Тиранны акылга утыртып буламы, яки өйдәгеләрен җәберләүче ирдән ничек котылырга? | intertat.tatar

Тиранны акылга утыртып буламы, яки өйдәгеләрен җәберләүче ирдән ничек котылырга?

Күптән түгел күрше Удмуртияне һәм Татарстанны чираттагы гаилә фаҗигасе тетрәндерде. Ижауда яшәүче 43 яшьлек ир хатынын үтерә, аннары дусты белән Әгерҗе районына качмакчы була. Барып чыкмагач, ул дустын да үтерә, үзенә дә кул сала.

Кешеләрне мондый җинаятьләргә нәрсә этәрә һәм мондый агрессиядән котылып буламы? Sntat.ru шул хакта яза.

Кешеләргә мондый агрессия каян килә?

Татарстанда моңа охшаш җинаятьләрнең булганы бар иде инде. Күптән түгел Менделеевск шәһәрендә ир хатынын һәм ике баласын үтергән иде.

Мондый хәлләр күп очракта психологик тотрыксызлык белән бәйле, ә ул югары социаль киеренкелек нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу киеренкелек кайвакыт кешенең реаль тормышта кирәксез итеп хис итүеннән, үз хәленнән канәгать булмавыннан килеп чыга.

Янәшә-тирәдәге кешеләрнең психик сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк. 40 яшьлек чорның ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә тынгысызрак вакыт. Шәхси үзенчәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк, дип саный профессор, психология фәннәре докторы Илья Слободчиков.

«Отелло синдромы» — психиатрияме әллә психологияме?

Өйдәгеләргә карата көч куллану һәм көнләшү. Болар икесе бер-берсенә еш кына бәйле булса да, икесе ике әйбер. Психолог әйтүенчә, ул беркемне дә акларга җыенмый, әмма мондый очраклар бер генә кешегә бәйле булмый, әгәр шундый күренеш була калса, аның ни сәбәпле килеп чыкканын ачыкларга кирәк. Әгәр кеше психиатрия ягыннан караганда сәламәт икән, димәк мондый аффект халәте туар өчен сәбәп булган дигән сүз.

Шулай да Слободчиков «Отелло синдромы» психологиягә караганда, күбрәк психиатриягә карый дип саный.

Аффект халәте ничек барлыкка килә?

Мондый кешеләр аффект халәте барлыкка килүне контрольдә тота алмый, дип саный GLE (Вена) экзистенциаль анализындагы сертификацияләнгән психотерапевт, «Генезис» балалар һәм яшүсмерләр психотерапиясе психологиясе институты директоры Альбина Локтионова.

Беренче аффект халәтеннән соң, кеше «бушанып», тынычланып кала, әмма үз-үзен тотышы киеренкелекне бетерергә ярдәм итә торган шартлы рефлекс кебек кала. Һәм бу рефлекс элегрәк барлыкка килгән булырга мөмкин: мәсәлән, ул кемнедер кыйнаган, нәрсәнедер җимергән-ваткан булгандыр. Эш низагка килеп җиткәч, тиран өчен бушанырга башка юл калмый, аңа буйсынырга тиешле кеше генә кала. Буйсынмый икән, аның өчен ул юкка чыгарылырга тиеш дип кабул ителә, дип аңлатты психолог.

Мондый фаҗигане булдырмый калып буламы?

«Мөнәсәбәтләр начарлануның беренче билгеләре шактый ачык күренә — кеше нәрсәдер белән канәгать булмый, ярсый башлый. Болар турында белгеч белән сөйләшергә кирәк. Әмма кешеләрнең шундый үзенчәлеге бар: без үзебездәге конфликтларда „чокынырга“, аларны ачыкларга, төбенә төшәргә яратмыйбыз, шуңа күрә белгечләргә мөрәҗәгать итмичә, ахырга кадәр сузабыз, „Җайланыр әле“ дип уйлыйбыз», — диде профессор Слободчиков.

Өйдә җәберләү очраклары булганда, нишләргә?

Салкын душ — өйдә җәберләү проблемасыннан котылу юлы түгел, әмма кайвакыт ярдәм итә, дип киңәш итә психологлар. Салкын душ дигәндә, тынычланып, анализлау турында сүз бара.

Гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч янаган мизгелдә мөмкин булган алымнарны кулланырга кирәк: качарга, күршеләргә, полициягә шалтыратырга. Агрессия һәм эмоцияләр дулкыны басылгач, моны ничек хәл итү юлын уйларга кирәк. Кагыйдә буларак, буш урында гына мондый хәлләр килеп чыкмый, ә алар җыелып-җыелып килә. Кешеләр бер-берсен ишетергә әзерме-юкмы, шуны аңларга, төшенергә кирәк. 

Тиранны акылга утыртып буламы?

«Шәхеснең мондый холык-фигыле балачактан ук формалаша. Чираттагы ызгыштан соң тиран гафу үтенә, йөз мәртәбә тезләнеп, кичерү сорый. Конфликт башлангач, кабат шул ук хәлләр кабатланачак, торган саен начаррак булачак. Мондый кешеләр белән уртак тел табу, килешү мөмкин түгел», — дип сөйләде Альбина Локтионова.

Дәүләт Думасы депутаты Оксана Пушкина мәгълүматларына караганда, өйдә көч куллану очракларының яртысы диярлек даими булып тора, димәк бу җинаятьләрне булдырмый калу буенча профилактиканы гел алып барырга кирәк. Мондый хәлләрне халык алдында, җентекләп тикшерергә кирәк, диде Локтионова. 

«Өйдә көч куллану, җәберләүдән саклый торган закон кирәк, социаль яктан куркыныч кешеләр ачыкланса, аларны мәҗбүри рәвештә дәваларга кирәк», — дип саный белгеч.