Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ул гомерен әтисенең васыятен үтәүгә багышлады: Шаһинур Мостафин вафатына бер ел

Аның: «Исәнме, туган!» - дип редакция ишеген ачып керми башлаганына елдан артык вакыт узган. Яман чир белән көрәшүен белсәк тә, әле яшәр дип уйладык, чөнки үзе сәламәтлегеннән беркайчан зарланмады. Ни кызганыч, эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур абыебыз бер ел элек, 6 июньдә арабыздан китеп барды.

news_top_970_100
Ул гомерен әтисенең васыятен үтәүгә багышлады: Шаһинур Мостафин вафатына бер ел
Автор фотосы

Гомерен эзтабарлыкка багышлаган 

Шаһинур Мостафин әдәбиятта, тарихта нәкъ менә эзтабар язучы буларак калачак. Күп еллар ул ТР Язучылар берлеге каршында «Хәтер Яктысы» эзләнү экспедициясен җитәкләде ул. Соңгы өч елда гына экспедицияләргә йөрмәде. 1983 елдан башлап, ул сугыш булган бик күп урыннарда — Балтыйк буе һәм Кавказ республикалары, Украина, Брянск, Волгоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләре, Карелия, Германия, Польшада йөреп, шунда һәлак булган солдатларның каберләрен барлады, язмышларын өйрәнде. Язучы белән еш кына менә шул сәяхәтләре турында сөйләшә идек.

Кая гына барсак та, бөтен җирдә яхшы мөнәсәбәт күрсәттеләр. Кат-кат шуңа инанабыз: татарларны бөтен җирдә хөрмәт итәләр. Шул ук Украинага барсаң да, Польшада булсаң да. Безнең солдатлар турында бик якты фикерләр ишетәсең, — дия иде ул.

Шаһинур абыйның эзтабар булып китүенә әтисе сәбәпче. Әтисе — Әхмәтсафа Мостафа улы Мостафин, Бөек Ватан сугышында исән кал­ган 9 «матросовчы»ның бер­се. 28нче гвардияче укчы ди­визиянең 235нче укчы полкы рядовое, автоматчы булган ул. 1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылын фашистлардан азат иткәндә, дошман дзоты амб­разурасын күкрәге белән кап­лаган. Һәм… Ходайның рәхмәте белән исән калган.

Әтине башта үлгән дип уйлыйлар, — дип сөйләгән иде Шаһинур абый. — Җирдән кара янган кулы гына чыгып тор­ган чөнки. Балчык белән тома­ланган, канга баткан гәүдәсен актарып алгач, яшь солдатның исән икәнен күреп шаккаталар. Аннан тиз генә госпитальгә алып китәләр. Җиде ай дәвалана ул. «Әти-әнисе җирләсен», — дип, әтине туган ягына — Мама­дыш районы Арташ авылына җибәрәләр. (Хәтта аерым шәф­кать туташы да билгелиләр.) Шунысын да әйтим: күрсәткән каһарманлыгы өчен әти Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шәфкать туташы сукыр, көчкә йөрүче әтине җитәкләп туган йортына кайтарып куя. Дәү әни­нең, барлык туганнарның ул ча­гында ниләр кичергәнен сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел…

Әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Бары соңрак, миңа 17 яшь тулгач, бер әманәтен җит­керде. Һич онытасым юк, Бөек Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үткән көн иде ул. Шул көн хөрмә­тенә бакчада 20 төп алмагач утырттык. Бик сөенгән иде шул чакта.

— Улым, минем кебек дошман утын каплап та исән калган ке­шеләр бармы икән, шуны белеш әле, — диде ул. Әтигә:

— Белешәм, — дип сүз бирдем. Һәм шул көннән башлап сугыш каһарманнарын эзләүне үземә бурыч итеп алдым…

Шаһинур абый әтисенә биргән вәгъдәсен үтәгән — Бөек Ватан сугышында исән калган «матросовчы»ларны эзләп тапкан. Әтисе белән барлыгы тугыз шундый батырны ачыклаган. Алар турында күп итеп мәгълүмат җыеп, 2015 елда «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр» исемле китап бастырып чыгарган иде. 

Мамадыш герое

Шаһинур абый Мостафин турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Гади, тыйнак, тәмле телле иде ул. Аның: «Рәхмәт, рәхмәт», — дип әйтүен язучылар яратып мәзәк итеп сөйли. Әдәпле кеше иде. Эшнең тыгыз чагын күрсә, тиз генә борылып чыгып китә. Нигездә, болай, узып барышлый хәл белергә керә. Бик аяныч, әнә шулай хәл белүчеләр елдан-ел азая…

2019 елның җәендә Шаһинур абый белән аның туган ягы — Мамадыш районының Арташ авылына кайттык. Менә шунда эзтабар язучыны яңа яктан ачтым!

Беренчедән, Шаһинур абый матур җырлый булып чыкты. Казанга кайтканда юл буе җырлады. (Әйтмәсә дә аңлашыла иде — туган авылына аяк баскач, ул яшәрде, яңадан туган кебек булды.) Икенчедән, аның авылдашларына булган хөрмәтен, мөхәббәтен күреп гаҗәпләндем. Иң мөһиме — бу мәхәббәт ике яклы иде. Кайсы гына йортка керсәк тә, эзтабар язучыны колач җәеп каршы алдылар. Урамда кем генә очраса да, кочаклап исәнләштеләр.

Арташ — зур авыл түгел, иллеләп хуҗалык кына. Башлангыч мәктәбен дә берничә ел элек ябып куйганнар. Халык өчен кирәкле урыннардан — сиксән биш ел элек төзелгән клуб бинасы һәм мәчет кенә бар. Иман йорты ике ел элек төзелгән, заманча. Әлеге биналар бер-берсе белән янәшә үк тора, ул миңа ике гасырның бергә кисешкән ноктасы кебек тоелды. Мәчетне Казан егете, тамырлары Арташтан булган эшкуар Илнур Усманов салдырган. Шаһинур абый белән шул иман йортында булдык. Туган авылында шундый мәчет салынуга, әй канатланып, сөенеп сөйләде ул! Менә шушы зур булмаган авыл Шаһинур абый өчен җәннәт почмагына тиң иде. Ул хәтта исән чагында васыять тә калдырган: «Мине туган авылым зиратына — Сабантуй мәйданына каратып җирләгез…» Шулай эшләделәр дә…

Арташтан кайткач, мамадышлыларга бүтәнчә карый башладым. Әдәбиятны, сәнгатьне аңлаган халыкның күңеле тирән була. Ә бит ул бөтен якка да хас сыйфат түгел. Моннан берничә ел элек, атаклы бер шагыйрьнең кече ватанына кайтырга туры килде. Шунда берәү: «И, шигырь язу эш булдымы? Йорт салса, мал үстерсә, шахтада эшләсә, вәт ичмасам хезмәт! Такмак язу нәрсә ул?!» Шул сүзләр әле дә колакта яңгырап тора. Ә Арташта Шаһинур абыйны күтәреп кенә йөртмәделәр! Менә бу халыкның тәрбиясен, эчке дөньясын күрсәтә. Авылга кергәндә, Шаһинур абыйның әйткән сүзләре язылган элмә такта тора иде. Кыскасы, арташлылар, гомумән, мамадышлылар, Шаһинурлы булулары белән горурлана, дип кайттым…

Шаһинур абыйның икенче хатыны (беренчесе фаҗигале төстә һәлак булган) Фирая апа Маликовага шалтыраттым. Ялгыз калгач кушылып, ун ел бәхетле гомер кичергәннәр.

Шаһинурны үләр дип уйламадык, — диде Фирая апа. — Соңгы көннәрендә дә зарланмады, төшенкелеккә бирелмәде. Гаҗәп якты, яхшы күңелле кеше иде. Аның берәү турында да начар сөйләгәнен белмим. Әүлия булгандыр…

Фирая апа һәм туганнары шушы көннәрдә зур чарага — Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсенә әзерләнеп йөри. Башта язучының төп нигезендә Коръән уку — ел ашын уздырачаклар. Кичке биштә исә авыл клубында мәдәни чара узачак.

Шаһинурны белгән, хөрмәт иткән кешеләрне Арташка чакырабыз, — диде Фирая апа.


 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100