Иң яхшы ял кайда: авылдамы яки диңгез буендамы?

Бөтен дөньяда вирус хөкем сөргән арада безнең көтеп алынган җәебезнең бер ае үтеп тә киткән. Кемнәр, кайларда, ничегрәк ял итәргә җыена? Диңгезгә бара алмаулар кемне һәм ни дәрәҗәдә борчый икәнен белер өчен сораштыру үткәрдек.

«Шәһәр белән авыл арасында йөрибез»

Үзмәшгуль өч бала әнисе Гөлназ Госманова быел беркая да бара алмаячаклары турында әйтте. «Бу хәлләргә кадәр үк Кырымны булса да күреп кайтырбыз дип акча җыеп маташкан идек. Булмады. Акча да калмады диярлек, үзизоляция вакытында эшли алмадык бит. Олы улым хәзерге вакытта авылда әби-бабасының ярдәмчесе. Бер көнгә дә Казанга киләсе килми. Ике кечкенәсе рәхәтләнеп балалар бакчасына йөри. Ялыбыз елдагыча авылда булыр инде», — диде ул.

Авылдагы тормышны ял дип атыйлар. Менә монысы бик сөендерә инде. Яшел Үзәннән тәрбияче Эльвира Әхтәмованың балалары да дәү әтисе-дәү әнисе янында авылда ял итә. «Шәһәр белән авыл арасында йөрибез инде әлегә. Алдан берни планлаштырмадык. Татарстандагы матур җирләргә барып кайтырбыз дибез: Семрук, „Кама диңгезе“ пляжы һәм Зәңгәр күлгә», — ди Эльвира.

«Үзебездә дә рәхәт»

«Балалар белән чит илгә чыкканыбыз юк. Икенче бала белән декрет ялында мин. Бу арада шушы коронавирус белән Казанга да барган юк. Үзем Апас якларыннан, берәр атна анда кайтып торабыз. Үзебездә дә бик матур. Кама Тамагында табигать бигрәк тә — су буйлары, таулар… Идел буенда ял итәбез, җиләкләр җыябыз», — диде Лилия Хәлилова.

«Җәй өйдә, бакчада үтә быел. Беркая да барып булмый, лагерьлар эшләми. Үзебездә дә рәхәт: Кама яныбызда гына, авылыбызга терәлеп үк тора. Урманга барып җиләк җыябыз. Балалар өчен бакчага бассейн алып куйдык», — диде Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Гөлия Хафизова.

Алинә Соколова хәзерге вакытта балалары белән әти-әнисе янында. «Берничә көнгә гаилә дусларыбыз белән палаткаларда Марий Эл республикасындагы Нужьяр күле буена чыгарга ниятләп торабыз. Һәр гаиләдә икешәр бала, күңелле булырга охшаган», — диде ул.

«Миңа диңгез кирәк»

Үзе дә туризм белән шөгыльләнгән Гөлнара ике баласы белән ел да Төркиядә ял итә торган булган. «Балалардан бигрәк үзем борчылдым диңгезгә барып булмавына. Акча ягы да кыенрак быел, шуңа өйдә генә булабыз инде. Матди яклар җиңелрәк булса, берәр кая барыр идек. Краснодар якларында вирус таралганчы дип, кешеләр ял итәргә киттеләр. Сочи, Анапага баручылар галәмәт күп. Көтеп карыйк инде, бәлки, августларга таба Төркияне ачырлар әле», — ди Гөлнара быел диңгез күрә алачагына өметен өзмичә.

Казаннан Светлана исә, бернигә дә карамыйча Кырымда ял итәргә җыена. «Бернинди белешмәләр дә кирәкми, диделәр. Кырымга барам җәй көне. Вирустан курыкмыйм мин», — диде ул.

«Лагерьлар да икеле-микеле»

Җырчыларның, артист халкының да кайда, ничек ял итүләрен белешергә булдык.

«Мирас» театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова гаиләсе белән Смоленск якларында булып кайткан. «Анда минем тормыш иптәшемнең абыйсы хәрби оркестрда эшли. Алар быел үзләре беркая да бара алмагач, гаилә белән җыендык та, барып килдек кинәт кенә. Планлаштырып тору бүгенге көндә, гомумән, актуаль әйбер түгел. Безнең үзебезнең илдә ял иткән юк иде, чит илгә йөри идек.

Балаларны да лагерьга җибәрергә өметләнеп торабыз. Олысын илтергә тәвәкәлләдек. Коммерцияле лагерьләр эшли, килешүе төзелгән.

Дәүләт лагере ябык әлегә, ачылырмы, юкмы, белмибез. Кечкенәсе шунда барырга тиеш иде. Ул бала өйдәге бөтен эшне эшләп бетерде инде, энергиясе бетте, арыды, талчыкты.

Әзрәк кенә экономия дә булыр, диңгез дә күрербез, үзебезнең якның табигате белән дә танышырбыз дип, Кырымга да барасы килә», — диде Алия.

«Алай берни дә планлаштырмадык. Без Кырымны бик яратабыз, Абхазиягә барып кайтасы килә. Бәлкем, бәлкем. Су буенда яшибез, ишегалдында бассейн бар. Тагын нәрсә кирәк?! Көне булса, башка нәрсә кирәкми. Данил белән Эльвина спорт лагерьларына барсалар гына, моңарчы ел да йөриләр иде. Икеле-микеле әле анысы да. Чир шулай дәвам итсә, җибәрми дә калырбыз. Әллә нинди планнар кора торган чак түгел әле. Бөтен нәрсәне дә планлаштырып булмый, быел бигрәк тә», — диде Татарстанның атказанган җырчысы Лилия Муллагалиева.

«Иң рәхәт ял әби-бабай янында»

Җырчы Ильвинаның әле ял турында уйлаганы да юк. «Хәзерге вакытта күбрәк эшкә бирелгәнгәме икән, ял турында уйларга вакыт юк, ничек өлгерим икән дим әле. Эш бик күп. Чит илгә бара алмаганга борчылып утырмыйм, минем өчен проблема түгел ул. Җәй көне үзебездә дә рәхәт ич. Нишләп әле үзебездә ял итмәскә? «Семрук»ны күреп кайтасы килә, Кама Тамагына баручылар да күп. Бәлки, менә бу хәлләрдән соң үзебездәге курорт шәһәрләр дә үсеп китәр. Кунакханәләрдәге шартлар да яхшырып, төрле кызыклы программалар оештыра башларлар. Элек чит илгә, мәсәлән, Төркиягә бару арзанрак чыга иде бит.

Миңа калса, иң рәхәте авылдадыр инде. Без туганнар белән бер-беребезгә кунакка йөрешеп, бик яхшы итеп үткәрәбез ялларны.

Кызым әле лагерьлар өчен кечкенәрәктер дип уйлыйм. Быел әби-бабасы белән бакчага бара, кирәксә китап укыйлар, су коеналар. Иң мөһиме — балам рәхәт, җылы атмосферада. Аңа әби-бабасы янында бик рәхәт. Үзебез дә шулай үстек бит инде. Әлегә репетиторлар белән шөгыльләнүен дә дәвам итә», — диде Ильвина.

«Туризм яңадан туды»

Казандагы «Экзотика тур» турагенты Айгөл Сафина белән хәзерге вакытта кайларга барып булуы һәм диңгез күрергә теләүчеләр күпме икәне турында сөйләштек. «Краснодар төбәгенә Казаннан рейслар 22 июньнән ачылды. Беренче китүчеләр медицина белешмәләре алдылар. Тирә-ягында авыручылар юк дигән белешмә алырга һәм коронавируска тест тапшырырга кирәк иде. Аннары белешмәләрне гамәлдән чыгардылар. Безнең беренче туристларыбызның температураларын тикшергәннәр, ә белешмәләрнең кирәге булмаган.

1 июльдән Кырымга да самолетлар оча башлады. Автобус турлары да бар Кырымга, бүген юлга чыгалар менә. Белешмәләр шулай ук кирәкми. Башта турлар бик арзан булды: өч кешелек гаилә Сочида 35 меңгә бер атна ял итеп кайта ала иде. Беренче көннәрдә ярты сәгать эчендә ике рейс тулып өлгерде. Мондый хәлләр бик сирәк була. Ажиотаж иде, халык агылды гына. 3-4 көнгә генә баручылар да булды. Менә хәзер карап утырам: Сочиның бер зур отелендә бөтенләй урыннар калмаган. Бәяләр тиз үсте. Бер бәя әйтәсең, кичкә инде ул бөтенләй башка була иде. Губернаторның карантин бетте, белешмәләр кирәкми дигән чыгышыннан соң турагентлар да, туристлар да бик шатланды, туризмның яңадан туу иде бу.

Сочи, Анапа һәм Кырымны чагыштырганда, хәзерге вакытта Кырым — иң кыйбаты. Гаиләле кешеләр күбрәк Анапага бара. Быел Казаннан анда самолетлар оча башлады. Халык диңгез янына ашкына, бөтен кеше дә диңгезе булган турлар сорый, аларны сайлый.

Яңа юнәлеш — Алтай, Хакасия ягына да оча башладылар хәзер. Төркемнәр өчен турлар оештырылды, ләкин аларның бәяләре арзан түгел. Соль-Илецкига автобуслы турлар бар, әмма әлегә бер генә кешенең дә ул якны сораганы юк», — диде турагент Айгөл.

«Монда иң кыю кешеләр генә килгән»

Бездәгеләр диңгез турында хыялланып яткан арада, Лилия үзенең гаиләсе белән Анапага китеп тә өлгергән. «Башка регионнарга караганда, бездән килеп ял итүчеләрне күп дип әйтеп булмый, шулай да бар. Алар арасында яшьләр дә, олылар да очрый. Кешеләр курыкмый, минемчә, монда иң кыюлары килгәндер.

Башка вакытта кеше күплегеннән су болганып, пляжда урын булмый иде. Әлегә андый нәрсә күзәтелми. Мондагы кешеләр ял итү сезонына, гомумән, әзерләнмәгән булганнар. Туристлар бөтенләй булмас дип уйлаганнар. Кичә генә Азов диңгезе буйларында йөреп кайттык. Күп кенә кафелар, ял итү базалары ачылмаган әле», — диде кояшлы диңгез буйларыннан Лилия.

Кешеләр күп, фикерләр дә төрле. Аларны якынча берничә төркемгә бүлеп булыр иде.

  1. Авыл кешесе — авылда, бакчада. Килсә, Казанга килеп китә. Ялларын бакчаларда уздырырга күнеккән шәһәр кешеләре дә шушы төркемгә керә.
  2. Диңгезгә ел саен барырга ияләшкәннәргә кыенрак. Кемдер курыкмыйча үзебезнең курортларга агыла, ә кемнәрдер әле чит ил көтеп утыра.
  3. Тегендә дә, монда да ял итеп өлгерергә теләүчеләр бар.

Иң мөһиме — җәе генә җылы килсен!