«Татар-информ» агентлыгы интернет булмаган заманда ничек эшләгән

ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елда республиканың «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы да үзенең юбилеен билгеләп үтә – 6 июньдә агентлык оешуга 30 ел тула. Журналистлар агентлыкның тәүге еллары турында хатирәләрен яңартты.

Максат - СССРда яшәүче татарларны берләштерү

СССРда милли мәгълүмат агентлыклары оештыру тәҗрибәсе булмаган, чөнки коммунистик идеология хакимлек иткән вакытта бер генә милләт – совет халкы гына яшәргә хаклы булган. «Үзгәртеп кору» башлану белән партия идеологиясе системасы җимерелә башлый.

«Ул елларда мин дөньяда Россиядә яшәүче татарлар өчен кызыклы вакыйгалар баруы, шул ук вакытта, татар халкының күпчелек өлеше республикада түгел, ә аннан читтә гомер итүе хакында уйлана идем. Татарлар күпләп яши торган төбәкләр һәм республика арасында мәгълүмати элемтә булдыру турында уйлар башка килде. Ни өчен бу хакта язмаска?» - дип сөйләде интервьюда «Татар-информ» агентлыгының беренче генераль директоры Гомәр Богдалов.

Ул елларда КПССның Татарстан Өлкә комитетын беренче секретарь Гомәр Усманов җитәкли. Бөтенсоюз газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе Гомәр Богдалов агентлык оештыру идеясе белән аның янына керә. Усманов әлеге фикерне хуплый, әмма 1990 елда аны республика җитәкчесе вазифасында Минтимер Шәймиев алыштыра. Үзара фикер алышканнан соң, Советлар Союзы һәм Россиядә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгын - «Татар-информ»ны оештыру турында карар чыга. Богдалов аның беренче генераль директоры була, редакция коллективы исә Казанның Кремль урамындагы «Пассаж» бинасында урнаша.

Богдалов сүзләренчә, агентлык хуҗалык исәбе оешмасы буларак барлыкка килгәнлектән, аның эш вакытының яртысы хезмәт хакы түләү һәм агымдагы чыгымнарга акча эзләүгә китә. «Без нәрсә белән генә шөгыльләнмәдек: заказга кесә сәгатьләре ясадык, мин район партия җитәкчеләреннән акча теләнеп йөрдем. Күпләр кулдан килгәнчә ярдәм итте», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты генераль директор.

Шул рәвешле, инде дәүләт мәгълүмат агентлыгын оештыру идеясе туа. 1993 елда Гомәр Богдалов кабат Минтимер Шәймиев белән очраша, әңгәмә барышында аңа дәүләт агентлыгын оештыру идеясен җиткерә. Күпмедер вакыттан соң Татарстан Президенты тиешле указга кул куя.

Мамадышка - Сан-Франциско аша

Агентлык оешканнан соң озак та үтми, редакция «Пассаж»дан ДОСААФның хәзерге бинасына күченә. Республикадагы һәм аннан читтә яшәүче татарларның тормышын яктырту ул вакытта агентлыкның төп эш юнәлешләренең берсе була. Кызыклы мәгълүматлар эзләргә уңайлы булсын өчен агентлык Россия, БДБ илләре һәм чит төбәкләрдә хәбәрчеләр челтәрен җәелдерә. «Татар-информ»га килгән мәгълүматлар нигезендә татар диаспорасының атналык газетасы («Татар иле» - «Татарские края») дөнья күрә.

1994 елда Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының хәзерге җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев агентлыкка эшкә килә. «Ул чагында Флорид Әгъзамов Казан университетының журналистика факультеты деканы иде. Ул минем янга килде дә: «Менә шундый тәкъдим бар», - диде. Мин 30 июньдә диплом алдым, 1994 елның 1 июлендә инде эшкә дә чыктым», - дип хатирәләре белән уртаклашты Айдар Сәлимгәрәев.

Ул әлеге елларда агентлыкның мәгълүматны кәгазьдә таратуы хакында сөйләде. Интернет ул елларда әле яралып кына килә, шуңа күрә яңалыкларны машина белән тараталар. «Без материаллар әзерләп, аларны машинада редакцияләргә, кулланучыларга тараттык. Интернет барлыкка килү белән, мәгълүматны тапшыру өчен эшкә инженер алдык. Ул вакытта интернет бик акрын эшли - сигнал челтәр буенча Сан-Франциско аша барган кебек иде. Моңа бик озак – ике-өч сәгатькә якын вакыт сарыф ителде. Кайвакыт материалны интернет буенча җибәрүгә караганда машинада илтеп җиткерүе тизрәк иде. Әмма, шуңа да карамастан, без әлеге тәҗрибәне дәвам иттек. Интернет үсеш алгач, материалларны оператив төстә җибәрә башладык», - дип искәртте «Татмедиа» җитәкчесе.

Татарстан җитәкчелеге өчен Direct mail

Басма матбугатка күзәтү ясау «Татар-информ»ның иң мөһим эш юнәлешләреннән берсе була. Махсус бүлек республика һәм федераль газета-журналлардан компанияләр һәм шәхесләр турында республиканы кызыксындырган яңалыклар җыя. Шуннан соң хезмәткәрләр, алардан иң кирәклесен аерып алып, көндәлек күзәтүдә бастырып чыгара. Мондый материалларны Татарстан Президентына, республика Хөкүмәте әгъзаларына китерәләр.

1994 елда әлеге бүлеккә «Татар-информ» агентлыгының хәзерге хезмәткәре Наил Селиванов эшкә килә, ул озак вакыт шушы юнәлешкә кураторлык итә. «Ул чагында интернет юк иде, шуңа күрә матбугатка күзәтүне республика җитәкчеләре дә көтеп алды. Шуның кадәр күп мәгълүматны өйрәнү өчен бер генә кешенең дә вакыты һәм мөмкинлеге юк», - дип искәртте Наил Селиванов.

Матбугатка күзәтү ясаган елларда агентлык мониторинг өчен 30-40 газета-журнал яздырып ала, штаттагы хезмәткәрләр саны 7 кешегә җитә, билгеле бер вакытларда көндәлек күзәтүне көненә ике тапкыр әзерлиләр, аны алучылар саны 200гә кадәр арта.

«Формасы хакында әйткәндә, бу, асылда, кәгазь варианттагы direct mail. Аннары, интернет үсеш алгач, матбугатка күзәтүне электрон юл белән тарата башладык. Шундый вакытлар да булды: ике-өч елда бер көндәлек күзәтү белән генә чикләнмәдек, аны көненә ике тапкыр әзерләдек», - дип билгеләп үтте агентлык хезмәткәре.

1997 елда «Татар-информ» Миславский урамындагы бинага күченә һәм Татарстан Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы карамагына тапшырыла. Гомәр Богдалов, агентлык белән җитәкчелек итүне Римма Ратниковага тапшырып, үз вазифасыннан китә. Римма Атлас кызы килү белән агентлык тарихында яңа сәхифә ачыла.