«Язмыш «әни»не миннән баш тартырга мәҗбүр иткән»: әти-әнисез үскән Ләйсәннең тарихы

«Мин бу тарихны гомерем буе яшердем, чөнки калган „нормаль“ кешеләрдән аерыласым килмәде. Күп уйланганнан соң, бәлки, минем язмышым калганнарга сабак булыр, хаталар ясамаслар, дип сөйләргә булдым». 23 яшьлек Ләйсән Нургалиева үзенең тууы, чын әнисен эзләп табуы һәм аңа карата мөнәсәбәтен сөйләде.

«Ул кыз миңа охшаган, алып кайтыйк инде»

«Алдан ук әйтеп куям, мине кызгануларын теләмим. Аллаһка шөкер, ике аягым, ике кулым, акылым, ике югары белемем бар», — дип кисәтеп куйды юрист кыз.

Аның ачы язмышы 1997 елның февраль һәм март айларында башлана. Ләйсән кышның бер матур көнендә 2 кг 300 гр авырлыкта туа. Аны тапкан хатын-кыз (Ләйсәннең аны «әни» диеп әйтергә теле әйләнми) Апас районына дусларына барган була һәм кинәт тулгаклары башлана. Ул Ләйсәнне Апас районы балалар тудыру йортында таба.

Кеше сөйләүләре буенча, ул мине имезергә дә алмаган. Миннән баш тартуы турында гариза язган. Ә мине үз тәрбиясендә үстергән әти-әнинең уллары була, кыз бала алып кайтасылары килгән. Әнинең бертуган абыйсының хатыны Апас районында акушерка булып эшли. Мине тапкан хатын-кыз аның кулына эләгә. Акушерка ханым әниләргә гел килеп йөри торган була. Бервакыт килгәч: «Ике сау-сәламәт бала бар, икесенең дә әти-әниләре баш тартып чыкты», — дип әйтә.

Мин туган вакытта тагын бер малай дөньяга килә. Аның да әти-әнисе баш тартып, гариза язып калдыра. Дөрес, аның белән беркайчан да күрешкәнем булмады. Бәлкем, язмыш аның белән кайчан да булса очраштырыр. Ул егетнең тарихын белмим.

Әти моны ишетеп алгач, дәртләнә: «Роза, әйдә алып кайтыйк әле ул кыз баланы», — ди. Балалар тудыру йортына абый белән килеп карыйлар. Мине ошаталар. «Ул кыз миңа охшаган, алып кайтыйк инде», — дип әти әнине күндерә. Әни белән әти мине алып кайтканда миңа бары тик 14 көн була. Үзләре тапкан бала кебек, мине карап, тәрбияләп үстерделәр. Балалар йорты, приютларга эләкмәдем, Аллаһка шөкер.

«Соңга калгансың, ул үлгән»

Әти-әнием бик яхшы кешеләр, алар авылда яши.

Мине балалар тудыру йортында калдырган «әни» эчә торган кешедер, яисә начар компаниягә кереп киткәндер, мине кирәк дип тапмагандыр дип уйлаган идем. Әмма дөреслекнең төбенә төштем. Эчә торган кеше дә, наркоман да булып чыкмады ул.

Бер мизгел булды: чын әниемне эзләп табасым, күрәсем килде. Бала үзенең кайдан икәнлеген, үткәнен белергә тиеш дип саныйм. Ул уй башымда бик каты кайнады һәм Аллаһы Тәгаләдән эзләп табасым килә, ярдәм ит әле, дип сорый идем. Ул мине ишетте.

Эзли башлагач, сораштырып йөрдем. Бер хатын-кыз аны белергә тиеш, алар танышлар дигән мәгълүмат килде. Мин ул хатынга чыктым: «Хәзер белешәм, шалтыратып әйтермен», — диде. Бер-ике көн көттем. Хәбәр юк. Түзмәдем, киредән шул апага шалтыраттым. «Кызым, син соңга калгансың, ул үлгән», — диде. Шулвакыт бөтен башым миңгрәде, әмма күңелем белән моңа ышана алмадым.

«Ул исәнмени? Мин аны инде үлгән дип уйлаган идем…»

Районда аның дус кызы бар, диделәр. Шулай итеп, мин ул дус кызны эзли башладым. Шактый вакыт үтте. Таптым. Вконтактеда хат язып җибәрдем. «Әйе, мин аны беләм, ул минем дус кызым. Тик мин чит илдә яшим», — дип җавап килеп иреште. Алар яшь чакта дус булганнар, аннары аралары өзелгән, сөйләшмәгәннәр, әмма кайда торганлыгын якынча булса да белде. «Кызым, мин тиздән авылга кайтам, бергә аның янына барып килербез», — диде.

Ул февральдә кайтты, миңа шалтыратты. Әмма ул чакта эшем бик тыгыз булды, икенче шәһәрдә идем. «Үзегез генә барып, сөйләшеп килегез дә аннан соң хәбәрләшербез», — дидем. Ул апа Буа районына барып, «әни»не бер авылдан эзләп таба. Таштан салынган йорт була. Тәрәзәдән бер әбинең карап торганын күрә, шулвакыт ишектән «әни» йөгереп чыга һәм дус кызын танымаган кыяфәт чыгарып: «Син кем, мин сине белмим», — дип әйтә.

«Нишләп йөрисең монда, бар, кит моннан, әни күрмәсен, безнең дуслык бетте!» — дип аны куып чыгармакчы була. «Мин бер йомыш белән килдем, сине кызың эзли», — дип әйтә ул апа. «Ул исәнмени? Мин аны инде үлгән дип уйлаган идем», — ди «әни». Ул апа минем фотоны күрсәтеп: «Менә нинди кыз балаң бар, син шундый матур баланы калдырып киттең», — ди. «Кем үстергән, шул рәхәтен күрсен, миңа ул кирәкми», — ди «әни».

«Әни»нең дус кызы аның турында күршеләреннән сорашып карый. Мине тапканнан соң ике ел узгач, «әни» кияүгә чыга һәм ир бала таба. Улын үстерә, аннан баш тартмый.

«Хуш, безнең юллар аерылды»

Төптәнрәк казына торгач, «әни»нең дә, «әти»нең дә хастаханәдә эшләүче кешеләр икәнлеген ачыкладым. «Әти» — табиб. Ул өйләнгән, аның гаиләсе булган. Шуңа да карамастан, «әни» белән мөнәсәбәткә керә, шуннан соң «әни» корсакка уза. «Мин гаиләмнән китәм, без бергә булырбыз», — дип ышандыра «әти». Бервакыт «әти»нең балалары, хатыны бу хәлне белеп ала һәм җәнҗал чыгара.

«Әни»нең корсагы үсә, аның әнисе дә бик җитди, кырыс холыклы кеше була. Миңа «дәү әни» булырга тиешле апа хастаханәдә эшли, диделәр. «Мин гаиләм белән калам, хуш, безнең юллар аерылды», — дип әйтә «әти» «әни»гә.

«Әни»нең улы минем барлыгымны белми, «әни» кияүгә чыккач, аның ире үлә. Ул хәзер тол хатын. Бүгенге көндә әнисен карый. Улы Казанның бер техникумында укый. Ә «әти»нең үзенең гаиләсе, балалары бар, миңа ул кирәк түгел. Менә шундый тарих.

«Хатын-кызлар, өйләнгән кешеләр белән йөрмәгез!»

«Әни» ялгышкан, алдангандыр. Бер кешене дә гаеплисем килми. Күз алдына китерегез, 23 ел үткәннән соң яныңа дус кызың килеп, «сине кызың эзли» дип әйтсен әле? Аның өчен ул башка сыймаслык нәрсә!

Мораль шундый: хатын-кызлар, өйләнгән кешеләр белән йөрмәгез һәм кеше гаиләсенә кысылмагыз. Ирне гаиләдән тартып алыр өчен генә бала табарга кирәкми. Бу — минем тәҗрибә.

Мине тудырган «әни» дә, «әти» дә - белемле кешеләр. Начар гаиләдән түгелләр. Язмыш «әни»не миннән баш тартырга мәҗбүр иткән. Мин аны якламыйм да, гаепләмим дә. Бернинди ачу яисә үч алу теләге белән дә яшәмим. Димәк, буласы булган. Бу ситуацияне кабул итәргә өйрәндем.