«Бездә ипигә дә чиратлап кертәләр»: Германия коронавирус белән ничек көрәшә?

Бөтен дөньяны камап алган вируслы тормыш кагыйдәләре сәгать саен үзгәреп тора. Германиядә яшәүче, анда укытучы булып эшләүче милләттәшебез Лилия Цапик белән сөйләшкәнебезгә нибары ике көн генә. Тик бүген кичәгә бер дә охшамаган.

Зәһәр коронавирус тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп кереп, үз йогынтысын көннән-көн күбрәк сиздерә. Карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү сораулары көн кадагында. Икътисадка зур зыян килә, кешеләр эшсез кала дип төшенкелеккә һич кенә дә бирелергә ярамыйдыр бу очракта. Без көн саен каядыр ашыгабыз, чабабыз, иң яраткан, кадерле кешеләребезгә вакытыбыз да, хәлебез дә калмаудан әледән-әле зарланабыз. Үз-үзеңне изоляцияләү безгә бу яктан мөмкинлекләр ача дип карау зарар итмәс. Бүгенге көн белән яшәп, яныгызда булган әти-әниегез, балаларыгыз белән өйдә утырган вакытны файдалы итеп тә үткәрергә була. Иртәгә, аннары, вакыт булганда дип җыелган эш-теләкләрнең дә насыйп сәгатедер, бәлки, бу.

«Азык-төлек кибетенә чиратлап кертәләр»

Коронавирус вакытында эшкә йөрү — дөрес хәл түгел, — дип сүз башлады Германиядә өченче атна үз-үзеңне изоляцияләү шартында яшәгән Лилия Цапик. — Карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү — икесе ике төшенчә, аларны һич кенә дә бутарга ярамый. Чит илләрдән кайтучыларны күзәтү астына алалар, аэропортларда тикшерәләр. Менә алар чынлап та ике атналык карантинда өйдән чыкмыйча утырырга тиешләр, чөнки алар коронавирус авыруы булган кешеләр белән контактка кергән булырга мөмкин. Һәм аларның башкалар белән аралашуын чикләргә кирәк.

Бездә — Германиядә әлегә ниндидер катгый чаралар күрелде дип әйтә алмыйм. Һәрберебез үз өйләребездә утырабыз, бу бары үз-үзеңне изоляцияләү генә. Вирус таралмасын өчен, башкалар белән контактка кермичә, бу вакытта өйдә утыру бик мөһим, минемчә. Урамда икедән артык кеше бергә йөрергә тиеш түгел. Югыйсә, штраф түләтәчәкләр. Мәсәлән, шәхесне раслаучы документсыз йөрүчеләргә 25 евродан алып 75 еврога кадәр штраф каралган. Үзара 1,5 метр дистанция сакламаучы кешеләргә дә штраф салалар.

Лилия ханым сүзләренчә, Германиядә азык-төлек кибетенә күп кеше кертмиләр икән. Бер ишләре кибеттә йөри, калганнар исә, урамда көтеп тора. Берсе чыккач кына икенчесе керә ала кибеткә. Ике атна элек үк кибетләрдә, метр ярым ара калдырып, кызыл тасмалар ябыштырып чыкканнар. Кешеләр бер-берсенә бик якын тормасын өчен эшләнгән бу. Кассирлары үтә күренмәле пластик белән әйләндереп алынган. Сатып алучылар түләгән чакта кассирга чир йокмасын өчен шундый чара күргәннәр.

Соңгы тапкыр кибеткә чыккач, азык-төлек җыя торган сату арбасын алып та тормадым. Кем генә тотмаган аны, дип шикләндем. Кирәк әйберемне кулыма гына тотып чыктым.

Хәзер кибеткә барысы да диярлек бер тапкыр кулланыла торган резин перчатка киеп баралар. Соңгы тапкыр кибеткә чыккач, азык-төлек җыя торган сату арбасын алып та тормадым. Кем генә тотмаган аны, дип шикләндем. Кирәк әйберемне кулыма гына тотып чыктым. Кибетләрдә көчле дефицит булмаса да, кайбер киштәләрнең бушавы күренгәли: сездә карабодай алсалар, бездә бәдрәф кәгазен җыйды халык. Бөтенләй юк ук түгел, кайтарып торалар, аннары, төрле консерваларны күпләп алган халык. Шәһәрдә хәлләр начаррак, ди ирем. Анда кайбер киштәләр чынлап та буш икән. Без үз йортыбыз белән Берлиннан читтәрәк — Панкетальдә торабыз, авыл кебегрәк җир ул, шуңа мондагы хәлләр Берлин белән чагыштырырлык түгел. Алай әйбер җыймыйм, бәлки җыярга кирәктер дә, кирәген генә алып чыгам кибеттән, — диде Лилия Цапик.

«Хәзер иң мөһиме — кешеләрнең үзаңы барлыкка килсен»

Статистикага күз салмаска тырышсам да, барып чыкмый. Караштыргалыйм шул. Әти-әнием Казанда, алар өчен бик борчылам. Абыйга инде күптән үз-үзегезне изоляцияләргә кирәк дип әйтеп куйдым, — ди Лилия ханым. — Башта бөтен җирдә дә күпләп картлар, олы яшьтәге кешеләр коронавирусны авыр кичерә, үлә, дип сөйләделәр. Тик вәзгыять көн саен диярлек үзгәрә. Вирус олыларны да, яшьләрне аямый, милләткә карап тормый. Хәзер иң мөһиме — кешеләрнең үзаңы барлыкка килү. Бу процесс ни дәрәҗәдә тизрәк барса, шулай яхшырак.

Безнең халык тотып карамыйча ышанмый бит ул. Менә монда да шулай ук: дөнья күләмендә инде берничә ай халыкны борчыган чир безне читләп үтәр кебек тоела. Кеше, үзенә килеп кагылмыйча, нәрсә турында сүз барганын аңламый, ышанмый.

Өч атна элек без дә ялга җыенган идек: планыбыз — Мәскәү аша Таиландка очу иде. Хезмәттәшем коронавирус турында сөйли башлагач, башта ышанмадым, паника күтәрмәгез әле генә дигән идем. Барысы да ышанмау һәм мыек астыннан гына елмаюлардан башланды…

Ә 13 мартта, ул җомга иде, безгә укучылар бүген соңгы тапкыр килә, 16 марттан үз-үзеңне изоляцияләүгә күчәбез дигән игълан булды. Аннары кинәт кенә авыручылар саны артып китте, 500 кеше авырый башлады. Иң күп авыручылар Бавариядә дип әйтәләр. Ул бит Италиягә якын. Беренче авыручылар февраль аенда тауларда ял итүчеләр булган.

Кинәт кенә авыручылар саны артып китте, 500 кеше авырый башлады. Иң күп авыручылар Бавариядә дип әйтәләр. Ул бит Италиягә якын. Беренче авыручылар февраль аенда тауларда ял итүчеләр булган.

Лилия Цапик — инглиз теле укытучысы. Коронавируслы тормышта яңа заман технологияләрен өйрәнеп, дистанцион укуга күчәргә туры килгән аларга. Лилия үзенең хәзерге эш тәртибен сөйләде:

Сизенгән кебек, быел ел башында ук укучыларымны әкренләп онлайн платформада терки башлаган идем, ул вакытны күп ала торган әйбер булып чыкты. Бер укучымның әтисе белән, әти-әниләргә ярдәм булсын дип, ютубта төрле видеолар ясап эләргә өйрәндем. Кая ничек басарга кирәк икәнен бөтен кеше дә белеп бетерми бит, өй эшен ничек җибәрергә икәнен күрсәтеп аңлатабыз. Зум программасын өйрәнеп, онлайн дәресләр үткәрүне үзләштердем.

Хәзер миндә стресс. Шул хәтле эшем күп. Элеккегә караганда бермә-бер артты. Компьютердан ерак китә алмыйм, торып, төрле физик күнегүләр дә ясаштыргалыйм, хәрәкәтсез эшләү бик арыта. Онлайн укытырга да кирәк, җитәкчеләрнең дә үз таләпләре бар. Шул ук вакытта укучылар белән дә, әти-әниләр һәм хезмәттәшләрем белән дә элемтәдә булырга кирәк. Шулай яшибез, ә нишләп була? Әкренләп алга барабыз. Укытуның алым-ысуллары да үзгә хәзер, методикасы да башка. Үзенең кыенлыклары бар, сүз дә юк, ләкин балаларга да ошый, ата-аналар да канәгать әлегә.

Укытучы сөйләвенчә, хәзер уку-укыту процессының иң авыр моменты — эш күләменең зур булуы. Җаваплы балалар сигезәр сәгать утырып шөгыльләнергә мәҗбүр. Лилия ханым үзенең сыйныф каршында басып торуын, укучыларын юксына. Алдагы ике атнада укучылардан килгән өй эшләрен тикшерү белән мәшгуль булачак ул. Шуның өстенә, онлайн дәресләре дәвам итәчәк. Бигрәк тә филологларга кыен, тикшерәсе эшләре күп җыела икән аларның.

«Германия халкы шок хәлендә»

Бөтен җирдәге кебек, Германия халкы хәзер шок хәлендә. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк. Кемдер эшли, кемнәрдер — өйдә. Кешеләр эшсез кала, икътисадка зыян килә… Бөтен җирдә дә бер үк хәл.

Аллага шөкер дип яшим, ирем белән икебез дә дәүләткә эшлибез. Мин укытучы, алар һәрвакыт кирәк булачак, ирем метрода машинист булып эшли. Ирем Томас бүгенге көнгә кадәр эштә йөрде, хәзер өйдә. Ялга җыенган идек бит. Ирем эшкә йөргәндә, ишек төбенә чыгып, аны эштән вахтер кебек каршы ала идем. Сабынлы сулар, төрле антисептиклар белән, тамак чайкатып, кул юдырып кына өйгә керттем. Әлбәттә, борчылдыра, ул бит инфекцияне өйгә дә алып кайта ала, белми дә каласың, авырмабыз дип кем әйтә ала? — ди Лилия Цапик.

Аның сүзләренә караганда, Германиядә халык урамга чыккалый икән, күп кеше джоггинг (йөгерүнең бер төре) белән шөгыльләнә, этләр белән йөрүчеләр бар. Тротуардан барган очракта, каршыга килүчеләр белән якынаймас өчен, юлга чыгып әйләнеп үтәләр. Бөтен кеше дә бер-берсен бик итәгатьле генә читләтеп узып йөри, дистанция сакларга тырышалар. Шулай да, сәбәпсез урамда йөрүчеләр юк икән, халык киңәшләрне тыңлый.

Германиядә үткән атнада коммендант сәгате кертү турында сөйләшүләр булган. Бу инде кирәксезгә урамга, гомумән, чыкмыйсың дигән сүз. Мондый күренеш полиция хезмәткәрләренә урамда сәбәпсез йөрүчеләрне тотып өйләренә куып кертергә булышадыр.

Ирем эшкә йөргәндә, ишек төбенә чыгып, аны эштән вахтер кебек каршы ала идем. Сабынлы сулар, төрле антисептиклар белән, тамак чайкатып, кул юдырып кына өйгә керттем.

Коммендант сәгате юк бездә, бу инде, гомумән, кешене ирегеннән мәхрүм итү кебек килеп чыгачак бит. Катгый чаралар кертергә туры килмәсен өчен, кешеләрне аңлы булырга өндәделәр. Үзаң, акыл бөтен кешедә дә бер төрле түгел, кызганыч.

20 апрельдән соң эшкә чыгарга тиеш идек. Әле билгеле түгел. Чыкмабыз, ахры. Әле Германиядә авыруның пигы җитмәгән, диләр. Мин караган статистикалар буенча әлегә Германиядә үлүчеләр азрак. Тик алга таба да шулай булыр дип әйтеп булмый, — ди Лилия ханым.

«Хәлнең җитди икәнен кызларыма да аңлаттым»

Германиядә дә тормыш, көнкүреш өчен кирәкле азык-төлек кибетләре, даруханәләр эшли, метро һәм җәмәгать транспорты йөри. Мәктәп, балалар бакчалары, театр, спорт үзәкләре — барысы да ябык.

Балаларның әле күбесе вәзгыятьне тулысынча аңлап та, кабул итеп тә бетермидер. Үзебездән, ата-аналардан тора инде анысы. Беркөнне әле үземнең кызым да иптәш кызын кунакка чакырып маташа иде. Ике кызыма да хәлнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлаттым. Хәзер инде андый уйлары юк, ияләшәләр әкренләп, аңлау барлыкка килә башлады. Вакыт эше генә бу. Өч атна элек үзем дә бөтенләй башка төрле уйлый идем, хәзер башкача, көннән-көн үзгәрә фикер.

Алман телендәге бер мәкаләдә Италиядән каты авыручы ханымны вертолет белән монда китереп, ясалма сулыш аппаратына тоташтырулары язылган иде. Бездә дә шулай булыр дигән курку бар анысы. Нинди тизлектә булыр бу? Авыручылар саны кинәт артса, уртача авыр хәлдәгеләрне дә коткара алмаулары бар. Ә чир картлар йортларын барып җитсә, нәрсә булачагын күз алдына китерү дә авыр.

Барысы да кешенең үзеннән тора. Минем, мәсәлән, әлегә кадәр китап алып укырга да вакытым булмады. Хәзер бит үзеңә шөгыль табам дисәң, проблема юк. Яңа хобби табарга була, спорт белән шөгыльләнергә. Кайчан да булса бу хәлләр үтәр — менә шуңа ышанырга һәм моны онытмаска кирәк. Хәзер бөтен кеше бер түбә астында, гаиләләр берләшә, — дип Лилия, әти-әнисен кайчан яңадан күрәчәген белмәгәнгә күңелсезләнеп.

Лилия белән икенче көнне элемтәгә кергәндә, вәзгыять инде үзгә төсмерләр алган иде. Аның сөйләве буенча, кибетләрдә элек булган бәдрәф кәгазьләре дә юкка чыккан. Штрафлар арткан. Даруханәләрдә битлекләр калмаган. Кешеләр, нәкъ бездәгечә, үзләре битлек тегә башлаганнар.

«Бездә сәламәтлек саклау системасы яхшы»

Лилия ханымның ире Томас — алман. Туктатып булмый торган вирус турында ул да фикерләрен әйтте.

Томас әфәнде, сез ничек уйлыйсыз? Нинди сәбәпләр аркасында Германия Италиядәге кебек куркыныч хәлләрдән котылып кала алды?

Беренчедән, бездә әле аның пигы килеп җитмәгән, диләр. Шулай да, миңа калса, бездә сәламәтлекне саклау системасы бик яхшы һәм камил. Аннан соң, без бит иминиятләштерү өлкәсенә бик зур салымнар да түлибез.

Менталитетыгызның бер үзенчәлеге булган пунктуальлек һәм төгәллек ни дәрәҗәдә сезгә коронавирус вакытында ярдәм итә?

Әйе, безнең өй тәрәзәсеннән урамга карасаң, анда беркемне дә күрмисең. Барысы да өйләрендә, киңәшләрне тыңлыйлар.

Эшегездә битлекләр кия идегезме?

Юк, кимәдем. Мин бит машинист, минем янда берәү дә юк, үзем генә. Минемчә, безгә биреләчәк битлекләрне хастаханәләргә өләшү яхшырак бу очракта.

Лилия һәм Томас Цапиклар гаиләсенә дә исәнлек-саулык, сабырлык теләдем. Коронавируслы языбыз тизрәк тарих битләрендә калсын иде — иң зур хыял шул. 

  • Германиядә коронавируска бәйле вәзгыять Европа илләре арасында иң уңайлардан санала. 3 апрельгә 85903 кешедә вирус табылган, 1122 кеше үлгән, 22440 кеше савыккан. Үлүчеләр 1.31 процент тәшкил итә.