Фәридә Хәйруллина: «Душка кереп, рәхәтләнеп үзем юыну - зур хыялым иде» | intertat.tatar

Фәридә Хәйруллина: «Душка кереп, рәхәтләнеп үзем юыну - зур хыялым иде»

Казанда яшәүче Фәридә Хәйруллинаны тормыш төрле яклап сыный. Һәрбер кеше гыйбрәт алып, уйланырлык. Иренең яшьли фаҗигале юкка чыгуы, үзенең юл һәлакәтенә эләгүе, көтелмәгәндә әтисенең үлеме… Боларның барысын да бер йөрәк аша үткәрәсе. Ә ул аларны сабырлык белән җиңеп чыга алган.

«Син кан белән түгел, матурлык белән эшләр өчен тугансың»

Фәридә ханымның күңеле ни генә кичерсә дә матурлыкка тартылган. Яраткан шөгыле, кул эшләре дә ярдәм иткәндер авырлыкларны беразга булса да онытып торырга. Гади генә түгел аның эшләнмәләре. Үзе кичергән хәлләрдән нәтиҗә ясап, күңелендәге үзенчәлекле уй-фикерләрен курчакларының образларына да күчерә ул. Игътибарлап карасаң, чыннан да, курчакларның карашында уйлар, дөнья гаме сыйган. Фәридә Хәйруллина — Казанда туып-үскән кыз. Хәзер дә яраткан шәһәрендә гомер итә.

— Туганда ук ниндидер сәләтләрем булган, ахры. Өч яшемдә үк газеталар укыганмын. Шуңа күрә, җиде яшьтә бәйли башлавым мине белгәннәр өчен шаккаткыч хәл булмаган. Ул вакытта күзәнәкләрем дә төшеп кала, яңадан сүтеп бәйләгән чакларым да булды. Иң беренче итеп, курчакларга жилетлар бәйләдем. Дүрт, биш, алтынчы сыйныфларда ул вакытта модада булган башлыклар бәйләдем. Үземә генә түгел, иптәш кызларыма, туганнарыма да бәйләп бирәм. Шул арада музыка мәктәбендә дә шөгыльләнәм. Мәктәптә дә гел «бишле»гә генә укыйм. Бөтен җирдә актив катнашам, буш вакытым юк. Алтынчы сыйныфта укыганда пионерлар йорты каршындагы түгәрәккә йөри башладым. Ул вакытта инде олылар киеп йөрерлек киемнәр тегә башлаган идем. Пионерлар йортында безнең кул эшләреннән күргәзмәләр оештырыла. Бер күргәзмәне гел мин теккән киемнәрдән генә ясадылар. Үз кулым белән теккән киемнәрне киергә дә өлгермим, сатып алып китәләр. Ул вакытларда гел энәләр белән бәйләдем, — дип искә төшерә Фәридә апа.

Тегү, бәйләү эшләре белән яратып шөгыльләнсә дә, хирург булып, башкаларны дәвалыйсы килә кызның. Медицина буенча белемнәр тупларга тырыша. Институт каршындагы кафедрага әзерлек курсларына йөри. 

— Пионерлар йортындагы түгәрәк җитәкчем унынчы класста укыганда: «Фәридә, син кан белән түгел, матурлык белән эшләр өчен тугансың», — диде. Шушы сүздән соң, медицинага кагылышлы бөтен уй-хыялларым юкка чыкты. Үзем дә иҗатта сәләтем көчлерәк икәнен тоемлый идем. Мәктәптән соң, Модельләр йортында бер ел эшләп, тәҗрибә тупладым. Шуннан, Мәскәүдәге көнкүреш хезмәте күрсәтү институтына укырга кердем. Тегүчелек буенча инженер-технолог белгечлеге алдым. Кияүгә чыктым. Улыбыз Эдвард туды.

Малай бала табасымны алдан ук сиздем. Институтта укыганда параллель рәвештә чәчтараш курсларын тәмамлап, чәчтарашханәгә эшкә кердем. Эшкә чит илдән кайтарылган киемнәр алып киләләр иде. Ул заман өчен бик затлы, сыйфатлы, модалы киемнәр. Мин гел малайлар киемнәре сатып алам. Югыйсә, балам юк. Бәясе турында уйламыйм да. Шулай бервакыт шкафка киемнәрне тезәм. Әни күрде дә, нәрсә бу, ди. Улыма киемнәр, дим. Әни шаккатты. Бәлки син кыз бала табарсың, каян беләсең, ди. Беләм, минем улым булачак, дим. Унсигез яшь кенә бит әле ул вакытта. Бик сәер хәл инде, бер карасаң. Чыннан да, малай таптым. Эдвард - минем бөтен тормышым, — дип сөйли ул. 

«Операция вакытында кайдадыр очтым»

Матур гына яшәгән яшь парның тормышына коточкыч сынау килә. Фәридә апаның ире, 23 яшьлек Эдуард эш буенча чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Егетнең кайда икәнлеген өч ай белмиләр. Парлы тормышта дүрт кенә ел яшәп кала яшь хатын. 

– Нормаль күренеш түгел бит инде. Кеше каядыр китә ала, ләкин әйтмичә китү мөмкин түгел. Эзләтә торгач, моргтан таптык. Гәүдәсенең кайбер өлешләре юк иде. Әнисе ничек түзгәндер. Соңлап кына тапкан баласы иде ул аның. 26 ел иремнең безне калдырып киткәненә, — ди ул.

2007 елда, 37 яшендә Фәридә апаны тагын бер фаҗига сагалап торган. Эшкә барганда юл һәлакәтенә юлыга ул. 

— Сәүдә өлкәсендә эшлим ул чакта, кибетләрдән заявкалар җыеп йөрим. Маршрут Дәрвишләр бистәсе ягына иде ул көнне. Көндезге сәгать уникедә трасса буйлап барам. Бер җирем дә авыртмый. Уң якта яшел светофор янганын күрдем. Һәм шуннан соң берни хәтерләмим. Операциядән уянгач карыйм, аякларым зур-зур тимерләр эчендә. Өстә зур лампа. Шунда нидер булганын аңладым. Син юл һәлакәтенә эләктең, аяк бармакларыңны селкетеп кара, диделәр. Бармакларым селкенде, барыбыз да шатландык.

Операция вакытында кайдадыр очып йөрдем. Бераз аңыма килә башлагач, авыртуны сизеп яттым. Ничек кычкырганымны да сиздем хәтта. Колагым ишетә, ә баш мием сүнгән. Травматик шокның өченче дәрәҗәсе булган. Башта наркоз бирмәгәннәр, — дип һәлакәт көнен исенә төшерә Фәридә ханым.– Һәлакәт вакытында артымда башка компаниянең сәүдә вәкиле барган. Ул күзәткән минем машинаның хәрәкәт итүен. Тиз арада тизлек җыя башлап, каршы як полосога чыкканмын. Иң беренче, «внедорожник» белән очрашам зур тизлектә. Шуннан тагын бер машинага бәреләм, аннары өченчегә. Бәрелер алдыннан мин аңымны югалтканмын.

Машина үзеннән үзе каршы як полосага чыккан. Миңа боларны соңыннан сөйләделәр. Операция унике сәгать барган. Аңа кадәр аңымны югалтканым юк иде. Хәзер дә андый хәлнең булганы юк. Өч машинадагы кешеләр барысы да исән калганнар, Аллаһка шөкер. Берсе генә бармагын сындырган. Аның икенче көнгә туе буласы булган. Бармагы сынгач, гипс куйганнар.Туйларын бер елдан гына үткәргәннәр. Машинамның арткы утыргычы гына калган. Башка бер җире дә юк, җимерелеп, теткәләнеп беткән булган.Ничек исән калганмын, моны бер кеше аңлата алмый. Мондый ситуациядә кеше берничек тә исән кала алмый, дип әйтте инспекторлар да. Бу урында һәр көнне диярлек һәлакәт була икән. Ул җирдән ерак түгел генә зират та бар. Ишеткәнем дә бар, бу урынны «сөякләр өстендәге юл» дип тә әйтәләр. Анда гел үлем, шундый аура, диләр.

«Песиебез энергетикасы белән бик булышты»

Һәлакәттән соң, дүртенче көндә Фәридә апа реанимациядә вакытта әтисе үлә. Кыз аны соңгы тапкыр күрә дә алмый кала. 

— Һәлакәткә бер ай кала төш күрдем. Телефоным шалтырый, трубканы алам. Ә анда әти ыңгыраша. Әти китә икән, дип уйлыйм һәм кара озын итекләр киям. Бик озын иде алар, ботка хәтле менеп торалар. Шуннан урамга йөгереп чыгам, әтигә таба чабам икән. Ә шул вакытта мине боз үзенә тарта. Яз көне, карлар эрегән вакытта урамда була торган боз ул. Үзе су, ә бозы эри башлаган. Үзем йөгерәм, ә итекләрем су белән тулалар. Һәм мин, катып калган кебек, бастым да калдым. Адым да ясый алмыйм. Уянгач, әти китәчәк икән, дип уйладым. Чөнки анда онкология, операция дә ясаганнар иде. Төштәге һава торышына карап, кыш ахыры, яз башында булыр, дип уйладым китүен. Чынлыкта көз көне булды.

Һәлакәттән соң, өч атна хастаханәдә дәвалангач, кул-аякларына «ябыштырылган» аппаратлары белән бергә өенә күчерәләр Фәридә апаны. «Кайткач берәр ай яңадан ияләшергә, тормышка яраклашырга өйрәнә ул. Әнисе Римма апа эшеннән китеп, кызы янына күченә. 

— Бик авыр булды, ике аягым да гипста. Сул аягым тулысынча тимер эчендә, селкенеп тә булмый. Авыртуга чыдый алмыйча кычкырам. Бу вакытта өйдәге песиебез сызлануларымны сизеп, чыдый алмыйча, зигзаг әйләнә. Коридорда йөгереп, башта бер стенага бәрелә, аннары икенче стенага. Шулай минем авыртуымны бүлешә. Песиебез энергетикасы белән бик булышты. Хайваннарда кайбер кешеләрдә дә булмаган көчләр бар. Берәр айдан кул белән булса да нидер эшләргә кирәклеген аңладым. Тик кенә түшәмгә карап ята алмыйм, андый кеше түгелмен. Гел ыргак белән бәйләргә өйрәнәсем килә иде. Вакыт җиткерә алмый йөрдем.

Менә вакыты җитте. Иптәш кызларым бәйләргә өйрәтү журналлары алып килде. Хәтта өйрәтергә туганнарын да алып килделәр. Хәзер дә дус булып, аралашып яшибез алар белән. Ятып ни дә булса эшләү — иң уңышлы вариант иде ул чакта. Хәрәкәтләнгәч бармаклар, буыннарга да файда бит, вакыт та бушка узмый. Элеккеге аяк киемнәремне башка кия алмаслыгымны аңлаган идем. Йөрергә яңадан өйрәнергә кирәк, аякка баскач ялан аяк йөреп булмаячак, кияргә ни дә булса кирәк. Яткан килеш кенә сапоги, туфли бәйләдем. Алар минем ярдәмчеләрем булды.

Бер елдан, тимерләрне салдыргач, беренче адымнарымны ясадым. Бер секунд басып торам, тәнем чүпрәк кебеккә әйләнә. Секундларны көн саен арттыра барасың. Моңа түзәсең, чөнки Аллаһ Тәгалә сабырлыкны да шуның кадәр бирә. Берсендә егылдым, бүтән тора алмам, дип уйладым. Минем илле килограмм авырлыгыма, гел ятып торгач, утыз килограмм авырлык өстәлде. Әле гәүдәмдә тимер дә бар ул чакта. Шунда, улым Эдвард очып кына йөгереп килеп, күтәреп алды. Шундый җиңел, мамык кебек кенә күтәрде. Бу ана белән баланың көчле бәйләнеше, мәхәббәте, җылылыгы булгандыр.

Язга чыккач, башта ходункида, аннары култык таягында йөри башладым. Әкренләп тормыш рәтләнде. Яңадан тормышка кайтуым айларга, елларга сузылды. Гел эшләдем, бәйләдем. Тегү машинасын яныма куйдылар. Бераз хәрәкәтләнә башлагач, тагын да активрак эшли башладым. Хатын-кыз киемнәренә дә заказларым күбәйде. Сәхнә костюмнары, туй күлмәкләре тектем. Барысын да эксклюзив, затлы итәргә тырыштым. 

«Шөгылемне шундый яратам, миңа шундый күп энергия алып килә ул»

Сәләтле кеше һаман үсеш, үзгәреш ярата. Фәридә апа да кул эшләренең яңа төрләре белән таныша башлый. Интернеттан карап, курчаклар тегү, пэчворк техникасын өйрәнә. Курчаклар ясарга элек тә хыялы була, уйларында образлар да тудыра. 

Мин аны камилләшер өчен түгел, бик каты иҗат итәсем килгәнгә, күңел кушканга ясый идем. Бүләккә дә бирәсем килде. «Сарафан» радиосы аша заказ да бирә башладылар. Йөзе булмаган, күз урынына ике нокталыларын сиксән-туксанны ясадым. Үзем дә уйламыйча камилләшә бардым. Кул-аякларымның хәрәкәтен, баш миемнең эшләү сәләтен арттыруга бу бик ярдәм итте. Курчакны төрле алымнар кулланып ясарга була. Тик бер кагыйдә генә үзгәрешсез. Катлаулы ясалган саен — ул тәмлерәк, кадерләрәк, кызыклырак, үзенә тартып торучанрак.

Бүгенге көндә, эзләнә-эзләнә, йоннан әвәләп ясау техникасына килеп җиттем. Бер курчак якынча бер ай ясала. Ялсыз, көне-төне эшлим. Ара-тирә текстиль брошкалар, картиналарга да вакыт биреп алам, плиткалар да бизим. Бу курчаклар тулысынча йоннан. Алар хәрәкәт итәләр, исемнәре дә бар. Иң кызыклысы — заказга портрет курчаклар ясау. Бу шулхәтле затлы, истә кала торган бүләк. Алар бит әле буыннан-буынга да күчәләр. Яратучы, ярата белүче кешеләргә бу бүләк бик килешә. Портрет курчаклар кайчакта озаграк та ясала. Эшләремне инстаграм битемә дә куеп барам. Рәхмәт матур сүзләр язучы кешеләргә. Алар мине алга этәрәләр. Кул эше бик күп вакытны ала, озаклап, җентекләп ясала. Һәр детален яхшылап эшлим. Кайвакыт озак утыргач, буыннар да үзләрен сиздерә, арыйлар. Әле алар тулысынча эшләүдән туктамаганда, авыртуга түзеп булса да эшлим, — ди Фәридә Хәйруллина.

Курчакларга заказлар Татарстаннан гына түгел, чит илдән, Россиянең төрле төбәкләреннән дә килә аңа. Инстаграмнан күреп заказ бирәләр. Бүгенге көндә үзенең сайтын да булдыру өстендә эшли ул. Монда аңа улының дусты ярдәмгә килгән.

Бер дус кызым бар иде. Гел аралашып тордык. Ул Америкага кияүгә чыкты да, хәзер шунда яши. Бервакыт инстаграм битемә кереп, курчакларымны күргән. Кайнанасының 95 яшьлек юбилее икән. Шуңа кайнатасы белән кайнанасының фотосын җибәрде, заказ бирде. Дороти белән Геральд исемле алар. Нәкъ фотодагыча килеп чыктылар. Курчакларымның Нью-Йоркка китү тарихы менә шундый. Иремнең туганнарының илле яшьлек юбилеена да бер пар курчак ясаган идем. Хәзер чагыштырам, ул вакытта хаталарым күп булган. Эш башлаганда гел сораулар бирәм үземә. Фотодагы кебек үк охшатып ясап булырмы, дип уйлыйм. Шөгылемне шундый яратам, миңа шундый күп энергия алып килә ул, — ди Фәридә ханым. 

Оста иҗатчы текстиль картиналар да ясый. Кул эшенең бу төренә дә кызыклы рәвештә алына. Өйләрендәге утыргычларының җәймәсен яңартасы килә аның. Зәңгәр төстәге, мамык тукыма сатып ала. Яңа җәймәгә сюжетлы картина төшерелгән булырга тиеш, дип уйлый. 

Укучыларым, клиентларым, дуслар килеп тора. Эшләү процессын күреп торалар бит. Бөтенесе шаккаталар бу җәймәгә. Утырып туздырыр өчен шушындый матурлык тегәсеңмени, диләр. Бөтенесе башта карарга гына булсын, стенага эл, дияләр. Мин барыбер килешмәдем әле. Практик яктан файдасы булмый, дип риза түгел идем. Әни дә, бу матурлыкка утырмыйм, дигәч, ризалаштым. Рамнарга заказ бирдек. Һәр сюжетны аерып, картина итеп элдек. 

Иҗатын заман белән бер дулкында да алып бару ысулын да уйлап тапкан оста. Үзе ясаган курчакларны хәрәкәтләндереп, кыска гына мультфильмнар төшерә. Мультфильм герое булачак курчакларын башта ук уенда рольләргә кертеп гәүдәләндерә. Курчаклар янына мультфильм сюжетын тулыландырачак вак детальләр, мәсәлән, кием элгече, урындыклар, кечкенә өйчекләр дә ясый. Мульфильмнарын үзе тавышландыра. Һәрбер элементын аерым төшерә. 

«Кулны күтәрү бер адым, төшерү тагын бер адым. Һәр хәрәкәт аерым бер кадр. Шушыларны туплап, махсус кушымтада ялгыйм, аның үз программасы бар. Бу эш күп вакытны ала. Бер урында озак вакыт торып хәрәкәтләнмичә төшергәч, гәүдә ойый, буыннар арый. Ләкин нәтиҗәсе куандыра. Мультикны карагач, сөенәм. Мультфильмнарны күбрәк кеше күрүен телим, анда тәрбия, уңай эмоциялар күп. Яңа гына бер малай-курчак ясадым. Аны мультик сюжетыма да керттем. Мин хәзер курчакларны нинди дә булса сюжет эчендә күзаллап эшлим. Бу яңа сюжетта мин үзем әни исеменнән сөйлим. Ә ул курчак минем улым була. Ул, чынлыкта да, Эдвардка охшаган. Шундый ук зәңгәр күзле минем улым. Чәче генә бөдрә түгел. Башымда тагын бер мультфильмга сюжет уйлап куйдым. Анда сценарий буенча бер кыз кирәк. Менә хәзер шул кызны ясыйм», — дип планнары белән дә уртаклашты ул.

Фәридә апаның иң төп таянычы улы — Эдвард һәм әнисе Римма апа. Озакламый киленле дә буласылар. 

«Улым өч ел Таиландта яшәде, эшләде. Шул вакытта курчакка бер деталь — күзлек кирәк иде. Үзем генә кибеткә чыктым. Зур тизлектә килүче бер велосипедка бәрелдем. Яңадан гипста ятарга туры килде. Шул вакытта Эдвард Таиландтан кайтты. Мине тәрбияләде. «И, улым, болай итеп мине каратып йөртәсем килми инде сиңа», — дим. «Әни, син мине тәрбияләгәнсең бит, син нәрсә сөйлисең, диде», — ди Фәридә ханым.

«Шундый шәп итеп ашадым, хәзер үлсәм дә була, диде. Ярты сәгатьтән үлде»

 Чибәр кешегә еш күз тия, диләр. Күз тиюләргә ышанасызмы?

 Күз тиюгә дә ышанам. Тормышта күп әйберләр бар бит. Сынамышлар, холыкка, гамәлләргә, табигатькә кагылганнары да бар. Бабайлардан-әбиләрдән килгәннәре дә бар. Элеккеге заманнардан килгән сынамышларга, булган хәлләргә игътибар итәм. Алардан дәрес алам үземә. Әле тагын бер шаккаткыч әйбер — төшләр бар. Берсен сезгә сөйләгән идем инде. Менә тагын берәү. Берничә ел элек апрель аенда төш күрдем. Ул вакытта бабаем, әнинең әтисе исән әле. Әни аның белән яши. Альцгеймер авыруы иде анда. Яше туксаннан узган. Төш хәтеремдә аерымачык булып истә калды. Бабайны дүртенче май көнне җирлибез икән, дип күрдем. Уянгач әнигә шалтраттым. Ул вакытта бабай белән алар дачада. Әни, дәү әтине дүртенче май көнне җирлибез, дим. Әни, Аллаһ сакласын, ди. Менә май үтеп бара, дүртесе үтте, бишесе үтте. Берни булмады, тынычландык, Аллаһка шөкер, исән-сау, дип. Бер ел үтте. Өчебез дә Казанда, безнең фатирда идек. Бабай Сабадан килде. Әни өчпочмаклар пешерә. Өй җыештырабыз. Аннары әни белән бабай дачага бармакчы. Дәү әти дә үзен яхшы хис итә. Ярты өчпочмакны ашады да, эчемдә нәрсәдер тәмле өчпочмакны ашатмый, дип үзалдына ачуланып та алды әле. Шулай да ашап бетерде өчпочмагын. Шундый шәп итеп ашадым, хәзер үлсәм дә була, диде. Ярты сәгатьтән үлде дә. Шул вакытта әни белән бер-беребезгә караштык. Икенче көнне дүртенче майда, чыннан да, дәү әтине җирләдек. Мондый туры килү очраклары тормышымда күп булды. 

 Фәридә апа, сез бик күпне кичергән ханым, бәхетне ничек аңлыйсыз?

 Бәхет — әнием, улым, ике аягымда йөри алуым. Аллаһка шөкер, аякларымны саклап кала алдылар. Сулый алам, тыныч кына әнине, улымны кочаклыйм. Кунаклар каршы алам, аралашам. Тормышымның шушы этабында мин үз-үзем белән гармониядә яшим. Теләгән эшем белән шөгыльләнәм. Якыннарым исән-сау — бәхет шушы. Болар шундый зур бәхет. Һәлакәттән соң, урын-җиргә береккән вакытта, берни кирәк түгел иде. Зур йорт та, гектар-гектар җирләр — берни дә. Ул вакытта тизрәк бу хәлдән чыгып, үз аягыма басып, күрше бүлмәгә керү турында хыялландым. Тагын бер зур хыялым - душка кереп, рәхәтләнеп, үзем юынасы килү иде. Үз аякларыңа басып, юыну бүлмәсенә керү дә зур бәхет икән. Бусага аша да атлап чыга алмый идем. Моны сәламәт вакытта уйламыйсың. Душтан су агып тору бәхетмени инде ул, дип карыйсың. Исән чагымда шушы вак бәхетләрнең янымда булуларын телим. Күңелемдәге хисләремне эшләремдә дә чагылдырам. Бүген мин бик бәхетле кеше.