Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент белән очрашу: Камилә Вәлиева, санкцияләр һәм хатын-кыз җилкәсе турында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашты. Очрашуда ул хатын-кызларга демографияне арттырырга киңәш итте, Камилә Вәлиева белән бәйле вәзгыятькә фикерен белдерде һәм Россиягә каршы кертелгән санкцияләргә җавап бирде.

news_top_970_100
Президент белән очрашу: Камилә Вәлиева, санкцияләр һәм хатын-кыз җилкәсе турында
tatarstan.ru

«Журналист хатын-кызлар нәрсә булса да, гел әзерлекле булырга тиеш»

— Менә инде ике ел без катлаулы вазгыятьтә яшибез. Бу арада күпчелек кеше башка эш тапты, кайберәүләр исә онлайн эшли башлады. Журналист хатын-кызлар нәрсә булса да гел әзерлекле булырга тиеш. Сезнең тырышлыгыгызны күрәбез, хезмәтегезне кадерлибез.

Вакыйгаларны мәгълүмати яктан яктырту да мөһим. Шуңа да карамастан, сезнең профессиональ булуыгыз, гади халык белән эшләвегез хакимият органнары өчен зур терәк-таяныч.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сез — уңган-булган гына түгел, шул ук вакытта үз һөнәрегездә уңышларга да ирешәсез, — дип мактау сүзләрен әйтте Президент.

Камилә Вәлиева турында: «Ул мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде»

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Камилә Вәлиева мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде, ә аңа карата эшләнелгән гамәлләр гадел түгел.

— Камилә — беренче. Ул дөньяда иң яхшысы. Шундый мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде. Спортта намус беренче урында булырга тиеш. Ул кызга карата эшләнелгән гамәлләр гадел түгел. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул безнең өчен иң яхшысы. Мин ышанам, ул үзен күрсәтәчәк әле.

Без Камилә Вәлиева белән горурланабыз. Аның Казанда тууы һәм татар кызы булуы белән горурланабыз. Туганнары да монда яши дип беләм. Без аны чакырырбыз, очрашырбыз, — диде ул Олимпия уеннарында катнашкан спортчысы турында.

«Татарстандагы һәр хатын-кыз икешәр, өчешәр бала тапсын иде»

Татарстан Президенты республикада демография мәсьәләсе турында борчылуын белдерде.

— Һәр хатын-кыз икешәр, өчешәр бала тапсын иде. Бу мәсьәлә бүгенге көндә бик кискен тора. Татарстан 2010 елдан демографиядә уңай күрсәткечтә булды. Моңа пандемия дә комачау итте: без хәзер 2003 елдагы демография күрсәткеченә төштек.

Элек һәр гаиләдә өчәр бала табу гадәткә әйләнгән булган. Элек шартлар бөтенләй башка булса да, аңа карап кына өйдә балалар саны кимрәк булмаган. Кешеләр яхшырак шартларда яши башласа, күбрәк үзләре турында уйлый, киләчәк өчен борчылмый. Аңлашыла, баланы тапканнан соң, аны әле үстерәсе дә бар. Кагыйдә буларак, бу хатын-кызлар җилкәсенә төшә, — диде ул.

Президент республикада перинаталь үзәк төзелә башлавын әйтте. «Үзәктә яшь әниләрне бизәндерү өчен аерым бүлмә дә булачак. Әле сроклары төгәл билгеле түгел», — дип өстәде республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Яшь әниләргә: «Өйдә утырып та шөгыль табарга була»

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яшь әниләр өйдә бала караган вакытта да үзләренә нинди дә булса шөгыль таба ала.

— Бала тапкан яшь әниләрнең өйдә тик кенә утыруы дөрес түгел. Өйдә бала караганда да шөгыль табарга була. Тормыш шартлары хәзер икенчерәк.

Яшь әниләр балаларын өч яшь тулганчы үзләре тәрбияләсен иде. Хәзерге заманда яшәү шартлары аерыла. Баланы тудыргач, шул ук вакытта аны карарга да кирәк. Тууга ук аны балалар бакчасына алып бару дөрес түгел», — диде Президент.

«Кибетләргә йөрергә яратмыйм, кием-салымны хатыным ала»

Татарстан Президенты кибетләргә йөрергә яратмавын, киемнәрне хатыны алуын әйтте.

— Маркетплейс хезмәте белән кулланып карадым, чөнки кибетләрдә йөрергә яратмыйм. Кием-салымны хатыным ала, ул үлчәмемне белә.

Минемчә, сәүдәнең киләчәге — онлайн-маркетплейсларда. Кайбер кибетләр ябыла, онлайн эшли башлый, чөнки маркетплейслар, офлайн кибетләр белән чагыштырганда уңайлырак. Анда хезмәт күрсәтү сыйфаты күпкә югары, — дип өстәде ул.

«Санкцияләрнең гади халыкка да йогынтысы булу — гаделсезлек»

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Көнбатыш илләренең Россиягә каршы керткән санкцияләрнең гади халыкка йогынтысы булуы — гаделсезлек.

— Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре гади гражданнарга кагыла. Ничек инде гади кешеләрнең банк карталарын системадан аерып була? Минем яки берәр түрәнең картасын сүндерегез. Россия авиакомпанияләре очышларын билгеле бер кешеләр өчен генә ябыгыз. Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар? — диде ул.

Алга таба барысы да нормаль булачагына ышанам. Ерып чыгарбыз, — ди Президент.

«Инфраструктураны торак йортларны төзүчеләр белән хәл итәргә кирәк»

Татарстан Президенты шәһәр янында торак йортлар төзегәндә төзелеш компанияләре социаль объектларны булдыруда да катнашырга тиешлеген әйтте.

— Торак йортларны төзегәндә төзелеш компанияләре якын тирәдә поликлиника, балалар бакчасы һәм мәктәп төзүдә дә катнашырга тиеш. Бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк. Шәһәр җитәкчелеге генә ерып чыга алмаячак. Республика программалары бар. Комплекслы төзелеш шуннан гыйбарәт тә инде.

Торак төзелеше инфраструктура төзелешенә караганда тизрәк темп белән бара. Бу безнең кимчелек, ул финанслау белән бәйле. 1,2 мең укучы сыйдырылышлы мәктәпне төзү өчен элек 1,4 млрд сум акча китсә, хәзер 2 млрд сум тәшкил итә. Бу — зур чыгымнар.

Республикада күп балалы гаиләләр өчен дә инфраструктура төзү проблемасы хәл ителмәгән. Без бушлай җир тараттык, ә алар янында социаль объектлар төзелмәгән. 5-7 ел элек ясалган исәпләүләр буенча, ул күләмдәге инфраструктурага 40-45 млрд сум кирәк булган, бу гаять зур сан. Федераль ярдәмнән башка бу мәсьәләне җиңел генә хәл итеп булмый, — дип ачыклык кертте Рөстәм Миңнеханов.

Журналист хатын-кызлар белән очрашу Кремльның «Туп ишегалды» бинасында үтте. Президент матбугат өлкәсендә казанышларга лаек булган журналистларны бүләкләде һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100