«Халык үзенә килеп җитмичә ышанмый»: коронавирус чорында авыл ничек яши?

Бу коронавирус белән дөньяның асты өскә килде. Яңалыклар тыңлап, дөнья статистикасын актарып утырсаң, башка әллә нинди юньсез уйлар килә башлый, васыять язарлык хәлгә җитәсең. Шушы төшенкелектән качу юлын таптык бит әле — авылга тайдык!

Казан урамнарында шомлы бер атмосфера хөкем сөрә, башкала миңа бу арада мәет чыккан йортны хәтерләтте. Тәрәзәдән карасаң — гадәти булмаган бушлык, гөрләп торган балалар мәйданчыгын да тасма белән уратып алдылар. Кибеткә чыктың исә (анысы да, үз иткәндәй, өйдән 50 метр ераклыкта гына), каршыга битлекле, моңсу күзле кешеләр очрый. Менә-менә дөнья бетәргә тиеш дигән уйны сеңдереп, кабат фатирга кереп авасың.

Фатирда шулай берничә көн балалар белән бикләнеп утыргач, чыдар хәл калмады — ике сәгать эчендә багажникны дыңгычлап тутырдык та, тайдык авылга! Казанны чыкканда авыз-борыннары томаланган хокук сакчыларын выжлатып узып китәбез, и рәхәт! Казаннан ераклашкан саен коронавирус та арттарак калган сыман. Авыл, әти-әниле йорт һәрвакыт җанны тынычландыра, киләчәккә ышаныч өсти — бу юлы да өмет шундый. 

Ә Мәмәттә яз! Авыл һавасын күкрәк тутырып иснәүгә, яз исе күңелләргә дә кереп тулды. Каен суы чыга башлаган көннәр, кошлар кайткан, менә-менә бакча эшләре башланырга тора. Нинди коронавирус? Ишетәсебез дә килми! Чи татар авылының мәчет манарасыннан азан урынына: «Сидите дома, не выходите на улицу!» — дип хатын-кыз тавышы вакыт-вакыт яңгырап ала алуын. Алай да, ул кисәтүләр биредә курку хисе уятмый, авылдагы рәхәтлекне моның гына бозарга көче җитми... Киресенчә, усал тавыш яңгыраган саен бер кеткелдәшеп алабыз.

Дөрес, авыл халкын да яхшы гына шүрләткән булганнар бугай: кайткан көнне әллә нигә бер буш урамнан узучыларның да авыз-борыны капланган була иде. Җитмәсә, «Күрше Чупай авылындагы бер хатында коронавирус тапканнар», — дигән сүз дә яшен тизлегендә авылны ураган. Соңыннан исә бу яңалыкның дөрес түгеллеген әйтеп, халыкка видеомөрәҗәгать юлладылар, ялган таратучыга 30 мең штраф чәпәделәр. Әлеге аклану сүзләре халыкка Бөек Җиңү хәбәре белән бер тәэсир иткәндер, җиңел суладылар! Күрше авыл хатынында вирус юк икән, димәк, безгә килеп җитмәгән, бәлки килеп җитмәс тә әле, дип шөкер итте халык.

Икенче көнне инде битлек кигән кешеләрне урамнан эзләп тә таба алмадым. Томаланган авызлар ачылды һәм ерылды.

«Кеше куркытып, битлек кимим»

Шулай да, коронавирусны сәбәп итеп, халыкка бераз бәйләнеп алдым.

— Миннил абый, коронавирус бит, нигә капка төбеңә чыктың? — дидем күршемә.

— Коронавирусны уйлап та бирмим! Өйдә дә утырмыйм. Балыкка йөрергә ярый — миңа шул җиткән! Балыкларда коронавируслар юк бит, — диде ул елмаеп.

— Балыкчылар бер-берегездән ерак утырасызмы соң? Дистанция саклыйсызмы?

— Машинада бергә утырып барасың бит барыбер.

— Су буенда битлек киеп утырасызмы?

— Юк инде. Ник алай кеше куркытыйк.

— Перчаткаларың бармы?

— Эш перчаткасы гына бар. Тегеләре юк.

— Коронавируска бер дә җитди карамыйсың икән, ышанмыйсыңмы әллә?

— Ышандың ни, ышанмадың ни аңа. Бәлки сине коронавирус үтерер, бәлки башка нәрсә... Кем белгән ничек үләсен.

«Армиядә коронавируска каршы кайнар су эчертәләр»

— Өммегөлсем апа, син Әлмәттән эштән ничек кайттың? Шәһәрдән чыкканда туктаттылармы? Барып килеп буламы? — дидем Хәсәншиннарның өенә кереп.

— Бөтен кешене рәттән туктаталар, иркәм. Минем пропискам авылныкы, эштән пропуск та ясап бирделәр. Шуңа кайтардылар. Киресенчә, шәһәргә барсаң, йә кесәңдә пропускың булырга тиеш, йә телефоннан смс күрсәтергә кирәк. Рөхсәт коды булганнарга шәһәрдә күп дигәндә ике сәгать йөрергә ярый. Авылдан даруханәгә барсаң, шулай ук шәһәргә кертәләр. Әмма иркенләп йөрисе түгел, иң якын даруханәгә барасы да борылып авылыңа сыпыртасы. Кибет инде авылда да бар.

Шәһәргә автобуслар йөриме соң?

Иртәнге һәм кичке алтыдагы маршрутларны калдырдылар, Аллага шөкер. Моңарчы көнгә биш тапкыр йөри иде.

— Эштә коронавирус дип каты бәйләнмиләрме?

— Сөт комбинатында кизү торам мин. Бөтен җиргә кул юарга антисептиклар, юеш һәм коры сөлгеләр тезделәр. Кул юып йөрүебез әйбәт анысы. Ләкин коронавирус дигәннәренең андый коточкыч булуына ышанмыйм инде…

— Ничек инде, дөньяда миллион кеше чирли, кырылып баручылары да күпме…

— Дөньяда нинди генә чирдән үлмиләр, уйлап карасаң. Башкасының статистикасы юк, коронавирусның гына төгәл исәбен алып баралар, шуңа күп сыман күренәдер. Халыкны бу дәрәҗәдә куркытырлык чир түгелдер, күпертәләрдер. Грипп белән кайсыбыз чирләмәгән инде?

— Сезнең малай Мәскәү тирәсендә армиядә бит, анда хәлләр ничек икән?

— Әле бер көнне генә телефоннан сөйләштек. Солдатларга көнгә дүрт мәртәбә кап-кайнар су эчертә башлаганнар. Вирусларны шулай үтерүләредерме, иммунитетны ныгытудырмы, кем белгән. Андыйны ишеткән юк иде. Аннан, ашарга тезелешеп барганда рәтләр арасында ара калдырталар икән. Анысыннан ни файдадыр, ашханәдә барыбер бер өстәл артына утырып ашыйлар, югыйсә. Солдатлар да көлеп ята бу нәрсәләрдән.

— Шулай да, коронавирусның авыр башы фатирда яшәүчеләргә төште. Бала-чага белән мондый көнне дүрт стена эчендә бикләнеп ятып кара әле!

— Әйе шул, шәһәрдә апаларым тора. Ике оныгы мәктәптә укый, өйдә компьютерлары берәү генә. Компьютерда икешәр сәгать чиратлап утыралар, хәзер уку интернет аша бит. Аларга Ходай сабырлык бирсен…

«Халык үзенә килеп җитмичә ышанмый»

Өммегөлсем ападан чыгып, авыл кибетенә таба киттем. Урамда эт тә очрамады. Кибеттә халык бераз арткан кебек, битлекләр кигән кибетчеләр арлы-бирле йөгерешә.

— Илмир, нишләп битлегең юк? — дип бәйләндем чиратта торучы берәүгә.

— Без авылдан чыкмыйбыз, безгә чит кешеләр дә кермиләр. Менә сез генә кайтасыз Казаныгыздан… — диде ул телефон камерасын төбәвемне яратмыйча. Аннары, җөмләсен дә әйтеп бетермичә, кибеттән чыгып сызды.

Аның фикерен дәвам итеп, бер әби:

— Ул битлекне каян аласы соң? — дип сорап куйды.

— Үзегезгә тегәсе! — диештеләр кибеттәгеләр бертавыштан, кибетче Фатыйма апаның эре зәңгәр чәчәкле битлегенә төртеп күрсәтеп.

Сүз уңаеннан, кибет хуҗасы Марат Ситдыйковка да мөрәҗәгать иттем.

— Марат абый, авылда беркем дә коронавирусның барлыгына ышанмый, нишләп шулай икән? — мин әйтәм.

— Халык үзенә килеп җитмичә ышанмый инде, нишлисең бит, — диде ул, сату эшеннән бүленмичә генә.

Соңгы җөмләдән кабат авыр уйларга бирелеп, буш урамнан кайту ягына чыктым. Карасам, каршыма кып-кызыл яулыкларын бәйләп, аскы урамда яшәүче Нәсимә апа килә. Урамда кеше күрүемә кош тоткандай сөендем. Нәсимә апа үзе яныма килеп, сорау биргәнемне дә көтмичә тезеп китте:

— Мин ул чиргә ышанмыйм. Авыручылар күп дип, Россияне, Татарстанны алдыйлар гына дим. Менә Чупайда да берәүдә вирус табалар дигәннәр иде, юк бит, булмаган.

— Нишләп урамда йөрисез? Мәчет манарасыннан өйдә утырырга куштылар бит.

— Әй, бер авылда йөрибез инде. Бөтен кеше йөри бит, без генә түгел. Син дә йөрисең менә, үзеңнең дә битлегең юк әле…

— Ярый, авырмагыз гына инде.

— Исән булыгыз. Чирләмибез, безгә йокмый ул…

Бүгенге күтәренке кәеф бер миндә генә түгел икән, шөкер. Авылдашлар арасында да коронавирус дип борчылып, елап утыручыларны очратмадым. Психологлар да безнең ишеләрне хуплап, гел кабатлый: төшенкелеккә бирелү — яртылаш авырый башлау дигән сүз. Ә коронавирус депрессиягә бирелгән, чиргә сабышкан кешеләргә тизрәк ябыша. Шуңа күрә, җәмәгать, чирне үзебезгә тартып китермик, ныграк булыйк әле. Күңелебез күтәренке булса, иммунитет та ныгыячак, вируслар да урап узачак, Алла боерса. Иң мөһиме — кулларны шулай ук атлаган саен юып торыйк, бер-беребезгә соңгы көннәрдәге кебек гел сәламәтлек телик. Мондый матур көнне нинди авырып яту ди! Юк, мин дә ышанмыйм, ул кечкенә вирус безне аяктан ега алмас, бирешмәбез, без бит чыныккан халык.