачык белдерергә мәҗбүр.

«Түләмим дип әйтмим, аена 5-6 мең түләп барырга риза», ди ул. Әмма гаиләнең тулы сумманы күтәрерлек мөмкинлеге юк.

Моңа кадәр балалар тәрбиялим дип, аларны алдан куеп сөйләп йөрмәдем. Алай әйтергә дә оялам. Тик әлеге катлаулы ситуация барыбызны да куркуга салды. Балаларымның киләчәкләре өчен борчылам. Миңа 51 яшь, кечкенә балаларны ташлап эшкә чыга алмыйм. Хәзерге вакытта балигъ булмаган 9 балам бар.

Шәхси эшмәкәр булып, 300 мең кредит алып, гараж ачкан идек, аңа да ут төртеп киттеләр. Аны да ачучы булмады, дөрләп янып бетте.

Ирем бүгенге көндә машиналар ремонт белән шөгыльләнә. Армия хезмәтеннән улыбыз кайтты. Ул да коронавирус булганга эшкә керә алмый. 13 кеше шушы бер ирнең хезмәт хакына һәм миңа һәр бала өчен түләнә торган 3 мең акчага яшибез. 10 баланың 7сенә генә акча алам, чөнки берсе студент, икесе уллыкка һәм кызлыкка алынган, аларга акча бирелми.

Кабатлап әйтәм, ике катлы менә дигән өебез бар иде. Икенче катында 3 бүлмә, аскы катта кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе, юыну бүлмәләре бар иде. Мондый тавыш булыр дип өмет итмәгән идек, билгеле. Безне бик әйбәтләп кенә эшкәртеп, берни аңлатмыйча, сазлыкка кертеп бастырдылар…

«Бер баламны мәңгелеккә югалттым, хәзер бу балаларым өчен дә куркам»

Ике баламны уллыкка һәм кызлыкка алып, үзебезнең фамилияләрне биреп, аларны болай да фатирсыз калдырдым. Шушы өйдә язылган булгач, хәзер алар ипотека да ала алмаячаклар. Улыбыз Азат армия сафларыннан кайтып, кредитка машина алды, хәзер бу машина залогта. Ул аны хәзер сата да алмый, машинаны алып та китәргә мөмкиннәр. Бер баламны мәңгелеккә югалттым, инде хәзер бу балаларым өчен дә куркам.

Районны да, авыл советын да хурлыйсым килми. Миңа бары төпле киңәш кирәк, хәзер миңа нишләргә, түли алмагач, куып чыгарырга мөмкиннәр, балалар белән кая барырга?

Безне шулай алдап, кемдер рәхәтләнде. Үзләренә файда булмаса, төннәрен килеп, имза җыеп йөрмәсләр иде. Миңа анысы кирәкми, кеше кесәсен тикшерергә җыенмыйм. Гаиләмне тынычлыкта калдырсыннар. Балалар күп, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк. Безне шушы авылда аттестат бирмичә сыер саварга калдырдылар. Бәлки без дә укып, зур кешеләр булыр идек. Районда калганыма үкенмим, горурланам гына. Тик безне шулай алдап, рәнҗеттеләр. Мин моңа риза түгел…

Актаныш районы башлыгы: «Мин сабыйларны йортсыз калдырмам»

«Интертат» әлеге ситуациягә ачыклык кертү максатыннан, Актаныш районы Киров авылы җирлеге башлыгы Илфак Гаянов белән элемтәгә керде.

«Чыннан да, әлеге гаилә бик авыр хәлдә калды. Бүген Сабитовлар гаиләсенең йорт өчен түләү буенча 600 меңнән артык бурычлары, шуның өстенә 450 мең тирәсе пенялары җыелган. Сабитовлар гаиләсен уңай бәялим, аларга бернинди дәгъвам да юк. 10 бала үстерәләр, дөрес тәрбия бирәләр, бик актив тормыш алып баралар. „Тузган торак“ программасы буенча йорт салып биргәндә, мин әле авыл җирлеге башлыгы булып эшләми идем. Әлеге проблеманы хәл итүдә мин дә, районыбыз башлыгы да ярдәм итә алмый, чөнки бу ситуация белән Дәүләт торак фонды идарә итә», — дип сөйләде ул.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фаттахов та үз сүзен әйтте: «Сабитовлар гаиләсе белән күрештем, йортларында да булдым. Мин сабыйларны йортсыз калдырмам. Әлеге гаиләгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез. Районның башкарма комитет җитәкчесе бу эш белән шөгыльләнә, кыен хәлдән чыгу юлларын эзли. 9 июньдә булачак судны җиңеп чыгарбыз, дип ышанам. Дәүләт торак фонды да кешелеклелек күрсәтсен, реструктуризация ясап, Сабитовларны пеня түләүдән булса да азат итсен иде».