«Кызыл зона»дагы язмышлар: «Үләрмен дип уйлаган идем» | intertat.tatar

«Кызыл зона»дагы язмышлар: «Үләрмен дип уйлаган идем»

Коронавирус тагын да куркынычрак һәм катлаулырак авыруга әверелә бара. Covid-19 белән авыручыларның саны артканнан-арта. «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселева республика клиник хастаханәсенең «кызыл зона»сында дәваланучылар белән сөйләште.

Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар өчен вакытлы госпиталендә буш ятаклар юк диярлек. Коридордан узганда ук авыручыларның көчле йөткерүләре яңгырап тора. Ә палатага кергәч, кислород маскаларын салдырганнан соң кабат мөстәкыйль рәвештә суларга өйрәнгәннәрен ишетәсең.

Табиблар һәм шәфкать туташлары барысы да коронавирус белән авыручыларның саны көннән-көн арта баруын әйтә.

Хәзер пациентлар катлаулырак авырый. Бу штаммнарның мутацияләнгән булуына бәйле. Мондый хәл ике ел дәвамында формалашты. Хәзер еш кына дәвалау көткән нәтиҗәне бирми, — ди Республика клиник хастаханәсенең медицина бүлеге баш табибы урынбасары, Covid-госпитале җитәкчесе Марсель Миңнуллин.

Табиблар әйтүенчә, авыруларның 98 проценты — вакцинация үтмәүчеләр.

Безнең барлык койкалар да авыручылар белән тулы, — диде табиб.

22 яшьлек егетнең күзләрендә курку һәм күз яшьләре…

Иван Котловка нибары 22 яшь. Баһадир, яп-яшь егет яны белән һәм корсагында гына ятып тора ала. Ул даими диярлек кислород битле ярдәмендә сулый — шунсыз сулыш ала алмый. Кыска җөмләләр белән генә сөйләшә, сөйләшү барышында да, туктала-туктала, кислород сулап ала. Озаграк сөйләшергә аңа табиблар рөхсәт итмәде.

Үләрмен дип уйлаган идем, — диде егет. Аның күзләренә яшьләр тулган иде.

Иван үпкәләренең 92 процентка зарарлануын үзе белми. 92 процент! Бу инде үпкәләр тулысынча зыян күргән дигән сүз.

Егетне карарга әбисе килгән. Әбисе үзе дә коронавирус йоктырган, әмма аның хәле җиңелрәк була, кислород маскалары кирәк булмый.

Егет чирне эшендә йоктырдым дип уйлый. Ул үзен 9 сентябрь көнне начар хис итә башлаган, аннары хәле авырайган. Түзә алмас дәрәҗәгә җиткәч, Иванның туганнары ашыгыч ярдәм чакыртып, Республика клиник хастаханәсенә озаталар.

Хәлем бик начар иде, табиблар ярдәм итте. Рәхмәт аларга, — диде Иван.

«Ярты елдан соң вакцинация үтәчәкмен. Икенче тапкыр моның белән авырыйсым һәм үлем белән йөзгә-йөз очрашасым килми. Бу коточкыч авыру», — ди Иван.

Иванга сулыш алу бик авыр иде. Без, аңа сәламәтлек теләп, китәргә ашыктык.

Коридорга чыккач, табиблар егетне могҗиза белән исән калды, диделәр. Ул һаман да авыр хәлле пациентлар рәтендә, димәк, аның тормышы һаман да кыл өстендә икән әле…

«Аның өчен дога кылыгыз», — диде табиб…

Республика клиник хастаханәсенең Covid госпитале җитәкчесе фикеренчә, яшь буын коронавирус белән күбрәк авырый.

Хәзер авыручылар саны буенча яшьләр күпчелек, нәкъ менә алар арасында катлаулы формада авыру очраклары теркәлә. Мин өлкән яшьтәгеләр турында әйтмим инде, чөнки алар элегрәк тә бик күп очракларда авыр хәлле авыручылар исемлегенә керә иде, — диде ул.

Төрле очраклар була, билгеле. Күптән түгел генә Республика клиник хастаханәсенә авыр хәлдә китерелгән 103 яшьлек әби, табибларның дөрес дәвалану курсы бирүе һәм вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать итү сәбәпле, дәваланып чыгып китә. Әмма кайбер очракларда медицина 35 яше тулмаганнарга да ярдәм итә алмый.

Covid-19 гадәти ОРВИ астында яшеренә

Фәрит Абзалов авырмаячакмын дип йөргән, чөнки вакцина ясаткан булган. Тик ул икенче компонентны февраль аенда ук ала, ә вакцинация вакытыннан ярты ел үткән була. Прививкасы булса да, эшкә битлектән йөргән, әмма шуңа карамастан, вирус аны да читләтеп узмаган.

Аның 15 сентябрь көнне тамагы авырта башлый, ләкин моңа зур игътибар бирми, чөнки өйдә оныгы да салкын тиеп авырган була. Ул үзе кардиохирург, Татарстан хастаханәләренең берсендә эшли.

Хәлем начарланды. Мин эштән сорап киттем. Миннән ул көнне ПЦР алмадылар, ул вакытта минем температура 38,3 иде, парацетамол эчеп яттым, — дип сөйләде ул.

Фәрит абый икенче көнгә ПЦР-тест тапшырып, йогышлы авырулар табибына бара.

Тукталыштан көчкә-көчкә генә өйгә кереп җиттем, чак кына егылмый калдым, 7 катка күтәрелдем. Минем бәхеткә, урам себерүче шунда иде, ул ишекне ачып кертте. Өйгә кайттым, курткамны гына салдым да яттым. Хатыным температураны үлчәде — 39,6 иде. Ул да, барысы да шок хәлендә калдылар. Дарулар эчкәч, температура 38,3кә кадәр төште, — дип сөйләде ул.

Хатыны участок табибын чакырта, табиб ОРВИга фаразлый, әмма шул вакытта ПЦР нәтиҗәсе килеп, анализның уңай нәтиҗә күрсәтүе ачыклана.

Кызым КТга барырга кушты. Тиз арада КТ эшләп бирделәр, ул вакытта минем уң як үпкә 8 процент, сул як 5 процент зарарланган иде, барлык анализларым да кисәк начарланды. Табиблар хастаханәгә ятарга куштылар, — дип сөйләде ул.

Хәзер аны инфозамат аппаратына тоташтырганнар, аның канына даими рәвештә гепарин матдәсе килеп тора.

Мин көн-төн бәйдәге эт кебек. Аннан башка беркая бара алмыйм, «чемодан» кебек, минем белән гел бергә, — дип шаяртты да әле ул.

Шаяруын шаяра да, ләкин компьютер томографиясендә үпкәләрендә оешып килгән тромб барлыгы ачыкланган, ул теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин. Канны сыеклатучы «чемодан» — аның бердәнбер котылу чарасы.

Табиблар аның үпкәләрендә зарарлану 10 процентка җиткән дип ачыклаган.

Бик каты йөткерәм, бигрәк тә кичке сәгать 8-9 лардан соң авыр, — дип сөйләде ул.

Марсель Миңнуллин әйтүенчә, элегрәк инкубация чоры 10-14 көн булса, хәзер коронавирус үзен күпкә тизрәк «күрсәтә» икән.

Хәзер барысы да ОРЗ кебек башлана. Кешенең көннән-көн хәле начарлана. Үпкә зарарлану арта бара, — дип сөйләде ковид-госпиталь башлыгы.

Шулай да табиб бу авыруларны аерып була, ди. ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның тән температурасы 3 көн бер тирәдә тора, ә коронавирус инфекциясе йоктырган кешенең хәле көннән-көн начарлана бара.

«Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, медицина хезмәткәрләре!»

Гөлнара Шәрипова Казан институтларының берсендә укыта, шуңа да күп кеше белән — студентлары, хезмәттәшләре белән элемтәдә. Ул вирусны эштә йоктырдым дип уйлый. Башта хәлсезлек тойган, кичкә үк көчле температура барлыкка килгән, коры ютәл башланган. Бу хәл өч көн дәвам иткән, температурасы көннән-көн күтәрелә барган.

Өченче көнгә Гөлнараның тәм сизүе югала, борын, авыз эчендә корылык барлыкка килә. Шуннан соң ул табибларны чакырта, аннан барлык анализларны алалар, ләкин анализ нәтиҗәләре озак билгеле булмый тора. Гөлнара моны авыручылар күп булуы белән бәйле дип уйлый.

Температурам төште, аннан тагын күтәрелде. Өч көн буе градусник баганасы бер урыннан төшмәде. 12 сентябрь көнне, тән температурам 40 градуска күтәрелгәч, улым мине хастаханәгә алып китте. Башта «инфекционкага» бардык, анда мине кабул итә алмадылар, аннары Республика клиник хастаханәсенә килдек, шунда ук мине хастаханәдә алып калдылар, — ди Гөлнара ханым. — Килүемнең беренче көнендә мине интенсив терапиягә җибәрделәр, шуннан соң хәлем күпмедер дәрәҗәдә яхшырды. Куркыныч иде. Югары температура белән ятканда кемгә ышанырга белмисең — үзеңәме, табибларгамы, Аллагамы…

Гөлнара өчен әлеге көннәр бик куркыныч булып истә калган.

Бер көннән соң палатага чыгарганнар аны. Гөлнараның якыннары коронавирус чирен йоктырмыйлар, бары тик 13 яшьлек баласы гына 37 градус температура белән бер атна авырып ала.

Гөлнара Covid -19 ны 21 гасыр чумасы дип атый. Табибларга чын күңеленнән рәхмәтен белдерде ул.

Миңа табиблар да, шәфкать туташлары да, техник хезмәткәрләр дә бик ошады. Барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә эшлиләр. Республика клиник хастаханәсенең барлык хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм, — ди Гөлнара.

«Төркиядән Covid-19 алып кайттым»

Төркиядә ял итеп кайтканан соң авырый башладым. Мөгаен, самолетта саклану чараларын күрмәгәнмендер. Үзем гаепле, — дип сөйләде 31 яшьлек Эвелина Вәгыйзова.

Самолетта бөркү булгач, хатын битлеген салып куя, моның киләчәктә нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен күз алдына да китерми. Ул соңыннан гына салонда күп кенә пассажирларның йөткергәләп утыруын исенә төшергән. Кайтып ПЦР-тест узгач, аның анализлары тискәре нәтиҗә күрсәтә, тиздән ул үзен начар хис итә башлый.

Иң башта мин аллергия дип уйладым, борыннан акты. Мәчемне урамга чак кына чыгарып ташламадым. Ә чынлыкта бу коронавирусның беренче билгеләре булган, — дип сөйләде ул.

6 сентябрь көнне Эвелинаның хәле авырая, ятып кына тора башлый, температурасы төшмәгәч, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. КТ нәтиҗәләре үпкәләренең бары 3-4 процент кына зарарлануын күрсәтә, шуңа күрә дәваланырга өенә кайтарып җибәрәләр.

Хәле уңай якка бармый. 17 сентябрь көнне Эвелина ханым янәдән Республика клиник хастаханәсенә килеп эләгә, үпкәләренең зарарлануы 10,7 процентка җитә, ә соңгы КТ күрсәткечләре 18 процент күрсәтә. Хәзер Эвелина гормоннар кабул итә.

Эвелинаның 6 яшьлек кызы да вирусны эләктерә, берничә көн температурасы күтәрелеп, әбисе һәм бабайсы белән өйдә дәвалана. Хәзерге вакытта Эвелина ханымның кайнанасы күрше палатада, ә кайнатасы өйдә дәвалана.

Эвелина авыру битлек киеп йөрергә һәм урамда булганнан соң кулларны юарга өйрәтте, ди.

Ул смартфон аша кызы белән сөйләшеп тора, кызы әнисенә рухи яктан ярдәм итәргә тырыша. Эвелина позитив дулкында калырга омтыла, яхшы кәеф аңа тизрәк терелергә ярдәм итәчәгенә ышана. Тиздән чираттагы КТ көтелә, нәтиҗәләре билгеле булганнан соң Эвелинаны өенә кайтару-кайтармау мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Гаилә белән «кызыл зона»да

Миләүшә (исеме үзгәртелде) ун көн элек авырый башлаган. Дус хатыны кунакка килә, соңыннан гына аның коронавирус белән авырганы ачыклана. Бераздан Миләүшә үзе, ире, баласы авырый башлыйлар.

Авыру гадәттәге салкын тию кебек башлана, аннары хәл бетү, вакыт үтү белән сулыш алу авырлашуы күзәтелә, соңыннан аларның йөрерлек тә хәлләре калмый. Аларны гаиләләре белән Республика клиник хастаханәсенә салалар. Миләүшә турыдан-туры реанимациягә эләгә, анда ике көн ятканнан соң палатага чыгаралар.

Улымны чыгардылар инде, бүген мин дә чыгам, ә ирем әле тагын ике көнгә калачак. Безне бик яхшы карадылар, — дип сөйләде Миләүшә.

Госпитальдә яту дәверендә гаилә бер-берсенә бик нык терәк булган.

Без вакцинация ясатырга теләдек, ләкин сузып йөрдек шул. Барлык кешеләргә дә вакцинация ясатырга киңәш итәм. Бу чыннан да бик кирәкле әйбер. Үзең авырмаганда, «ярар, үзе үтәр», дип уйлыйсың, ләкин бу алай түгел, — ди Миләүшә.

Ул антитәнчекләр бетү белән вакцина үтәчәкмен, ди.

Табиблар әйтүенчә, авыру беркемгә дә искәрмә ясамый. Бөтен гаиләләре белән эләгүчеләр бер Миләүшәләр генә түгел.

Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә вакцинация үтү кирәк. Шул вакытта гына иммунитет формалаша. Әгәр дә халыкның 60-70 проценты вакцинацияләнсә, коллектив иммунитет барлыкка киләчәк, бу хәлне тотрыклы итәчәк. Әмма хәзерге вакытта без авыручыларның артканын күзәтәбез, — ди Республика клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин.

«Вирус бар һәм мин аңа ышанам»

Альберт хастаханәдән чыгу минутларын санап, туган ягы Сабага кайтырга ашкына. Хастаханәдә 12 көн яткан. Ул чирне ничек йоктыруын белми.

Тән температурасы өч көн рәттән 39 градустан төшмәгән, гел баш авыртуы борчыган. Үпкәләренең зарарлануы югары дәрәҗәдә булу сәбәпле, аны район хастаханәсеннән тиз арада Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр.

Альбертның хастаханәгә килеп эләккәннән соң туган курку хисен искә төшерәсе килми, хәзер үзе белән бар да яхшы булуына сөенә.

Мине өйдә балаларым көтә, — ди Альберт.

Ул кешеләр белән сирәгрәк аралашырга киңәш итте.

Вирус бар һәм мин моңа ышанам. Авыруны үземдә тоеп карадым…

Альберт табибларга ныклы сәламәтлек һәм башка авыручыларга да үзенә ярдәм иткән кебек булышуларын теләде.

Табибларыбыз, чыннан да, иң яхшылары, — ди ул.

Табиблар: «Без беребез дә ялга чыкмадык»

Вакытлыча ачылган инфекцион госпитальдә 320 хезмәткәр сменалап, дүртешәр сәгать эшлиләр.

График төзелгән, ләкин табиблар да, барлык медицина хезмәткәләре дә өстәмә сменалар эшли. Без моны чирнең беренче дулкыны вакытында үткән идек, ләкин бүгенге авыручыларның хәле ярты ел элек авырганнардан күпкә катлаулырак һәм бик җитди, — дип сөйләде вакытлыча ачылган инфекцион госпиталь башлыгы. — Без беребез дә ялга чыкмадык. Авыручылар тәүлек буе, ташкын кебек килә. Әлеге авыруның барлык нечкәлекләрен һәм фаҗигале язмышларны табиблар кебек күреп белүчеләр бүтән юк, — ди Марсель Миңнуллин.

«Үлүчеләр арасында вакцинация ясатканнар юк»

Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар өчен вакытлы госпитале реанимациясендә 24 пациент ята, бүлек тулысынча тулган. Бу катта тынлык, бары тик медицина техникасы — ИВЛ, НИВЛ, кислород битлекләре, пациентның хәлен күрсәтә торган аппаратларның гына тавышын ишетергә була.

Монда инде беркем дә үзенең ничек зарарлануын, ни сәбәпле авырый башлавын, инфекция турында ниләр уйлаганын сөйли алмый. Авыручыларның сулыш алуын күзәтү бик авыр. Барысы да янда яки корсакта гына ята.

Мин вакцинага ышанмаучыларны инфекцион госпитальгә алып килеп күрсәтер идем, бәлки шуннан соң аларның авыру турындагы күзаллаулары үзгәрер, вакцинаның ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңларлар иде, — диде Covid-госпиталь җитәкчесе Марсель Миңнуллин.

Республика клиник хастаханәсендә коронавирусның үзе белән генә түгел, ә ул барлыкка китергән патологияләр белән дә очрашалар.

Кешеләр үзләренә төкереп карап, үз көчләренә генә ышанып һәм беркайчан да авырмаячакларына инанып ялгышалар. Алар, һичшиксез, авыраячак. Тик кайсы формада һәм аларга нинди мутацияләнгән штамм туры киләчәк — билгесез. Алар, Алла сакласын, үләчәкме яки исән калачакмы — моны беркем дә белми, — диде ул.

Әмма табиблар сүзләренә караганда, иң хәвефлесе — мондый кешеләр әйләнә-тирәдәгеләр өчен зур куркыныч тудыра, алар авырган хәлдә күп сандагы кешеләрне, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрне дә зарарлыйлар.

Медицина бүлегенең баш табиб урынбасары белгечләр фикеренә колак салырга һәм вакцинация узарга чакырды.

«Үлүчеләр арасында вакцинация ясатканнар юк!» — дип белдерде вакытлы инфекцион госпиталь башлыгы.