«Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова: «Бүген хатын-кыз үз сүзен әйтә ала»

«Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса ханым Маликова белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган юбилей сан, бүгенге көн хатын-кызларының җәмгыятьтәге урыны, журналның аудиториясе турында сөйләштек.

«Чорлар бәйләнешен күрсәтергә теләдек»

Лариса ханым, «Сөембикә» журналының ТАССРның 100 еллыгына багышланган саны турында сөйләп үтсәгез иде. Аның концепциясе ничек барлыкка килде?

Әйе, безнең июнь саны республикабызның юбилеена багышланган сан. Аны планлаштырганда без аңлап эшләдек. Журналның бу саны башкаларга караганда үзгә булырга тиеш иде: язмалар да, тышлыгы да. Тышлыкка килгәндә, театр гардеробтан башланган кебек, журнал тышлыктан башлана. Кемне сайларга икән дип озак уйладык. Киңәшләштек тә, җырчыбыз Венера ханым Ганиевада тукталдык. Игътибар итсәгез, аның кулында 1989 елда чыккан «Азат хатын» журналы. «Сөембикә» ул чакта шулай атала иде әле. Ул тышлыкта сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы яшь җырчы — Венера Ганиева. Менә шулай без чорлар бәйләнешен күрсәтергә теләгән идек. Журналның беренче битендә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлау сүзе бастырылды. Мәкаләләргә килсәк, без анда архив язмалар да урнаштырдык. Алар белән беррәттән бүгенге көннәргә кагылышлылары да урын алды.

Материалларны ничек тупладыгыз һәм ни өчен нәкъ менә шуларга тукталдыгыз?

Журналыбыз республикабыздан бераз гына олырак: беренче саны 1913 елда чыккан. Безнең зур, бай архивыбыз бар. Без аны ара-тирә карап алабыз. Шул архивка нигезләнеп, иң кызыклы язмаларны сайладык. Аларның күбесе 90нчы елларга туры килде.

Ул тарихи язмаларны бирүнең ике юлы бар иде. Беренчесе — без аны яңадан җыеп, макетын саклап, шул рәвештә бирә ала идек. Икенче юлы — битләрне сканировать итеп, рәсем рәвешендә тәкъдим итү мөмкинлеге. Тик бу очракта язмаларның кайсыбер фрагментлары югалу куркынычы булды. Журналлар бит инде узган гасырда басылган. Ул чорда типографиянең мөмкинлекләре дә чикле булгандыр. Менә хәзер әзер журналны кулга тоткач, кайбер хәрефләрнең тоныклыгы күренә, әмма ул бер дә комачауламый, текст укыла. Мондый бирелеш, минемчә, кызыграк та булып чыкты, алар журналга шул чорның төсмерен кертәләр.

Язмаларга килгәндә, беренче пар битләрдә 90нчы елларда чыккан репортаж бирдек. Әлеге фоторепортаж республикабызның һәр үсеш этабын күрсәткән дияргә була, шуңа күрә аңа тукталдык. Минтимер Шәрипович Шәймиевның Президент итеп игълан ителүе турындагы язманы да кызыклы дип таптык. 1992 елны беренче тапкыр Президентыбыз указы нигезендә Бөтендөнья татар конгрессының утырышы уза. Бер ел үткәч, безнең редакциядә шул конгресска багышланган түгәрәк өстәл булган. Шул язманы да кертергә булдык. Республика тормышында зур әһәмиятле урын ала торган вакыйга дип саныйм моны.

70нче еллар республикада башланган зур төзелешләр белән аерылып торды. Шуннан чыгыптыр инде, редакция эшче хатын-кызлар турында хикәяләр бәйгесе игълан иткән. Авторлар чын исемнәрен куймаганнар, бәйге ябык булган. Без журналның бу санына «Тылсым» дигән хикәяне сайлап алдык. Аның авторы Мансурның дусты дип тора. 1973 елның архивына күчкәч, бу авторның Мәдинә Маликова булуын аңладык.

ТАССРның 100 еллыгына бәйле рәвештә журналда ел дәвамында нинди проектлар башкарылды? «Сөембикә» хатын-кызлар журналы буларак бу юнәлештә нәрсәсе белән аерылып тора?

Республикабызның 100 еллыгы уңаеннан, узган елның август аенда яңа проект башлап җибәрдек. Без аны бай архивка нигезләнеп эшләдек. Кайчандыр «Азат хатын», «Сөембикә» журналларының тышлыкларында чыккан геройларыбызны эзли башладык. Җиңел эш түгел икән: кемдер кияүгә чыгып фамилиясен, яшәү урынын алыштырган, мәсәлән, Ленин, Сталин исемендәге колхозлар да юк хәзер. Ул чактагы тышлыкны һәм героебызның бүгенгесен, аның тормышы, язмышы турында кечкенә генә мәгълүмат бирәбез. Бик кызык тарихлар килеп чыга. Һәр санда чыгып барган әлеге сәхифәбезне укучыларыбыз да яратып өлгерде. Без аны ел ахырына кадәр дәвам итәчәкбез. Инде менә ике хезмәт героен да таптык.

Беренче саннан ук ретро кушымта бирә башладык. Аны да бик яратып кабул итте укучыбыз. Беренче чиратта шуны укып чыктым дигән комментарийлар да килде. Архив язмаларны сайлаганда кызыграк булсын, бүгенге көнгә дә туры килсен иде дип тырыштык. Менә шундый үзенчәлекле проектлар алып барабыз быел.

«Аудитория икегә бүленде»

Журналның аудиториясе кемнәр? Нинди ул хатын-кызлар?

Кызык сорау. Сайт барлыкка килгәч, безнең аудитория икегә бүленде. Берсе сайтка — интернет версиягә китсә, икенчесе журнал белән калды. Сайтта җиңелрәк әйберләр бирәбез. Ә журналда инде бераз саллырак материаллар урын ала. Безнең журналга альтернатив язылу мөмкинлеге бар. Язылган кешеләр журналны безгә үзләре килеп ала алалар. Кем генә килсә дә, апамы ул, урта яшьләрдәге ханыммы, баласын җитәкләп килгән яшь әниме — без аларга, нәкъ менә шушы укучыбызга бу санда укырга нинди кызыклы әйбер бар дип карыйбыз. Балалары белән килгән әниләр бигрәк тә сөендерә. Киләчәгебез бар, димәк… Укучыбыз бик төрле бүгенге көндә.

Шулар арасында яшьләр бармы?

Бар, яшьләр шактый. Кичә яңа абунәчебез өстәлде, редакциягә килде. Ул яшь ханым элек сайтта укып барган. «Барыбер, кулга тотып, типография буяулары исе килгән журнал укуга җитми», — дип үзе безнең журналга язылып китте. Бүген иртә белән коллегабызның танышы метрода бер яшь кенә ханымның безнең журналны укып баруын күргән. Менә шундый күренешләр очрый. Яшьләр күп. «Сөембикә»не бит электән бөтен татар гаиләләре укыган. Күбесе гадәт буенча да алган. Яшьләр киләләр, минем әнием, дәү әнием укый иде, диләр.

Сезне ир-атлар укыймы? Ниндирәк ир-атлар укый дип уйлыйсыз сез аларны?

Безне ир-атлар укый. Андый күзәтү дә бар. Хәзер ватсап заманасы. Менә шундый фотолар да килгәне бар, мәсәлән, ире битендә безнең «Сөембикә» журналы белән йоклап киткән. Командировка баргач, тормыш иптәшегез кайда дигәч, әнә ята шунда «Сөембикә»сен кочаклап, диючеләр дә булды. Сайтка статистикага карасак, ирләр 30%. Нинди алар, әйтә алмыйм. Алардан да хатлар килә. Өлкән яшьтәгеләре дә бар. Бер укучыбыз хәтта һәр санга күзәтү ясап җибәрә: фәлән әйберегез уңышлы, бусы бик әйбәт булып чыкмаган дип яза. Яшьрәкләре дә бар арасында. Хатыннары укый икән, ирләре дә укый.

«Һәр чорның үз мөхәррире, үзенчәлеге бар»

Лариса Николаевна, сез журналда иң озак эшләгән кешеләрнең берсе — гади хезмәткәрдән баш мөхәррир вазифасына кадәр юл үткәнсез. Элек нәрсә укыйлар иде һәм хәзер укучылар өчен кайсы темалар кызыклы?

Мин 1990 елда эшли башладым. Журнал бу вакыт эчендә һаман үзгәреп торды. Мин килгәндә әле тарихка, гореф-гадәтләргә бик күп урын бирелә иде. Хәзер инде аудиториягә карыйсың. Бүгенге көн укучыларыбызга күбрәк төрле язмышлар кызык, тарихны яратучылар да бар. Аудиториянең һәр категориясен истә тотарга тырышабыз: өлкәнен, урта яшьтәгесен һәм яшьләрне дә. Аш-су сәхифәсен яраталар. Без социаль проблемаларны да күтәрәбез, кемдер кабул итә аны, кемдер юк. Бүгенге көндә «Сөембикә» журналы һәр укучыбызны күз алдында тотып эшли, шуңа күрә төрле-төрле язмалар керә.

Газета-журналлар һәрвакыт шәхес белән бәйле була. Кайсы редактор чоры нәрсәсе белән аерылып тора? Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Фирая Бәдретдиновалар турында сөйләсәк.

Һәр чорның үз мөхәррире, үзенчәлеге булды. Венера апа белән миңа эшләргә насыйп булмады. Аның белән аралашып кына калдым. Мин килгәндә Роза Рәхмәтулловна Туфитуллова иде. Ул чорда ул үзе бик зур җәмгыять эше алып бара иде. Безнең «Сөембикә» журналы ул вакытта ниндидер җәмгыяви үзәк булды дип әйтимме соң? 90нчы елларда Роза Туфитуллова татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасын башлап җибәрде. Журнал редакциясе оешманың штабквартирасы булды дип әйтер идем мин. Безгә төрле илләрдән кунаклар килә иде. Хәтта Малайзия принцессасы кунакта булды. Ул чор узып китте. Без яңадан шул орбитага чыгарга бик кызыгабыз инде.

Фирая Равилевна яшь җитәкче булып килеп керде. Бик кызыклы чор иде. Аның «Сөембикә» журналын бөтен татар дөньясына танытасы килде. Ул бер дә читкә йөрүдән баш тартмады. Безнең «Сөембикә» редакциясе һаман командировкада: Себердә, Әстерханда, татарлар яшәгән бөтен урыннарны да барлап чыктылар бугай. Ул чор шуның белән аерылып тора.

Бүгенге көндә инде мәгълүмати заманда яшибез. Безнең алдыбызда яңа таләпләр куялар. Күптән түгел телеграмм канал ачып җибәрдек. Мөмкинлек белән файдаланып, укучыларыбызны Telegram каналыбызга кушылырга чакырыр идем. Көнүзәгендә булырга тиешбез. Хәзер шундый интенсив тормыш башлана дип әйтер идем.

«Без - традицион милли кыйммәтләрне саклаучы гаилә журналы»

Лариса ханым, кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез? Сезгә яшь журналистлар киләме? 

Без яшь журналистларны алырга тырышабыз. Бик яшь журналист безнең редакциягә туры да килеп бетми. Без бит гаилә журналы. Безгә килгән яшь журналист инде күпмедер гаилә тәҗрибәсе туплаган әни һәм аңа бу темалар якын булырга тиеш. Яшь журналистларыбыз бар: Чулпан Галиәхмәтова, Раилә Хәялиева. Алар белән тәҗрибәле коллегаларыбыз эшли. Эльмира апа Закирова, Гөлнур Хәсәншина, менә Лилия Гәрәева безнең редакциядә озак эшли.

Без яңа килгән кешегә журналист итеп кенә карамыйбыз. Безнең өчен ул рухи яктан да якын кеше булырга тиеш. Гөлнур белән үткән гасырның 90нчы елларыннан бирле эшлибез. Үзебезне бүгенге көндә журналның тарихын, традицияләрен саклаучы итеп сизәбез. Аны хәзер яшьләргә тапшырырга тиешбез. Мәсәлән, безнең журнал сугыш вакытында туктап тора. Бары 1957 елда гына яңадан чыга башлый. Аны Хәсәнова Асия Фәритовна яңадан оештырып җибәрә һәм җитәкли. Бик талантлы журналист, публицист, көчле җитәкче ул. Бүгенге көндә аның балалары Украинада яши. Аның мәңгелек йорты монда, аны тәртиптә тотуны үз бурычыбыз дип саныйбыз. Тарихыбыз, фотоархивыбыз бик бай. Барысын да саклап калып, ышанычлы кулларга тапшырырга кирәк.

Традиция дигәнгә тукталсак, кәгазь басма буларак нинди традицияләрне дәвам итәсез?

Әйткәнемчә, кемдер социаль проблемаларны ярата, кемдер юк. Әмма безнең журнал социаль проблемаларны һәр чорда, һәр санда күтәрде. Роза Рәхмәтулловна Россиянең иҗтимагый палата әгъзасы иде. Аның кабул итү бүлмәсендә күп кенә ханымнар утыралар, ярдәм сорап килүчеләр дә булды. Мәсәлән, узган елны бер әбине шулай картлар йортына урнаштырдык. Алга таба да шулай дәвам итәрбез дип уйлыйм. Иң беренче чиратта, без традицион милли кыйммәтләрне саклаучы гаилә журналы булып калабыз. Безнең журнал - әниләр, дәү әниләр журналы. Ә алар, беренче чиратта, балаларыбызны - киләчәгебезне тәрбиялиләр. Телне саклап калырга телибез икән, журналыбызны укырга кирәк.

Үзегез дә әйтеп үттегез, укучылар бүген кәгазь варианттан китә башлады дип, менә бу хәлләр куркытмыймы?

Аудитория 90нчы елларда ук кими башлаган иде. Бер яктан Казан урамнарында татар телен ишетеп сөенеп, үзаң күтәрелә дип йөрдек. Икенче яктан СССР таркала башлады. Шул вакытта Үзбәкстан, Казахстан, Балтыйк буе дәүләтләре чит илгә әйләнде. Анда бит меңләгән татар яши. Үзбәкстанда 3 меңнән артык абунәчебез бар иде, бүген 2-3 кенә. Чикләр куелды, бәяләр үзгәрде. Шулай итеп югалттык бер ишләрен. Яңа чыккан журналны, тиздән сезгә дә килеп җитә дип, инстаграмга куям. Австралиядә яшәүче милләттәшебез: «Эх, бу журналны кулга тотып укыйсы иде. Интернеттан уку чын журнал укуга тиң түгел инде», — ди. Без аны менә абунәче буларак югалттык. Аны гына түгел, аның балаларын, оныкларын да. Дөрес, Америка, Финляндия, Төркия һәм Австралиягә китапханәгә берәр экземпляр китә. Менә шундый күренешләр бар. Кими.

Хатын-кызлар журналлары бөтен дөньяда да иң популяр журналлар. «Сөембикә» популярмы? Ул популяр булсын өчен нишләргә кирәк?

Минемчә, бүгенге көндә «Сөембикә» популяр журнал. Үзебезнең укучыларыбыз белән элемтәдә торабыз. Авылда бер гаилә журналны яздыра икән, аны 5 йорт укый. Шәхсән үземнең әниемдә бер журналы да өйдә булмый, таралып бетә. Командировкаларга баргач, китапханәгә керсәк, бөтен журнал кулда була. Бүген эшкә килгәндә безнең машина йөртүчебез, ул татар түгел: «Ә сез беләсезме безнең журналны башка халыклар да ярата. Минем танышларым арасында бу журнал русча чыкмыймы дип тә сораучылар бар», — ди. Рус теленә күчәргә җыенмыйбыз. «Сөембикә» журналының теле кемгәдер, бәлки, татар телен өйрәнергә стимул да булып торыр.

«Бүген хатын-кыз үз сүзен әйтә ала: сәясәттә дә, гаиләдә дә»

Журналыгызның коллективы хатын-кызлар. Беренче мөхәррире Ягъкуб Хәлили дигән кеше. Аннан Марат Әмирхан дигән язучыгыз да булган. Хәзерге вакытта редакциягә ир кешеләрне дә кертү вариантын карамыйсызмы?

Минемчә, анда барыбер Әсма туташ мөхәррир булгандыр. Ул шундый хыял белән яшәгән: хатын-кызлар өчен журнал чыгару. Кияүгә чыкканда да шарт куйган. Үзенең бирнә акчасына журнал чыгарсак кына кияүгә чыгам дигән. Замана таләбедер инде, ир кеше булган баш мөхәррир. Хатын-кызларның әле андый хокуклары булмаган ул заманда.

Марат Әмирханов белән миңа эшләргә насыйп булды. Ул безнең терәгебез, әтиебез кебек иде. Конфликт чыкса да казый кебек булды ул. Күп кеше сорый бездән ир кешеләрне редакциягә алырга теләмисезме дип. Әмма беләсезме, миңа калса, безнең арада ир кеше булса, аңа үзенә дә уңайсыз булачак. Мәсәлән, фәкать хатын-кызларга гына кагылышлы темалар да бар. Бәлки, ул минем хатамдыр да, әмма ир кешене бүгенге көндә коллективта күрмим.

Хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны темасына дәвам итеп. Ул ничек үзгәрде бүген? Җиңеләйдеме?

Без ел башында сәясәттә, җәмгыятьтә, хөкүмәттә үз сүзен әйткән ханымнарны редакциядә җыеп, күзгә күз карап, чәй эчеп сөйләшергә уйлаган идек. Темасы нәкъ сез биргән сорау. Кызганыч, аны онлайн гына уздырдык. Дүрт кеше катнашты. Бик җылы язма килеп чыкты, теләгән кеше журналдан укый ала. Ул республикабыз тарихында урын алган ханымнар: Дания Дәүләтшина — ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре булган, безнең баш мөхәрриребез — Роза Туфитуллова, Зилә Вәлиева һәм Татьяна Ларионова. Бүген хатын-кыз үз сүзен әйтә ала: сәясәттә дә, гаиләдә дә. Гомумән, аның роле дә үзгәрде. Минемчә, уңай якка.

Сез ир хатыны, әни кеше, җитәкче дә, тагын күп рольләрегез бардыр әле. Барысына да ничек өлгерәсез? Берсе алга китеп, берсе аксаган вакытлар булмыймы?

Кызганыч, соңгы вакытларда гаилә соңгырак урында кала. Коллективыбызда чын профессионаллар эшли. Мин кызларга әйтәм: талантлы булу гына аз. Аның өчен үҗәт, эшчән, иң беренче чиратта, үз-үзеңә таләпчән дә булырга кирәк дим. Тагын бер бик мөһим әйбер бар. Синең якыннарың, гаиләң сине аңларга тиеш. Гаиләң аңламаса, эшеңдә дә уңышка ирешеп булмый. Минемчә, иң мөһиме шул.