Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аны кичерү мөмкин түгел»: Казанда әтисен үтереп, мәетен яшергән ир-атны хөкем итәләр

Казанның Яңа Савин районы суды әтисен үтергән ир-атның эшен карый башлады. Ызгышканда ир-ат картка ташлана һәм аңа 14 мәртәбә пычак кадый. Соңыннан ул мәетне келәмгә төреп, карават астына тыгып куя. Әлеге вәхши җинаять турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Аны кичерү мөмкин түгел»: Казанда әтисен үтереп, мәетен яшергән ир-атны хөкем итәләр
Гүзәл Хөсәенова

Яңа Савин районы судында 31 яшьлек Марат Галиәхмәтовның эшен карый башладылар. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат быелның сентябрендә әтисен үтергән. Ызгышканда ул олы яшьтәге ир-атка ташлана һәм аңа ике пычак белән 14 мәртәбә кадый, әтисе вафат була. Соңыннан Галиәхмәтов әтисенең мәетен келәмгә төрә, пленка һәм скотч белән урый да, ятак астына яшереп куя. Ир-атның мәетен дүрт көн узгач кызы таба. Берничә сәгатьтән соң ук, үтерүдә шикләнеп, аның абыйсын кулга алалар.

Үтерелгән ир-атның кызы һәм күршедә яшәүче хатын-кыз утырыш башланганын бик борчылып көтте, алар журналистлар сорауларына җавап бирүдән кискен баш тартты, ә соңыннан бөтенләй почмакка ук китеп утырдылар.

Суд беренче булып гаепләнүченең сеңлесе Ләйсәннән сорау алды. Ул әтисе һәм абыйсы арасындагы мөнәсәбәтләрне сөйләде, өлкән яшьтәге ир-ат кинәт кенә юкка чыккан көнне тәфсилләп исенә төшерде. Хатын-кыз сөйләгәнчә, ул әтисе белән көн саен шалтыратышып торган — хатыны үлгәннән соң ир-ат кызының ярдәменә мохтаҗ булган.

«Бу хәлләргә бер көн кала әтигә шалтыраттым. Сөйләшкәннән соң без икенче көнне шалтыратышырга сүз куештык, әмма ул шалтырату булмады. Бер көн узгач мин борчыла башладым һәм аңа әллә ничә тапкыр шалтыраттым, әмма трубканы беркем дә алмады», — дип сөйләде һәлак булган ир-атның кызы.

Икенче көнне ханым иренең әтисе һәм абыйсы яшәгән фатирга барып килүен үтенә. Фатир бусагасында аны Марат Галиәхмәтов каршы ала — әтисенең телефоны ватылган һәм ул яңаны алырга чыгып китте дип аңлата. Бернидән дә шикләнмичә, Ләйсәннең ире кире өенә кайтып китә.

«Мин аларның фатирына кич килдем. Мине янәдән Марат каршы алды. Әтисенең келәмнәрне авылга кайтарырга кушканын һәм моның өчен хәтта „ГАЗель“ машинасына да заказ биргәнен сөйләде. Аның белән сөйләшкәннән соң мин өйгә кайтып киттем», — дип сөйләде Ләйсәннең ире.

Әмма берничә сәгать узгач та ир-ат элемтәгә чыкмый. Ләйсән абыйсына шалтыратып, әтисе белән нәрсә булганын сорый. Марат әтисенең авылга китүен әйтә.

Ләйсән нидәндер шикләнә һәм икенче көнне әтисе янына үзе барырга була. Фатирга кергәч, ул ятак астында бөтерелгән һәм пленка белән уралган келәмне күрә. Бу табылдыкны ачып карарга батырчылык итми. Шуннан соң иренә һәм полициягә шалтырата.

Ләйсәннән ул көннәр турында сораштыргач, прокурор әти һәм ул арасындагы мөнәсәбәтләр турында сорады. Ачыкланганча, ир-ат озак вакыт бер җирдә дә эшләмәгән, шулай ук гел эчкән һәм наркотиклар да кулланган. Марат Галиәхмәтовның әнисе улына бирер өчен үз исеменә берничә мәртәбә кредит һәм бурыч алган булган. Әнисе вафат булганнан соң әтисе улының көен көйләп тормаган — шуның аркасында аларның мөнәсәбәте тагын да начарланган.

«Әнисе үлгәч, Марат фатирдагы үз өлешен аның исеменә рәсмиләштерүне таләп итә башлады. Өстәвенә, ул өйдәге әйберләрне дә алып чыгып сатты. Бервакыт ызгышканда ул әтисенең күкрәгенә сугып җибәрде һәм үтерәм дип янады», — диде Ләйсәннең ире.

Сорау алганда күршеләре дә Марат турында мактау сүзләре әйтмәде. Алар барысы да ир-атны гел аракы шешәсе тоткан килеш һәм исерек хәлдә күрүләрен сөйләде.

Шаһитлардан сорау алгач, судья ир-атка күрсәтмәләр бирергә тәкъдим итте, әмма ул баш тартты. Шуннан соң прокурор аның тикшерү вакытында биргән күрсәтмәләрен укыды. Алардан билгеле булганча, әтисен үтергәннән соң ул бик нык курыккан һәм фатирдан чыгып киткән. Марат Галиәхмәтов төнне гаражда уздырган, шуннан соң фатирга кайткан һәм әтисенең мәетен келәмгә төреп, пленка белән ураган. Ә аннан соң ир-ат фатирны җыештырган һәм канга буялган әйберләрне балконга чыгарып куйган.

«Фатир бик нык исле иде, шуңа күрә җилләтергә тырыштым. Шул вакытта сеңлем шалтыратты, әмма мин трубканы алмадым», — дип укыды прокурор эш материалларын.

Күрсәтмәләрне укыганнан соң ике як та чыгыш ясады. Дәүләт гаепләүчесе Марат Галиәхмәтовны 10 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрүне сорады. Шуннан соң сүзне гаепләнүченең сеңлесенә бирделәр.

«Безнең әти һәрвакыт эшләде дә эшләде, бездән дә шуны ук таләп итте. Маратны кулда гына күтәреп йөрттеләр, әти-әни аңа һәрвакыт теләгән бөтен әйберсен биреп торды. Аның бу гамәлен кичереп булмый. Минем хәзер әтием дә, әнием дә, абыем да юк», — диде Ләйсән яшь аралаш.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Киләсе суд утырышында ир-ат соңгы сүзен әйтәчәк һәм аңа хөкем карары чыгарылачак.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100