Дәниф Шәрәфетдинов Хәния Фәрхи турында: Артистлар бер-берсенең хәлен белеп торсын иде!

Татарстанның, Башкортостанның халык артисты Хәния Фәрхинең үлеме әле дә күңелләрдән китми. Сөекле тамашачысын, бар татар халкын тетрәндергән хәбәрне аның иҗатташ дуслары да бик авыр кабул иткәннәр. Күп еллар Хәния Фәрхи белән бергә эшләгән Дәниф Шәрәфетдинов “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында артистлар бер-берсенең хәлен белеп торырга тиеш дигән фикерне җиткерде.

Дәниф Шәрәфетдинов – җырчы. 1975-нче елның, 19 апрелендә Актаныш районы, Киров авылыгда туып үскән. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган, озак еллар Хәния Фәрхинең иҗат төркемендә эшләгән җырчы.

-  Дәниф, Хәния Фәрхи белән дуслыгыгыз ничек башланды?

-  1996 ел, май азагы. Виталий Агапов белән Яр Чаллыда концерт куйдык. Монда Габделхәй абый белән Хәния апа да килгәннәр. Концерттан соң җыенып йөргәндә, каршыма очрадылар. Исәнләшеп таныштык. Моңарчы минем аны якыннан күргәнем дә юк иде. “Дәниф, искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт”, - дип, шунда ул миңа бәясен бирде. Җылы гына аерылыштык. Ул вакытат мин чын-чынлап җырны, сәхнәне ташларга җыенып йөри идем. Июльдә берәү шалтырата. “Сине Хәния Фәрхи эзли”, - ди.  Шуннан аңа шалтыраттым. Бик җылы әңгәмә булды, шундый рәхәт итеп сөйләштек. Аңа җырчы кирәк булган да, мине исенә төшергән икән. “Бергә эшләргә теләгең юкмы?” – дигәч, ризалаштым.

Өенә барып, хезмәттәшлек турында иркенләп планнар кордык. Ул анда композитор Илгиз Закировны да чакырган иде, ул миңа үзенең җырын бирде. Шуны яздырдык. Әле дә хәтеремдә, 3 августта 1 тапкыр чыгыш ясадык. Ул вакытта Балтачта “Яшьләр җыены” дигән чара бар иде, 4 кеше чыгып китеп, шунда концерт куеп кайттык.


-  Димәк, аның белән эшләве җиңел иде?

-  Әйе, вазифалар төгәл бүленгән, һәркем үз эшен башкара. Мин – программа өчен җавап бирәм, Габделхәй абый Биктаһиров – финанслар директоры. Хәния апа үзе – коллектив белән идарә итә.  Хатын-кыз өчен зур коллектив башында тору – зур геройлык дип саныйм. Сәхнәнең эше, ай-һай күп бит. Костюмнар тектерәсе бар. Үзенә, безгә. Монысы ошамый, тегесе килешми. Алсу (Хәния Фәрхинең икенче кызы – ИТ) кечкенә, ул дип өзелә. Берәр айга чыгып киткән чаклар бар иде бит! Һәрвакыт бар эшне дә башлап йөрде. Теге яки бу җыр килеп чыкмаса, син җырлап кара дип, миңа бирә, мин башкарып карый идем. “Монысын син җырла”, - дип, үзе дә җырлар бирә, шул ягын аеруча да ярата идем.

Ә дуэт җырлау – аерым тарих. Яшермим, башта бик авыр булды. Монда безнең холык-фигыльнең катнашы юк. Тавышлар туры килми безнең. Аннары мин “Хәния апа, үз тональлегеңдә җырла, мин иярәм”, - дип тәкъдим иттем. Шулай итеп, аның да тавышы басылып аста калмады, мин дә аны бизәкли, матурлый алдым. Беренче чыгышларда тез буыннары калтырап та күрсәтә иде соң!


-  Дөнья булгач, араларда төрле хәлләр була. Эш барышында бигрәк тә. Ә сезнең үпкәләшеп йөргән чакларыгыз булдымы?

-  Булгандыр инде. Үзем дә кызу канлы бит әле. Әмма күзгә күз карашып, кычкырышып талашкан булмады. Мин аны хатын-кыз, әни кеше, моң иясе буларак бик хөрмәт иттем. Куркып, икеләнеп тору дигән әйбер булмады. Андый хисләр сәнгатькә килешми дә. Аннары, төркемдә булган һәр вак кына деталь дә җырчының кәефендә сизелә, ул аны үзе белән сәхнәгә алып чыга. Шуңа да унышар концерт бирергә чыгып китеп, талашып йөрми идек. Иң мөһиме - ул тамашачыны кулында тотты. Ут беткән очракта да залдан чыгып китүче булганын хәтерләмим.

-  Ә нишләп аерылыштыгыз соң алайса?

-  5 ел бергә эшләдек, 2001-дә мин төркемнән киттем. Сәбәпләрне әйтмим, төрле чаклар булгандыр, минем һәм Хәния апа арасындагы сер булып калсын. Тик без начар мөнәсәбәттә аерылмадык. Күпмедер вакыттан соң яңадан кире кайтырга да тәкъдим иткән иде. Тик барыбер эшләп китә алмадык.

-  Вафатын ишеткәч, бик авыр булгандыр...

-  Дөресен генә әйткәндә, нинди хис-кичерешләр кичергәнне әле дә аңлап бетерә алмыйм. Көндез хәбәр иттеләр, мин өйдә идем. Үземә урын таба алмыйча, бәргәләнеп йөрдем. Әле дә ышанасы килми, күңел кабул итми. Элегрәк гел телефон аша булса да аралашып тора идек. Соңгы ярты елда хәбәргә чыга алмаган идек. Бер янына барып кайтасым килеп йөрде, тик һаман мөмкинлек чыкмады. Шуңа үземә дә ачуым да килә. Саклап кала алмадык шул! Ул гел тамашачы дип яшәде, барлык авыруларын сәхнәдә онытты. Сәхнәдә чакта сүзсез, күзгә карашып аралашырга өйрәнгән идек бит! Урыны җәннәттә булсын!


- Артист тормышының нинди авыр яклары бар? Хәния Фәрхинең кызы Алия безгә интервьюсында сәхнә тормышының тамашачыга күренмәгән авыр яклары турында әйткән иде, Сез аның белән килешәсезме?

- Сәхнәдән матур булып күренсәк тә, тамашачыларга авырлыкларыбызны күрсәтергә тырышмыйбыз. Авыр чаклар күп булды. Юл газабы – гүр газабы бит инде ул . Юлларда йөргәндә Хәния апаның аяклары авырый башлавын да сиздек. Авыртуларга түзде ул.

 1996 елларда башлыча авылларга йөрдек. Салкын сәхнә, салкын клублар. Безнең коллективта кемнеңдер гаиләсендә авырлыклар булырга мөмкин. Хәния апа, беренче чиратта, гаилә хәлебезне, балалар белән кызыксына торган иде. Безнең проблемаларны да үз эченнән үткәрә торган иде.

Алиянең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлыйм. Күп нәрсәнең ничек булганын тамашачы белми, үземнең әйтәсем дә килми, чөнки ул миңа кирәк нәрсә түгел. Сөйләргә кирәк түгел аны.

 “Бәйрәм” ансамбле булып 1996 елда Чаллыда башладык. Ул вакытта Хәния апаларның “шестерка” машинасы бар иде инде. Инструментларның да, аппаратураның да бәяләре күтәрелгән вакыт. Аннан соң гына ул җайланып китте. Бу авырлыкларны җиңгән хатын-кыз бик көчле кеше ул. Хатын кызга бик авыр. Нинди генә сабыр хатын-кыз булмасын, барыбер авыр. Ул вакытта гаиләсен дә карады, хатын-кызга бит ирне дә карап йөртергә кирәк. Алсу кечкенә иде ул чагында. Аны да калдырып йөрде. Шушындый авырлыкларны әйтеп китәргә була. Ярдәм кирәк вакытта сорый иде.

Күп әйберне тышка чыгармый иде Хәния апа, күп әйберне үзенә җыйды. Сәхнә артында янына килеп, нәрсә булды дип сорый идем һәм аның күз карашыннан да аңлый идем. Ярый әле бер кеше булса да хәлне сорый дип, кәефләре күтәрелеп китә иде. Мин аның нәрсә ошатмаганын да, нәрсә әйтергә теләгәнен дә белә идем. Күзенә язып куела иде аның. Күзеннән дә аңлый торган кешеләр күбрәк булган булса, аны аңлаган да булырлар иде. Бөтен авырлыкларын да, авырган җирләрен дә кешегә чыгармады. Сәхнәгә чыккач, бетәр әле, ди иде.


- Хәния апаны тамашачы сәхнәдәге кебек итеп белә. Тормышта ул нинди кеше иде?

- Кәефләр булмаган чагында мине тамашачы кырыс кеше итеп кабул итә. Хәния апа кычкырып, чын күңелдән көлеп җибәрә иде. Шул вакытта минем дә кәефләр күтәрелеп китә иде. Мин аның шулай кычкырып көлгәнен ярата идем.

Шулкадәр яшәргә һәм үзенең эшләгән эшен ярата иде. Бервакыт Түбән Новгородтанмы, Мәскәүдәнме кайттык. Төгәл хәтерләмим, төнлә генә кайттык. Иртән мине уяталар, йокы килә. “ТНВ”га интервью бирергә дип чакырып, Хәния апа кергән икән. “Ярар”, - диеп әйткәнмен дә мин, ятып йоклаганмын. “Син мине шушындый хәлдә калдырасыңмени”, - дип әрләде. Әлегә кадәр искә ала идек шуны. Таләпчән кеше иде. Шулай таләпчән булгач, теләсә нинди хәлдә дә эшләргә килә иде. Ташш яуса да, барыбер, концертка барырга кирәк. Концерт буламы-юкмы, барырга кирәк.  Үпкәләшкән чакларыбыз да, фикерләребез туры килеп бетмәгән чакларыбыз да булгандыр. Әмма аның тормышта да, сәхнәдә дә тормышы турында бер начар уем юк.

Бер идеяне дә кире какмый, күтәреп ала иде. Эшләргә җиңел иде аның белән.

- Кешенең нинди икәне юлда беленә дип әйтәләр бит. Юлда нинди хәлләр булды?

Беренчедән, минем бу кеше яхшы икән, монысы начар икән дип кешеләрне аерганым булмады. Хәния апа белән соңгы тапкыр Әстерханга барып кайттым. Бездән алда, башкалардан аерылып йөрмәде. Бер вагонда бардык, бергә ашадык. Мин менә мондый, сез мондый дип әйткән чаклары булмады. Гап-гади җырчы хатын-кыз иде. Вакытында сүгеп тә ата белә иде, вакытында мактый да иде.


- Кеше вафатыннан соң, кадерен белмәгәнбез, дип үкенеп язучылар күп. Тамашачы Хәния Фәрхинең кадерен белдеме? Гомумән, артист кешенең кадерен ничек белергә?

- Концертка килә икән тамашачы, димәк, артистның кадерен белә. Вакытында кешенең янында сердәш булырга кирәк дип әйтәсем килә. Артистлар арасында бер-береңнең кадерен белү кирәк. Тамашачыларның бер гаебе дә юк.

Кайсы вакытта концерттан ятим бала кебек кайтам. Лимон урынына сыгылып бетәсең. Әгәр дә шул вакытта яныңда сөйләшеп утырырлык кешең булмаса, артист ятим була. Тамашачы яныннан, сәхнәдән төшеп киткәч, артист ятимләнә. Күңел бушанып калган вакытлар була.

Соңгы ярты елда Хәния апага шалтыратмаганга үземне тиргәп йөрим. Соңгы тапкыр шалтыратканда гастрольләрдә иде.

- Артист кешенең гайбәтен дә сөйлиләр, моңа Сезнең мөнәсәбәтегез нинди?

- Артист кешегә гайбәте дә кирәк. Чын тамашачы артист турындагы гайбәтләрне таратып йөрми. Журналистлар ярдәме белән тамашачы безнең хәлне белеп тора.

Минем сүзем башка әйбер турында. Артистлар арасында “Синең хәлең ничек”, - дип сөйләшеп тору кирәк. Мин үзем дә, мактанып әйтүем түгел, күп артистларга ярдәм иттем. Өлкән артистларга да шалтыратып хәлен белеп торам. Күп артистларны озатып барырга да туры килде. “Ник ярты ел элек шалтыратмадыгыз”, - дип уйлап куя идем.

Хәния апага инсульт та булды бит инде. Мин аны белмәдем дә. “Ник шалтыратмадыгыз, атна-ун көнгә булса да, больницада ятып чыккан булыр идегез”, - дидем.

Соңгы тапкыр больницада яңа елга кадәр ятты. Мин анда аның белән каты гына сөйләштем. Чыккач миңа:” Рәхмәт, синең белән сөйләшкәч, тагын дәвалану алдым”, - дип шалтыратты. Кешенең аздан соң гына да күңеле була.

Сүз артистларның берлеген оештыру кирәклеге турында. Күпме “тусовкалар” уздырып була. Исән вакытта бергәләп җыелышыйк. Кадерне ник үлгәннән соң беләбез соң? Янгыннан соң чиләк күтәреп йөрү кирәкми.

Хәния апа тыныч кына ятсын, урыны җәннәттә булсын. Хания апага ярдәм итәсе килгән кеше җомга көнне дога укып кына ярдәм итә ала. 


Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.