Зөлфәт Хәким: «Иң кыйммәт төшенчәләрне санга сукмый башладык»

Язучы, драматург Зөлфәт Хәким «Казан утлары» журналында июнь аенда чыгачак «Ана җыры» дип аталган яңа романы турында сөйләде.

Мин әле шушы көннәрдә генә яңа романымны тәмамладым, «Ана җыры» дип атала ул. Күләмле әсәрләрне төрле халәттә, төрлечә язасың. Кайвакыт бик күп вакыт сарыф ителә. Мәгълүматлар эзләргә туры килә.

Ә менә бу әсәрем минем ничектер җиңел барды, мин аны рәхәтләнеп яздым. Быел гыйнвар башында башладым аны, инде май аена тәмамлап та өлгердем.

Күрәсең, темасы үземә бик якын. Татар теле, татар җыры, татар тарихы, татар җирлеге, татар дәүләтчелеге, киләчәгебез, бүгенгебез, үткәннәребез. Әсәрнең төп герое Рахман, өч яшендә әнисеннән аерылып, Татарстаннан читтә балалар йортына эләгә. Өч яшенә кадәр азмы-күпме белгән телен оныта. Китапханәгә татар милләтеннән булган апа урнашкач, ул апаның татарча әйткән сүзләрен, татарча җырлаганын ишетеп, ул инде туган телен оныткан булса да, шул апага тартыла башлый. Ул апа җырлаган җырны Рахманга әнисе йоклатканда җырлый торган булган.

Шул җыр аша, шул җыр ярдәмендә Татарстанга килеп үзенең әнисен таба. Монда бит әле ул үзенең нинди милләттән булуын да белми торган малай үзенең әнисен генә таба түгел, үзенең нинди милләттән булуын, кайда туып-үскәнен ачыклый. Бу бит инде менә шул татар җыры, татар теле ярдәме белән ул югалмый, гәрчә ул өч яшендә югалган булса да, ул бу дөньяда югалмый кала. Әнисен таба һәм үзен таба дип тә санарга мөмкин.

Бу дөньяда бит югалтуы бик җайлы, табуы кыен һәрвакыт, һәрнәрсәне. Тагын шунысы да бар. Ярлык асып, бәясен билгеләп, менә бу фәлән сум тора дип бәя биреп була торган нәрсәләр, тирәнрәк уйлап баксаң, ул бит инде бик үк кыйммәт нәрсәләр түгел.

Бар бәяләп булмый торган, бәһасез төшенчәләр. Менә мәсәлән, әниеңнең гомерен, үзеңнең гомереңне ничә сумга бәяләргә мөмкин? Юк, бәяләп булмый. Һәм кеше хәтерен күпмегә бәяләп була? Шуңа күрә, менә шул турыда уйланырга кирәк, минемчә. Без буш, ялтыравык нәрсәләргә кызыгып, культураны, цивилизация алмаштырган заман бит инде, буш нәрсәләргә зур бәя куеп, иң кыйммәт төшенчәләрне санга сукмыйча яши башладык кебек.

Бу романны, Аллаһ боерса, «Казан утлары»ның алтынчы санында, июнь санында бастырачаклар. Мин аны, әлбәттә, үземнең күңел ихтыяҗы белән яздым. Ләкин мин аны үзем өчен генә түгел, татар кешесе укысын дип, бу заманда үзебез турында уйланып, үзебезне югалтмаска нәрсәдер эшләргә кирәк, шул турыда уйланырга кирәк дигән ниндидер эчке максат белән дә яздым шикелле. Бу купшы сүзләр түгел, мин кыланып, ниндидер пафослар белән сөйләп утыра торган яшьтә түгел инде, миңа быел 60 яшь тула, Алла боерса.

Тагын шуны да әйтәсем килә: ялгызлык, ятимлек ул күбрәк күңел ялгызлыгыннан киләдер. Бу әле мин теге балалар йортына эләккән ятимнәр турында әйтмим, гомумән әйтәм, кеше күңелендә ялгызлык булмаска тиеш, кеше күңеле буш булмаска тиеш. Буш күңел ул ялгыз була, ятим була, без бу бушлыкны ниндидер чүп-чарлар, ялтыравыклар белән, ниндидер эстрададагы арзан алкышлар белән, кырын балкышлар белән, такмаклар белән, ниндидер пүчтәк әсәрләр белән тутырырга тиеш түгел. Үзебезнең туган җиребездән игелекле сутлар алып яшәргә тиеш. Үзебезнең Ватаныбыз бар, үзебезнең татар дәүләте бар, дәүләтебезнең җитәкчеләре бар, Президентыбыз бар, үзебезнең затлы шәхесләребез бар дип, шул турыда уйланып, шул турыда иҗат итеп, шуны тәкрарлап, без бушлыкларны тутырырга тиеш. Ниндидер ятим-ябага булып калмас өчен, дөньяда югалмас өчен, үзебезнең бар икәнне күрсәтергә, үзебезнең затлы сүзебез, затлы фикеребез, затлы кылган гамәлләребез булсын өчен.

Романны укысагыз, бик әйбәт булыр иде. Әйтәм бит, син роман язып, аны укымасалар, синең язуыңнан ни мәгънә? Шуңа күрә без, иҗатчылар иҗат итәбез икән, аның кайтавазы да булырга тиеш. Синең әсәреңне укып, аңа бәя бирүчеләр булмаса, аңа үз фикерләрен әйтүчеләр булмаса, әсәрләрне язудан мәгънә юк. Ләкин, Аллага шөкер, минем уйлавымча, әле бүгенге көндә безнең «Казан утлары» журналы, безнең театрларыбыз милләткә чын-чынлап, ихластан, бар мөмкинлекләрдән чыгып хезмәт итә, шуңа күрә моны күрү безгә зур стимул. Чөнки безнең язган пьесаларыбыз куелып торырга, язган әсәрләребез кайдадыр басылып торырга тиеш. Бик күп еллар алга таба да шулай дәвам итсен иде.

Үзем киләчәгебезгә өмет белән карыйм, исән-сау булыйк, алга таба да иҗат итик.