Аларның әтәчләре дә татарча җырлый: шәһәрдә авыл тормышы белән яшәүче Гыйләҗевләр

Алтын баганадай ир-атларның Ерак Себерләрдә шахталарда, алтын приискаларында эшләп, фатир алырга акчалар җыеп туган якларына кайтып урнашканнары күп.

 Себердән кайткач нишләргә?

Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, алар туган якка саф һава суларга, авыр хезмәтләре белән эшләп алган пенсияләренең рәхәтен күрергә кайталар. Кызганыч, күбесе рәхәт тормышны озак тарта алмый. Чөнки аларның сулыш юллары күмер тузаны белән тыгылган, типсә тимер өзәрдәй егет чаклар да еракта калган. Хэзер инде күңелләрдә якты хыяллар, ак өметләр генә. Мин белгән авылдашлар гына ике метрлы буйлы Зиннәт, Барый, Тәлгать абыйлар, алтын приискасында эшләгән күршем Ринат, шахтада басылып 40 ел аяклары йөрмәгән җизнәм (бер җәйдә берсе артыннан берсе 7 ир-ат күмер астында калды. Җизнинең гомерен Алла саклагандыр, апа аны өйдән чыкмыйча 40 ел карады), пенсиясенең рәхәтен аз күреп калган, сулыш ала алмыйча интегеп үлгән Мөҗип абый… Саный китсәң — Татарстанда гына күпме алар.

Кайтып та үзебезне саклыйбызмы, ярты-йорты калган саулыгыбызны ныгытабызмы соң? Курортларга, санаторийларга, тернәкләндерү үзәкләренә йөрисе урында һаман да балалар дип яшибезме? Дөньяны куып тотып булмый аны, туктарга, үзебез өчен яшәргә кирәк, ләбаса. Юк шул… Берәүләр пенсиясен эчеп туздырып бетерә, аннан хатыны, балалары йөз чөерә. Үз кадереңне белмәгәч, ничек итеп сиңа башкалар кадер-хөрмәт күрсәтсен инде?! Андыйлар: «Их, балакаем, туган якның татлы чишмә суларын эчеп, тәмле ашап кына яшәсәң иде», — дип әти-әниләренең ялынганын да ишетмиләр шул. Акылына килеп, эчүдән туктаучылар да бар. «Их, юләр булганмын, гомеремне әрәмгә үткәргәнмен», — дип үкенәләр һәм кешечә яши башлый аларның кайберләре.

Уч тутырып акча тотып, бу дөньяны җәннәт итеп яшәүчеләр дә бар. Шундый кызык инде, җәмәгать, гомере буе читтә матур яшәп, хәтта кайтып аерылышучылар да очрый. Хатыны «гулять итәсең» дип эт урынына талаган ата кеше гомеренең соңгысын балаларына, оныкларына багышлый, үз фатирында аерым яши. Ә гомер буе эшләмичә, үзен карап, «иркәм» булып йөргән хатын, иреннән аерылгач, ду китереп эшли башлый. Кыскасы, Алла бабай «дәрес биреп ала», күрәсең. Аерым очракларда кешеләрне үз урыннарына бастыра. Язмыш якыннарыңа мәрхәмәтсезлек күрсәтүнең ачы җимешен татырга мәҗбүр итә.

Бу язмамда гади авыл баласының колхозда, аннан соң Кукмара итек басу фабрикасында, Себердә шахтада эшләп кайтканнан соң, олыгайган көннәрендә ничек гомер итүен күрсәтәсем килде. Аллага шөкер, мондый мисалларның күп булуы шатландыра.

Кукмарада яшәүче элеккеге шахтер йортына узабыз. Миңлемөхәммәт Гыйләҗев ике дистә ел шахтада күмер чапкан. «Эшемне яраттым, шуңа күрә артык авырлыгын күрмәдем. Яратмаган эштә эшли алмас идем», — ди ул. Бу гаилә пенсиягә чыгу белән туган ягында йорт сатып алган. Керә-керешкә, матур бизәкле таш җәелгән юлдан атлап кергәндә үк ишегалдына, бакчага күз салу белән, монда тырыш кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Йорт шау чәчәккә күмелгән. Бөтен җирдә тәртип.

Әлфия ханым яшь чагында акчалы шахтерлар күрсәтә торган бөтен сынауларны да узган. Ялгыш адымнар турында да бер-берсен үртәшеп, көлешеп искә алалар. Бер-берсенең йөрәгенә шырпы кадамыйлар. Ай, бик кыска бит гомерләр. 70 ягына чыккач, санаулысы гына кала. Юклыкны да бергә күрделәр, балаларны да бергә үстерделәр бит. Әлфия ханым ир-атны санлый, хөрмәт итә торган кеше. Шуңа ике уллары һәм кызлары да матур гаилә кордылар. «Заманында эчтек тә, „уҗымга да кердек“. Ләкин минем хатын эт елында туган бит. Акыллы эт кебек, өрми дә, тешләми дә, җибәрми дә», — дип шаяртып әйтеп куя Миңлемөхәммәт. Төрле чак булгандыр, ләкин яратышып гомер иттеләр. Ял йортларына йөрергә дә вакыт табалар. Күршеләре бик әйбәтләр. Йортка күз-колак булып торалар.

Ир дигәне сүзне өзеп әйтә. Командир икәнлеге күренеп тора. Ләкин ул һаман саен: «Менә, Әлфия апа нәрсә әйтер инде», — дигән булып, хәйләкәр генә елмаеп, шомартып куярга ярата. Бу пар әнә шулай яши. Гел елмаеп, көлеп. Киңәш-табыш итеп. Башкача булуы мөмкин түгел, икесенең дә саулык чамалы. Әлфиянең умыртка баганасы тимер чыбыклар белән җыеп куелган. Миңлемөхәммәт исә тезләренә әллә ничә тапкыр тимер куйдырган. Ләкин шул көенчә дә йортны матур итеп тышлаган, тәрәзә кырыйларына бизәкләр куйган, идән астын казып киштәләр ясаган. Анда консервланган яшелчә, кайнатмалар тулы. Мунча салган, җылы абзар, гараж төзегән. Мин бүтәнен әйтмим дә инде, мунчага ягасы утын әрдәнәсен күрсәгез иде. Берсе генә бер миллиметрга чыкса яки кереп торса икән –тип-тигез!

«Оныклары да үзенә охшаган, уенчыкларын кыек куеп кара. Өч яшьлегенә хәтле килеп төзәтеп китә», — ди Әлфия ханым.

Шахтага төшмәсә, галим булып китәр иде

Ләкин йорт хуҗасының хоббие бар. Шулхәтле кызыксынып, тавыклар асрый ул. Аңа «тавык чире» кайчан йоккан соң? Воркутадан кайткач та алты елдан соң гына әле. Ничек? Кибет тавыгы ашыйсы килмәгәнме?

«Юк. Тавыкны да, йомырканы да авылдан алып кайта идем. Бервакыт начар йомырка туры килде. Ачу чыкты. Тоттым да ак тавыклар алып кайттым, — ди Миңлемөхәммәт абый. — Гадәти тавыклар. Әкренләп токымнары белән кызыксына башладым. „Доминант“ дигәнен алдым. Анысы йомырка сала, иткә дә бара. Әтәчләре дә матур. Аякларында купшы беләзек. Йоннары, каурыйлары төрле төсле. Кызып киттем бит, „Фараон“ токымлы унбер перепелка сатып алдым. Аларның йомыркалары да тәмле. Чи килеш эчәргә дә була икән. Аннан соң, кечкенә генә булсалар да, әтәчләре матур җырлый. Бер төрле генә. Моңлы итеп, тыныч кына суза. Әйтерсең лә, борынгыларча, татарча җырлый. Читтә яшәгәндә татар моңын бик сагына идем. Шуңа күрә дә колакка шулай ишетеләдер инде ул. Баксаң, бу әтәчләрне җырлату өчен генә тоткан кешеләр дә бар икән. Кайчан җырлыйлар соң? Ашаганнан соң бераз тынып тора да җырлый башлый. Әй, тотына җырларга! Әкрен генә. Әйтерсең, тавыкларын юата».

Миңлемөхәммәт әфәнде тавыклары турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли ки, авыз ачып тыңлыйсың. «Эстонка» токымлы унбер перепелка өчен тагын бер оя ясап куйган ул. Болары йомырканы көн саен салалар, ди.

«Итләре дә тәмле, файдалы да. Диетадагы кешеләр өчен ул. Аллергия белән интегүчеләр өчен дә, балаларга да менә дигән! Бу ояны тәбәнәгрәк иттем. Ояның биеклеге кошларның башлары тияр-тимәс кенә булырга тиеш. Юкса, очабыз дип азапланып, энергияләрен юкка сарыф итәләр», — ди хуҗа кеше.

«Әтәч тә алдыңмы?» — дип шаяртып сорыйм.

«Әбизәтелне, икене. Җырласыннар рәхәтләнеп. Тавыкларым музыка тыңлап йомырка салсыннар», — дип көлеп җавап бирде ул.

«Тихас» токымлы перепелка алырга да хыяллана ул. Тагын 4- 5 төрле токымлы перепелка булдырырга, аларны кушылдырып карарга, инкубатор алып, чебиләрен чыгарырга исәбе бар. Сүз уңаеннан әйтеп китим әле, тавык абзары якты, чиста, пычкы чүбенең хуш исе килеп тора. Монда һәр токымны гаилә дип алсак, һәркайсының үз почмагы бар. Һәр «фатир» җыештырырга уңайлы итеп җиһазланган, интернеттан карап, иң отышлы ашату-эчертү ысуллары көйләнгән. Автоматика дисәк, һич тә артык булмас. Азык та чукыган саен коела. Капкан саен су тамып тора. Әгәр күмер чабып йөрмәсә, Миңлемөхәммәт болай фәнни фикер йөртүе белән, мөгаен, галим булып китәр иде, дип уйлап куйдым. Нинди витаминнар бирә, авыруларга каршы нинди дарулар сиптерә — иренмичә аңлата.

Хуҗалыкта дүрт дистәләп тавык бар. Җәйгә аларның саны артачак. Чөнки Миңлемөхәммәт кара тавыклар күреп кайткан әле. «Җәйгә 4-5не алам, Алла боерса», — ди. Дөрес итеп караганда, тиешенчә ашатканда, тавыклар йомырканы салып кына торалар. Әби белән бабайга күпме кирәк инде — бик аз! Балалар хәл белергә кайталар. Кызлары Алсу чит телләр укытучы, уртанчысы Альберт мәдәният хезмәткәре, төпчеге Марат — төзүче. Дүрт оныкның зурысы КФУда беренче курста укый, иң кечкенәсенә — өч яшь. Оныклар кайтса, өйдә чын бәйрәм инде.

«Балаларны экологик чиста авыл продукциясе белән тәэмин итүне үземнең намус эшем дип саныйм», — ди Миңлемөхәммәт Гыйләҗев. Йомырка дүрт гаиләгә җитәрлек. Ә оныкларның иң якын кешесе — бабай. Тавыкларны да карашалар. Җәй җитсә, авылда алар. Кулга чүкеч тотарга, кадак кагарга, электродриль белән эшләргә дә бабай өйрәтә. Бабай — ирләр тәрбиясе бирүче дә. Шәхси тәрбия — алыштыргысыз. Миңлемөхәммәт туганнарына булышып яши. Туган көннәрендә, бәйрәмнәрдә искә ала. Туганлык хисләре буыннан буынга бирелә.

Мичурин да икән әле!

Миңлемөхәммәтнең тагын бер яраткан шөгыле бар. Ул бакчада груша, чия, алма агачларының сортларын яңарту өстендә эшли.

«Кара чия турында күпме хыялландым. Ниһаять, табып алып кайтып утырттым аны. Бабайның (хатынның әтисе) бик тәмле ранеткасы бар иде. Шуның ботагын алып кайтып, прививка ясадым. Узган ел Әлфия белән алмаларын куанып ашадык», — ди ул, балаларча шатланып.

Без дә Казаннан бүләксез кайтмадык. Безнең чия тәме килеп торган тәмле эре миләш бар, шуның ботакларын кисеп алып килдек. Шунда ук миләшкә прививка ясап керделәр.

«Узган ел тугыз прививка ясадым. Тугызы да китте. Төрле агачларны куштым», - ди бакчачы.

Җиләк-җимешнең ниндие генә юк монда! Агачлар һәм тавыклар өчен ир җавап бирә. Әлфия ханымга чәчәкләр, помидор, кыяр үстерергә, җиләк-җимеш җыярга балалар булыша. «Шахтер хезмәте элек мактаулы иде, ләкин җир астында эшләү, күмер тузаны үзенекен итә — саулыкны бетерә. Шуңа күрә дә, дөньяны артык кумыйча, һәр көннең кадерен белеп яшәргә тырышабыз. Мин тавыклар караудан, җиләк-җимеш бакчасы үстерүдән, оныкларымны үзебез әзерләгән химиясез продуктлар белән тәэмин итә алуыбыздан канәгатьлек алам. Бүген җаным теләгән шөгыль табуыма куанам, — диде ир кеше.

Яз җитсә, каен суы эчәләр. Шифалы чишмәләргә суга йөриләр. Урманда, тау битләрендә җиләк-гөмбә җыялар. Күңелең киң булса, табигатьнең сые мулдан. Куанып яшәргә була. Иренмәсәң…

Тормыш — яшәешне кеше үзе билгели. Бик кадерле бит ул гомер. Читтә, авыр хезмәттә чиләнгән, хәзер туган илгә кайткан якташларыма изге теләгемне ирештерәсем килә: авырлыкларга да карамыйча, калган гомерегезне матур итеп үткәрегез. Бәхеткә, рәхәт тормышка һәркемнең хакы бар. Аллаһы Тәгалә сезне бу заман шаукымыннан сакласын: аракыдан, байлыкка табынудан. Юкса, сандугач сайравыннан да, әтәч-тавыклар җырлавыннан да, оныклар мәхәббәтеннән дә мәхрүм калырсыз.