Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укытучыны кайтарыгыз!» — ата-аналар эштән киткән мөгаллимне кире кайтару өчен көрәшә

Казанның 185нче санлы күп профильле лицеенда башлангыч сыйныф укытучысы эштән китәргә мәҗбүр булган. Хәзер ата-аналар елый-елый укытучылары өчен көрәшә. Ни өчен барысы да яраткан мөгаллим эштән киткән? Моңа нәрсә сәбәпче булган? «Татар-информ» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

news_top_970_100
«Укытучыны кайтарыгыз!» — ата-аналар эштән киткән мөгаллимне кире кайтару өчен көрәшә
Салават Камалетдинов/архив

Шушы көннәрдә «Татар-информ» редакциясенә ата-аналар мөрәҗәгать итте. Казанның 185нче санлы күп профильле лицеенда моңа кадәр башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Эльвира Садыйкова эштән киткән. Беренче карашка бар да гади кебек. Баксаң, ул китәргә мәҗбүр булган икән. Әти-әниләр сүзләренчә, укытучы һәм мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире арасында низаг чыккан. Ата-аналар укытучыны яклап чыга: «Эльвира Мирсәгыйтовна — яхшы педагог, тырыш, бар яктан да булган укытучы, балалар да ярата үзен», — диләр алар. Шуңа да карамастан, 24 декабрьдән Эльвира Садыйкова 185нче мәктәптә бүтән эшләми. Ни өчен барысы да яраткан укытучы Яңа ел алдыннан, чирек ахырында балаларны калдырып киткән? Ата-аналар нишләп бу хәл белән килешә алмый? Без шуны ачыкларга тырыштык.

Ата-аналар: «Завуч Эльвира Садыйковага кирәкмәс эшләр кушкан»

Социаль челтәрләрдә шау-шу чыгарырга өлгергән ситуация нәрсәдән башланган соң? 10 декабрь көнне 2 «Г» сыйныф җитәкчесе Эльвира Садыйкова Казанның 185нче санлы лицей директоры Наталья Стахеевага эштән китү турында гариза язып керткән. Соңрак мәктәп җитәкчесе һәм укытучы утырып сөйләшергә булган: нәрсә килеп чыккан, ни өчен укытучы гариза язган?

Ата-аналар фикеренчә, Эльвира Садыйкова гаризаны язарга мәҗбүр булган, чөнки мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Лилия Дебердиева һәм башлангыч сыйныф укытучысы арасында низаг килеп чыккан.

«Завуч Эльвира Садыйковага кирәкмәс эшләр кушкан. Укытуыларның болай да эше күп, ә монда тагын ниндидер артык вазифалар өстәгәннәр. Башка укытучы булмаганда, аның өчен эшләп торырга кирәк булган. Мәктәп ике ел гына эшли, ә инде күпме укытучы алышырга өлгерде», — диләр ата-аналар. Алар сүзләренчә, директор белән укытучы уртак тел тапкан, мәктәп җитәкчесе укытучының июнь аена кадәр эшләп торуын сораган. Эльвира Садыйкова аңа ышанып, эшен дәвам иткән. Әмма ике атна узгач, гаризаның үз көчендә булуы ачыкланган.

«Завуч белән сакчы безне мәктәптән куып чыгарды»

«24 декабрьдә без балаларыбызның сыйныф җитәкчесе эштән киткәнен белдек. Аптырап калдык. Ничек инде шундый яхшы укытучы чирек ахырында, Яңа елны көткәндә китеп бара алсын? Эльвира Мирсәгыйтовна китәсе булса да, безгә алдан әйтер иде. Ул авырып киткәндә дә безне кисәтеп килде. Ул балаларны болай гына ташлап китә торган кеше түгел. Эльвира ханымның безнең балалар белән үткәрәсе чаралары да бар иде бит әле. 25 декабрьдә балалар белән Яңа ел тамашасын карарга театрга барасы иде. Шундый матур планнар корып йөргән укытучы болай тиз генә, әйтеп тормыйча балаларны ташлап китә алмый. Шуңа күрә аның гаризаны үз теләге белән язуына ышанмадык.

Шул ук көнне мәктәпкә бардык, директор янына керергә булдык, ләкин безгә ул урынында юк диделәр. Директор урынбасары Лилия Дебердиева янына кердек, ул безгә Эльвира Мирсәгыйтовнаның үзе белән сөйләшеп карарга кушты. Аннан соң Эльвира ханым янына киттек. Ләкин аның белән озаклап сөйләшеп булмады, Лилия Дебердиева безне мәктәптән куарга тотынды. Сакчы һәм завуч безне беренче катка куып төшерде», — дип сөйләде әти-әниләр.

Без мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Лилия Дебердиева белән дә сөйләштек. Ул безнең сорауларга бик тыныч, әдәпле итеп җавап бирде. Аның әйтүенчә, укытучы эштән китү турында гариза язып, сәркатипкә тапшырган. 14 көн үткәч, 24 декабрьдә, башлангыч сыйныф укытучысын карар буенча эштән җибәргәннәр.

«Укытучыга әллә нәрсәләр эшләргә кушмадым. Мин бик тыныч кеше, беркайчан да укытучылар, ата-аналар белән конфликтка кергәнем булмады. Хәтта Эльвира Мирсәгыйтовна белән минем арада аңлашылмаучанлык барлыгын да белмәдем. Минем янга килеп сөйләшүче дә булмады. Эльвира Садыйкова эштән китү турындагы гаризасын кире кайтару турында яңа гариза яза ала иде. Әмма ул бу гаризаны язмады. Шуңа күрә закон буенча ул вазыйфаларыннан азат ителде», — диде ул.

Мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире: «Миңа карата яла ягулар туктамаса, судка гариза язачакмын»

Лилия Дебердиева 24 декабрьдә ата-аналар белән килеп чыккан хәл турында да сөйләде.

«Ата-аналар белән сөйләшкәндә мин генә түгел идем, анда башка завучлар да булды. Сөйләшеп бетергәч, алар Эльвира Мирсәгыйтовна янына өченче катка менеп китте. Әти-әниләр бик күп иде. Шунлыктан эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, мин аларның беренче катка төшүләрен һәм шунда сөйләшеп бетерүләрен сорадым. Беркемгә дә акырмадым, кумадым. Янымда сакчы да бар иде, ул минем һәр сүземне раслый ала. Кирәк икән, камералардан да карарга мөмкин. Беренче катка төшкәч, мин түгел, киресенчә, ата-аналар мине мыскыллап кычкырырга тотынды. Аналарның берсе Инстаграмга үз фикерен яздырып, видео чыгарып куйган. Ул видеода бер дөрес сүз дә юк, барысы да ялган. Мин хәтта судка да мөрәҗәгать итә алам. Миңа карата яла ягулар туктамаса, судка гариза язачакмын», — диде ул.

Инстаграмга куелган видеоны без дә карадык. Анда баласын 2 «Г» сыйныфына йөртүче ана Регина Никитина килеп чыккан вәзгыятькә кагылышлы үз фикерен белдерә: «185нче лицейда юләрләр йорты. Укытучыны кире кайтарырга булышыгыз! Мондый хәл белән ничек көрәшергә?» — дип түзә алмыйча язып куйган Регина Никитина.

«Безнең яраткан, чиста күңелле, яхшы укытучыбыз Эльвира Мирсәгыйтовнаны эштән китәргә этәргәннәр. Ниндидер завуч, хәтта аның исемен дә истә калдырырга теләмим, безнең укытучы аның урынын алырга тели дип уйлаган. Уку чиреге бетәргә бер көн кала укытучыбыз эштән китә. Күз алдына китерәсезме? Уку елы уртасында без ничек яңа укытучыга ияләнергә тиеш? Безнең сыйныфны шул завуч җитәкләргә тели. Бу сәер түгелме, дуслар?» — диелә әлеге видеода. Пост астында Регина ханым Казанның мәгариф идарәсен дә билгеләп куйган.

Әлеге видеоязманы социаль челтәрдә 30 меңнән артык кеше караган. Видео астында: «Балалар өчен бу зур стресс», «Без дә шул лицейдан, анда чыннан да тикшерү җибәрергә, директордан башларга кирәк», «Мәгариф бүлегенә шалтыратырга», — дип язучылар күп.

Мәгариф идарәсенә шалтыратырга кирәк тә булмады. Постта билгеләнгән Мәгариф Идарәсе шундук җавап кайтарды: «Ике якның да позициясен ачыклау өчен Казан мәгариф идарәсе лицей директоры Наталья Стахеева һәм укытучы Эльвира Садыйкова белән аерым әңгәмә үткәрде. 10 декабрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Садыйкованың үз теләге белән эштән китү турында гариза бирүе ачыкланды. Директор, бу хакта белеп алгач, икенче көнне укытучыны үзенә чакырган һәм сыйныфны уку елы уртасында калдырмауны сораган. РФ Хезмәт кодексы буенча, эштән китүгә гариза теркәлгәннән соң, 14 көн эчендә хезмәткәр аны кире алырга хокуклы, әмма укытучы моны эшләмәгән. 24 декабрьдә закон буенча җитәкче хезмәткәрне эштән җибәрергә тиеш булган. Укытучы хезмәт килешүен туктату турындагы боерыкка кул куйган һәм документларын алган. Җитәкче гамәлләрендә хокук бозу очраклары ачыкланмады, укытучы үзе дә моның белән килешә», — диелә җавапта.

Мәгариф идарәсе педагогка лицейга кайту мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Ләкин укытучы үзе элеккеге урынга әйләнеп кайтырга җыенмый. Укытучыга Казанның башка белем бирү оешмаларына эшкә урнашуда ярдәм дә тәкъдим иткәннәр.

«Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 2 „Г“ сыйныфының яңа җитәкчесе итеп директор урынбасары Лилия Равилевна Дебердиева билгеләнү турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Аның үз классы бар. 2 „Г“ өчен яңа укытучы табу планлаштырыла», — диелгән Казан мәгариф идарәсе комментариенда.

Ләкин ата-аналар моның белән ризалашмый: «Без укытучының йортына бардык. Ул үзе безнең балалар белән эшләргә каршы түгел, әмма мондый хәлләрдән соң аңа мәктәптә эшләве кыен булачак. Күрәсең, куркытканнардыр», — диләр. Шуңа күрә әти-әниләр җыелышып, мәгариф идарәсенә үзләре шәхсән барган.

Мәгариф идарәсе: «Укытучыны үз ихтыярына каршы мәктәпкә кире кайтарып булмый»

Без дә Казан мәгариф идарәсенә әлеге мәсьәләгә аңлатма бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. «29 декабрь көнне ике ата-ана мәгариф идарәсендә шәхси кабул итүдә булды. Аларга укытучыны үз ихтыярына каршы мәктәпкә кире кайтарып булмый дигән аңлатмалар бирелде. Мәктәп директоры урынбасарына булган дәгъваларын исәпкә алып, яңа уку чирегеннән мәктәп администрациясе эше идарә контроленә алыначак», — дип җавап кайтардылар безгә.

Әлбәттә, әлеге четерекле мәсьәләне мәктәп директоры белән элемтәгә чыкмыйча хәл итү дөрес булмас иде. Без берничә көн дәвамында 185нче лицей директорының эш телефонына шалтыраттык. Өч көн буе телефоннарын алмадылар, ахырда гына трубканы бер хатын-кыз күтәрде. «Татар-информ»нан шалтыратуыбызны аңлаткач, исем, фамилия, вазифабызны сөйләгәч, безгә: «Сез үзегезнең кем һәм кайдан шалтыратканыгызны әйтмәдегез», — диделәр. Шулай өч тапкыр кайдан икәнебезне кабатлагач, хатын-кыз директорның эш урынында булмавын әйтте. «Соравыгызны калдырыгыз, җиткерермен», — диде. Сорауны әйткәч, «Ул барыбер урынында юк бит», — дип дорфа рәвештә җавап кайтардылар.

Шунысы кызык, трубканы алган хатын кыз үзенең сәркатип булмавын әйтте, ләкин исемен һәм башкарган вазифаларын атау кирәк түгел дип санады: «Минем граждан хокукларым бар. Исемемне әйтәсем килми», — диде ул. Югыйсә, без аның шәхси телефонына түгел, ә белем бирү оешмасына шалтыраттык. Мәктәптә телефонны кем алганын, аның кем булып эшләвен, хәтта исемен дә белә алмадык. «Мәктәптә шулай дорфа сөйләшүче кеше нишли икән?» — дигән сорау туды. Шулай итеп, без өч көн буе «сагалап йөргән» директор белән элемтәгә чыга алмадык.

«Бу хәлләрдән соң һәр көнне елыйм, балама ничек әйтергә дә белмим»

Әлеге материалны язганда, безгә баласын 185нче лицейның 2 «Г» сыйныфына йөртүче тагын бер әни шалтыратты. Ул елый-елый Эльвира ханым турында сөйләде. «Гафу итегез, еламыйча сөйли алмыйм, Эльвира Мирсәгыйтовна һәр бала белән уртак тел тапты, үз эшен чын профессионал буларак башкарды. Күптән түгел генә баламның математикадан олимпиада нәтиҗәләре килде, призер булган. Бу олимпиадага аны Эльвира Мирсәгыйтовна әзерләгән иде. Мондый нәтиҗәләргә ирешкәч, сыйныф җитәкчебез мактый иде. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен, ул махсус система да уйлап тапкан иде. Бер А4 форматында „5“ санын кисеп ясады, бала олипиадада шул бишлене алыр өчен катнашты. Гадәттә, чирек ахырында укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балалар диплом, грамоталар белән бүләкләнә иде. Барыбыз да нәтиҗәләр ясар өчен 25 декабрьне көттек. Әгәр дә Эльвира Мирсәгыйтовна 24е үзенең соңгы эш көне икәнен белсә, ул безгә язар иде. Ул хәтта Яңа ел тамашасыннан соң, Кыш бабай киемнәрен әлегә өйгә алып кайтмавыбызны сорады, „Әле 25 декабрьдә ул киемнәрне мәктәптә киярбез“, — диде. Бу хәлләрдән соң һәр көнне елыйм, балама ничек әйтергә дә белмим. Балаларны шулай яраткан укытучылар бик сирәк бит», — дип күз яшьләре аша уртаклашты әни.

Укучылар өчен өзелеп торган сыйныф җитәкчесе Эльвира Садыйкова белән без элемтәгә чыга алмадык. Шушы тетрәндергеч вакыйгалардан соң, аңа күп кенә инстанцияләрдән шалтыратулар килә башлаган. Хәзер ул бу мәсьәлә буенча комментарий бирүдән баш тарта.

Чыннан да, бу мәктәптә килеп чыккан вәзгыять җиңелләрдән түгел. Ата-аналар укытучыны яклап чыкты, мәгариф идарәсе белән әти-әниләр фикере тәңгәл килми. Уку-укыту бүлеге мөдире дә безгә чын профессионал булып тоелды. Кем хаклы да, кем гаепле, алга таба нишләргә? Бу сорауларны мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән белгечләргә бирдек.

«Мәктәпләрдә кешеләрне куркыта беләләр»

Павел Шмаков, «Солнце» интернат-мәктәбе, махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге җитәкчесе:

Безнең мәктәпләрдә кешеләрне куркыта беләләр. Шуңа да укытучыны куркытып куйганнардыр, дип шикләнәм. Бәлки укытучыга: «Ызгышып йөрсәң, бер мәктәптә дә эшли алмаячаксың», — дигәннәрдер. Бу очракта укытучы бернәрсә дә эшли алмый, судка мөрәҗәгать итсә генә инде. Ә менә ата-аналар мәктәп директоры белән сөйләшә, район мәгарифе бүлегенә бара ала. Әгәр дә боларның берсе дә булышмый икән, социаль челтәрләрдә, төркемнәрдә язарга, килеп чыккан проблеманы киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышырга, мәгълүмат чараларына хәбәр итәргә кирәк. Мин безнең судларга ышанмыйм, аларда нәрсәдер хәл ителү икеле. Ләкин ата-аналар берничәү икән, теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мондый вакытта ызгышырга түгел, ә тыныч, матур итеп сөйләшергә, укытучының яхшы булуын күрсәтергә кирәк.

«Яхшы фикерле укытучы мәгариф системасында озак түзә алмый»

Чулпан Хәмидова, Татар ата-аналары берләшмәсе әгъзасы:

Мондый хәлләр еш була. Ачык, яхшы фикерле укытучы мәгариф системасында озак түзә алмый. Чөнки директорга нәтиҗәләр, дөрес тутырылган отчетлар кирәк. Педагог һәрвакыт директор белән килешеп, ялагайланып торса гына эшләргә була. Авызыңны гел ябып торып та булмый, куштанлык, ялагайлык булырга тиеш. Директорга гел мәдхияләр укып торырга кирәк. Мәктәпнең эчке этикеты, тәртибе шундый дияргәме инде. Ирекле фикер йөртүче кешеләргә бу системада эшләве бик авыр.

Марат Лотфуллин, Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре:

Мөгаллим, чыннан да, профессионал икән, әти-әниләргә аның белән тагын бер кат сөйләшеп карарга кирәк. Аннан соң мәктәп җитәкчесе исеменә эшкә урнашырга теләү турында гариза язарга була. Әгәр дә аның урынына башка укытучы тапмасалар, директор аны эшкә кире алырга мөмкин. Монда директор хәл итәчәк. Әгәр дә алмый икән инде, димәк, башта ук әлеге хезмәткәрне куу турында уйлар булган.

185нче санлы күп профильле лицейда килеп чыккан катлаулы мәсьәлә ата-аналарның укытучыга карата яхшы мөнәсәбәтен күрсәтте. Гадәттә, әти-әниләр мөгаллимнәрдән зарлана, ә бу очракта, киресенчә, елый-елый укытучыны кире кайтаруларын сорыйлар. Әлеге четерекле проблема уңай якка хәл ителер дигән теләктә калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100