Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» дөньядагы татар җәмгыятьләре белән элемтәләрне ничек җайга салган

6 июньдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оешуга 30 ел тула. Агентлыкның ике тапкыр дөньяга тууын һәм 90нчы еллар ахырында аны Татарстан журналистикасы легендаларыннан берсе булган Римма Ратниковага буш урында диярлек оештырырга туры килүен бик азлар беләдер.

news_top_970_100
«Татар-информ» дөньядагы татар җәмгыятьләре белән элемтәләрне ничек җайга салган
Салават Камалетдинов

Суверенитет символын саклап калырга

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы КПССның Татарстан Өлкә Комитеты карары белән 1990 елда оештырыла, әмма 8 ел узгач республика җитәкчелеге агентлык ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгын кабатлый дигән карарга килә. 1998 елда «Татар-информ»ны ябу турында указ чыга, әмма шуннан соң күп тә үтми агентлык хәбәрләреннән башка республиканың мәгълүмат кыры шактый саегуы билгеле була. Әлеге вазгыятьтә Татарстан мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов агентлыкны яңадан торгызу турында карар кабул итә. Бу эш «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррире һәм республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага йөкләнә.

Ратникова агентлыкны җитәкләүгә бәйле тәкъдим белән шунда ук ризалаша һәм 1998 елның апрель ахырында эшкә дә керешә. «Совет заманында автономияле республикаларның (Татарстан да шулар рәтенә керә) мәгълүмат агентлыклары юк иде. Ягъни 90нчы елларда «Татар-информ»га нигез салучылар зур эш башкарган: Татарстан суверенитеты символларыннан берсе дип санарга лаеклы агентлык булдырган. Аны саклап калырга кирәк. Һәм мин ризалаштым», - дип сөйләде Римма Ратникова.

«Татар-информ» ул чагында Миславский урамындагы 14нче йортта урнашкан була. Агентлыкта, штаттагы хәбәрчеләр һәм илнең барлык төбәкләрендәге штаттан тыш хәбәрчеләрне дә кертеп, барлыгы 100 хезмәткәр исәпләнә. «Без яңа төрдәге махсуслаштырылган мәгълүмат предприятиесе булдырырга тиеш идек. Ягъни гаммәви мәгълүмат чарасы буларак, безнең алга башка гаммәви мәгълүмат чараларын киң спектрдагы (сәяси, икътисади, социаль, белем бирү, мәдәни, спорт) оператив, эксклюзив мәгълүмат белән тәэмин итү бурычы куелды. Без сыйфатлы мәгълүмат чыганагына әверелергә, башкалар исә «Татар-информ» агентлыгына карап сәгатьләрен дөресләргә тиеш иде. Мин җыелышта коллектив алдына шундый бурычлар куйдым», - дип искә алды агентлыкның элеккеге җитәкчесе.

Австралиядәге Сабан туеннан яңалыклар

Яңадан торгызылган агентлык алдына ике мәгълүмати максат (республика тормышын яктырту, шулай ук Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар җәмгыятьләренең ныгуына ярдәм итү) куела. Агентлыкның структурасы да шуңа тәңгәл була – республика мәгълүматы редакциясе, татар яңалыклары редакциясе, бөтен дөнья буйлап сибелгән штаттан тыш хәбәрчеләрне берләштергән «Татар иле» газетасы. Моннан тыш, берничә кеше гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрләренә күзәтү әзерли, аны көн саен машина белән язылучыларга тараталар.

Агентлык шулай ук яңалыклар тасмасының инглиз телендәге версиясен булдыра. Анда «Татар-информ» журналистлары, Татарстан турында сөйләп, бөтен дөньяга чыга. «Биредә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, «Татнефть», «КАМАЗ» һәм «КАМАЗ-Мастер», «Рубин», «Ак Барс» вәкилләре төп ньюсмейкерлар булды», - дип хәбәр итте Ратникова.

Баштарак журналистлар төп мәгълүматны гап-гади чыбыклы телефоннар ярдәмендә ала, алар бер минут та тынып тормый. Әлбәттә, хәбәрчеләр республика буйлап күп йөри, төрле чараларны яктырта. Шәхси элемтәләр, журналистларның аралашучанлыгы да күп нәрсә бирә. Ул чагында зур күләмдә мәгълүмат алу мөмкинлеге булган матбугат конференцияләре оештырылмый әле.

Интернет журналистларның эшен үзгәртә һәм җиңеләйтеп җибәрә. «Татар-информ»ның электрон адресы барлыкка килде, ул бөтен агентлыкка бер иде. Нәтиҗәдә, Австралия яки Канададан оператив рәвештә мәгълүмат (әйтик, Сабантуйдан репортаж) алу мөмкинлеге туды. Яңалыклар, гаммәви мәгълүмат чараларына күзәтүне язылучыларга электрон адрес ярдәмендә җибәрә башладык», - диде Ратникова.

2004 елның июнендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры итеп Рәшит Галләмов билгеләнә. Бер елдан соң аны моңа кадәр ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары булып эшләгән Леонид Толчинский алыштыра.

Коллективка яңа җитәкчене 2005 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов тәкъдим итә. Ул элеккеге генераль директор Галләмовка «нәтиҗәле эшчәнлеге һәм агентлык үсешенә керткән өлеше» өчен рәхмәт белдерә, яңа бизнес проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар тели. Галләмов «Татар-информ»нан китүен республиканың мәгълүмат киңлегендә яңа коммерция медиапроектларын гамәлгә ашыру теләге белән бәйләп аңлата.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100