Табиб Әлфизә Шәмсетдинова: «Суны дөрес итеп эчү күп авырулардан коткара»

Һәр җирлекнең фәрештәгә тиң кешеләре була. Безнең авылда да бар ул - теш табибы Әлфизә Шәмсетдинова.

«Үземне медицина хезмәтеннән башка күз алдына китерә алмыйм»

Шәмсетдинова Әлфизә Гариф кызы 1950 елның 20 гыйнварында Әгерҗе районы Исәнбай авылында туган. Быел аның 70 яшьлек юбилее булып узды. Мин аның турында язмыйча булдыра алмадым. Әлфизә апаның изге эшләре кеше күңелләрендә генә түгел, ак кәгазь битләрендә дә сакланырга тиеш. Флүс Латыйфи да: «Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк», — дигән бит.

«Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1967 елда Казан медицина училищесына укырга кердем, — ди Әлфизә апа. — Элек студентларны бәрәңге казырга җибәрәләр иде, безне Биектау районына җибәрделәр. Мин шунда ангина белән бик каты чирләп, Казанга кире кайттым. Фатирда тора идем. Менә шул фатирда бер айга якын аяксыз яттым. Ангина аякка бик көчле «осложнение» бирде, ревматизм белән авырдым. Шуннан соң укуымны ташлап кайтып киттем, академик ял алырга кирәк дип әйтүче булмады. Авыл кешесе андый нәрсәләрне, кеше әйтмәсә, әлбәттә, белми. Шулай итеп, башта балалар бакчасында тәрбияче булып, аннары почтада телефонистка булып эшләдем. 

Мин почтада эшләгәндә, әтием сельпода ревизор иде. Кич шунда бардым, алар ревизия ясаган арада, китаплар актардым. Бер китапта уку йортлары күрсәтелгән иде. Менә шуны актарып утырган чагында, күзем «Уфимское республиканское зубоврачебное училище» дигәненә төште. Әниемнең энесе Уфада яши иде, аларга: «Татарстаннан укучылар кабул итәләрме, шуны барып белешегез әле», — дип хат язып җибәрдем. Баян абый миңа: «Татарстаннан да студентларны алалар, тик химия белән рус теленнән имтихан бирергә кирәк», — дип хат язды.

Шулай итеп, мин биш елдан соң химия белән рус телен «4»кә биреп, Уфа Республика медицина училищесына укырга кердем. Документларны тапшырган чагында, минем күз күреме түбән булу сәбәпле, секретарь документларны алмады, директорга — Ростислав Александровичка җибәрде. Ул миңа: «Нигә башка уку йортына кермисез?» — дигән сорауны куйды. «Үземне медицина хезмәтеннән башка күз алдына китерә алмыйм», — дип җавап бирдем. Шуннан соң директор миңа монда укырга рөхсәт итте.

Авылга кайтырга безгә катлаулы иде, башта самолет белән Ижауга, аннан соң Әгерҗегә, аннары авылга кадәр тагын 100 чакрым попутный белән йөрергә туры килде», — дип искә алды студент елларын Әлфизә апа.

«Авылларда табиблар булмау начар»

Булачак теш табибын юллама белән Нефтекамск районы Яңа Кабан авылына җибәрәләр. Әтисенә 68 яшь булуга карамастан, Гариф абый, кызын анда калдырырлар дип куркып, Нефтекамск районы хастаханәсе баш табибы янына кызына ияреп бара. Гариф абый баш табибка сугыш ветераны булуын, кызының ярдәменә мохтаҗлыгын яхшылап аңлата. Шулай итеп, Әлфизә апа әтисе белән туган авылына кайтып китә.

«Мине Әгерҗе район хастаханәсенең баш табибы, юлламаны калдырып кайтуыма карамастан, вакытлыча Исәнбай участок хастаханәсенә теш табибы итеп билгеләде. 1975 елның 25 августыннан 2005 елның 31 маена кадәр берөзлексез туган авылымда теш табибы булып эшләдем. Безнең 50 койкалык хастаханә 11 авылга хезмәт күрсәтә иде. Шулай итеп, мин 11870 кешегә хезмәт күрсәттем дигән сүз.

Коллективыбыз бер учка йомарланган кебек әйбәт эшләде. Эшемнең тәмен тоеп, яратып башкардым. Ул вакытта теш ямый торган материаллар, уколлар бик кыеннан табыла иде. Бигрәк тә 1991 елдан соң хастаханәләрне материаллар белән тәэмин итү авыр булды. Эштән китәргә алай бик атлыгып тормасам да, пенсия яшемне тутыру белән китәргә мәҗбүр булдым. Икенче кешегә эш урыны кирәк иде.

Хәзер рәсми рәвештә медицинада эшләмәсәм дә, кем генә, нинди генә сорау белән килмәсен, ярдәм кулы сузарга тырышам», — ди Әлфизә апа.

Чыннан да, кем генә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итми аңа! Һәрберсенә кулыннан килгәнчә ярдәм итә, киңәшләрен бирә, кирәк икән, авыруны белгечләргә озатып барудан да тартынмый. Атнаның 3-4 көне юлда үтә аның.

«Хәзер медицинада күп нәрсә оптимизациягә корылды. Безнең шушы 50 койкалык хастаханәне 2004 елның декабрендә бөтенләй бетерделәр. 2005 елда амбулатория булып кына калды. Амбулаториядә стационарда эшли торган шәфкать туташларына урын калмады. Аларның күбесе эштән китәргә мәҗбүр булдылар.

Оптимизация авыл халкына тискәре ягын күп күрсәтте. Хәзер халык саны да кимеде. Халык саны кимүнең сәбәбе — авылда эш урыннары булмау. Безнең хастаханәдә 40 кеше хезмәт куя иде, ә хәзер анда 3-4 кеше калды. Безнең баш табиб юк, стационар юк, участковый күрше авылдан сишәмбе белән пәнҗешәмбе көнне генә эшкә килеп җитешә ала. Без бит Әгерҗедән 100 чакрым ераклыкта торабыз, ул ераклыктан безгә ашыгыч ярдәм машинасы да тиз генә килеп җитә алмый. Авылларда табиб булмау начар. Урта персонал ярдәм итә алмаган очраклар да була. Шуңа күрә, пенсиядә булуыма карамастан, кемдер мөрәҗәгать итсә, ярдәм итәргә, аларны кая булса да урнаштыру мәсьәләсен кайгыртырга тырышам», — диде табиб. 

«Авыру медицина хезмәткәреннән башка хастаханәгә озатылырга тиеш түгел»

Әлфизә апа табиб булып эшләгәндә, беренче чиратта, безнең авыл кешеләренең тешен түгел, ә башка авылныкыларныкын дәвалаган булган. Моның сере нәрсәдә?

«Исәнбайга ерак авыллардан Деветярня, Иске Әсләк, Үтәгән санала иде. Элек бит колхозлар бар иде. Безнең участокта биш колхоз бар иде, шулардан май заводына көн дә иртәнге һәм төнге сәгатьтә сөт китерәләр иде. Шул сөт машинасына утырып, безгә теше авырта торган кешеләр килә иде. Исәнбайлыларны кабул иткәнче, башта чит авыллардан килгәннәрне карап җибәрергә тырыша идем, чөнки алар сөт машинасы белән кайтып китәргә җитешергә тиеш иде», — ди ул.

Әлфизә апа бер хатирәсе белән дә уртаклашты: «Әгерҗегә авыруны алып барганда да, кайбер очракта табиблар каршылык тудыра иде. Бер кыз баланың эче нык авыртып, төнге 11дә Әгерҗе хастаханәсенә алып киттек. Барып җиттек, кабул итүче табиб гинекологка күренергә кирәк, сукыр эчәге түгел дип безне кире борды. Нишләргә? Симптомнар сукыр эчәгенә күрсәтә. Шулай итеп, бу кызны Әгерҗедәге тимер юл хастаханәсенә алып киттем. Ул вакытта Әгерҗедә тимер юлчылар өчен аерым больница бар иде. Көндезгегә караганда, кызның анализлары күпкә начарайган. Ашыгыч ярдәм күрсәтеп, операциягә алып кереп киттеләр. Бу баланың сукыр эчәгесе булып чыкты. Мин район хастаханәсендә дә сукыр эчәгесе дип әйттем, тик табиб тыңлап тормады.

Эшләү дәверендә андый каршылыклар күп булмады, хезмәттәшләр белән барыбер уртак тел табарга мөмкин».

Әлфизә апа фикеренчә, авыруны һәрвакыт хастаханәгә табиб озатып барырга тиеш. Юлда әллә нинди күңелсез очраклар килеп чыгарга мөмкин бит.

«Май аенда хастаханәгә өч баланы алып килгәннәр. Май бәйрәмнәренә хастаханәнең ишегалдын чистартырга өмәгә чыктык. Бу өч баланы баш табиб карады да өчесен дә Әгерҗегә җибәрергә кушты. Шуннан мин сумканы тоттым да чыгып киттем. Тукта, мин әйтәм, медицина хезмәткәреннән башка беркайчан да авырулар хастаханәгә озатылырга тиеш түгел. Менә шушы балалар белән сәгать көндезге 11дә чыгып киттем, Әгерҗегә кичке 4тә барып җиттек.

Бик пычрак иде, безне башта урман башына кадәр биш чакрым трактор сөйрәп алып барды, аннан соң машина алып китте. Табиблар кайтып китәргә йөриләр иде, алар балаларны карадылар, икесен инфекцион бүлеккә салдылар, берсен операциягә алып кереп киттеләр. Менә шуннан кайткач, миңа бик авыр булды инде. Баш табиб: «Син субботниктан качтың», — дип ризасызлыгын белдерде. Ә мин өч баланы шундый ерак юлга бер медицина хезмәткәреннән башка чыгарып җибәрүне күз алдыма китерә алмадым».

Әлфизә апа — күпләрнең гомерен саклап калучы. Безнең авылда кем генә булмасын, аның белән Әгерҗе, Чаллы, Казан хастаханәләре юлын таптады. Үзем дә авырып китсәм, иң башта Әлфизә апа янына йөгерәм. Әни дә: «Әлфизә апаңа күрсәт, Әлфизә апаңа барып кил, Әлфизә апа болай, ди», — дип сөйләргә тотына. Минем әнкәемнең дә гомерен саклаучы фәрештә булган бит ул. Мин ул чакта бик кечкенә, ничәдер айлык кына булганмын. Һәм Әлфизә апа ярдәмендә генә әнине Әгерҗедән вертолет белән Казанга җибәргәннәр.

«Бервакыт әниеңне, бөерендәге ташы кузгалу сәбәпле, Әгерҗегә хастаханәгә илттеләр. 3-4 көннән соң миңа хирургия бүлегендәге шәфкать туташы шалтырата: «Әлфизә, нишләп син киленеңне бер дә тикшермисең, бик авыр хәлдә реанимациядә ята бит, — ди. Шуннан без аның ире — минем племянник белән хәлен белергә киттек. Әлбәттә, хәле бик авыр иде. Мин баш табибның урынбасарына кереп, шушы мәсьәләне аңлаттым һәм авыруны Казанга алып китәргә кирәклеген әйттем. Ул миңа: «Иртәнгә кадәр торып торсын әле, иртәнге сәгать сигезгә килерсез, — диде.

Иртән килгәч, мин баш табибның урынбасарына кердем. Ул: «Әйбәт кенә йоклаган, хәле әйбәт, — диде. Мин хирургия бүлегенә менеп, төнге сменадагы кызлардан Гөлназның хәлен сораштырдым. Алар аның хәлен бик авыр булды дип белдерделәр. Шуннан соң, коридор буйлап барган чагында, оештыру бүлегенең җитәкчесе очрады. Миннән нишләп йөрисең дип сораштырды. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем һәм авыруны Казанга алып китәргә кирәк, дидем. «Кайгырма, пятиминуткада хәл итәрбез, уңай хәл ителер, — дип, миңа ышаныч белдерде ул. 

Менә шуннан соң вертолет чакырттылар һәм вертолет белән без Казанга китеп бардык. Озатучы булып тагын үзем киттем. Казанда безне ашыгыч ярдәм машинасы каршы алды. Республика клиник хастаханәсендә аңа ике көннән соң операция ясадылар. Бик озак тернәкләнергә туры килде. Менә шундый очраклар, әлбәттә, күп булды. Саный китсәң, мемуар язарлык. 30 ел эшләү дәвамында гына түгел, 15 ел пенсиядә булган дәвердә дә андый хатирәләр күп. Язарга кызыкмыйм, кешеләр бер дә рәхәт күрмәгәнсең икән, дип укымасын әле, дим», — ди Әлфизә апа.

«Үтәр коронавирус...»

«1993 елда Түбән Камага медтехникага барганда авариягә очрадым. Машинабыз трамвайга бәрелде һәм алгы тәрәзәсе ватылды. Мин шуннан очып чыгып, машина алдына төшеп, өстемнән машина чыгып китте. Шунда күп җәрәхәтләр алсам да, хәзерге көндә акыл ягым дөрес, тик авырта торган җирләр бар», — дип сөйләде Әлфизә апа.

Бүген дөньяда хөкем сөргән авыру турында фикерен сорагач, табиб саклану чараларын күрергә кирәклеген әйтеп узды.

«Үзем битлек белән перчаткага каршы түгел, саклану чарасы буларак кулланырга кирәк. Безне хәзер кул юарга, борын чистартырга өйрәттеләр. Үтәр коронавирус, башка төрле вируслар да килерләр дә китәрләр», — ди ул. 

Әлфизә апа үзе генә яшәсә дә, аңа тынгылык юк. Барчасы да иң беренче чиратта Әлфизә апаның киңәшен тыңларга ашыга.

 «Миңа көн дә телефоннан шалтыраталар. Әгәр дә күреп диагноз куярга кирәк икән, ул вакытта минем өйгә киләләр. Төнге 10да да, иртәнге 4тә дә дә килүчеләр бар. Берсендә эштән кайтып килә идем, каршыма мотоциклда башка авылдан кешеләр очрады, табибны сорадылар. Табиб эш урынында түгел иде. Ул кеше чалгы белән аягын кискән икән. Шулай итеп, мотоциклга утырдым да киттем. Аның 17 җиренә җөй салдым, тектем. Ярасы зур иде, икенче көнне Красный Борга, я Әгерҗегә барырсың дип, перевязка ясап кайтарып җибәрдем», — дип сөйләде табиб.

Кешеләргә генә түгел, янәшәдә булган бар тереклеккә дә ярдәм кулын сузарга тырыша Әлфизә апа. Бу арада гына күршесенең, туганнарының песиләрен дәвалаган ул. 

«Песиләрнең колак артларын, күзләрен хәйран дәваларга кирәк булды. Песи дә, тавык та җан иясе, һәрберсенә ярдәм итәм», - ди ул.

«Суны дөрес итеп эчү күп авырулардан коткара»

Сәламәт булу өчен нишләргә? Әлфизә апа үзенең киңәшләрен бирде.

«Әлбәттә, сәламәт булу өчен дөрес тукланырга кирәк. Су да яшәү чыганагы булып тора. Һәркем тәүлеккә, үзенең гәүдә авырлыгына карап, җитәрлек күләмдә су эчәргә тиеш. Бер тәүлеккә 1 кг авырлык 30 гр су белән тәэмин ителергә тиеш. Шулай булгач, 1 тәүлеккә чәйдән, компоттан, шулпадан, кофе, какаолардан тыш, литр ярым су эчәргә киңәш ителә.

Җәй көне тәүлеккә ике литрдан артык, кыш көне литр ярым су эчәм. Йотымлап эчкән суның нәтиҗәсе әйбәтрәк. Стаканлап эчәсең икән, ул ашказаныннан бөерләргә омтыла, бөерләр аны тышка чыгару эшен эшлиләр. Суның молекуласы уңай билгедә, авырта торган җир тискәре билгедә. Уңай билге тискәрегә барып, ул аны үзе белән ияртеп алып чыгып китә. Менә минем бөердә 11 миллиметрлы таш бар иде, 7 ай дәвамында шушылай бик төгәл итеп су эчкәннән соң, бөерләргә УЗИ ясаттым һәм андагы табиб шаккатты. Таш юк иде. Тамчы ташны тишә дигән мәкаль бар. Суны дөрес итеп эчү күп авырулардан котылуга этәргеч ясый.

Аннан соң үземнең тәҗрибә. Мин кыш көне иртән йокыдан тору белән башлык киям дә яланаяк карда йөреп керәм. Ләкин көн җылыта, сукмаклар бозлана башлагач, кар өстендә йөрүне туктатам. Шулай йөрүнең дә файдасын таптым, аяк тирләүдән туктады. Аннары, капкада минем турник ролен үтәүче тимер таяк бар, шунда көн дә асылынып торам.

Ике ел инде ипи ашамыйм, чөнки ашказаным авырта. Итле аш, ботка һәм һәрвакытта да ак май ашыйм. Брокколи, яшел фасоль, балны рационыма мулдан кертәм».

«Халык медицинасын белеп кулланырга кирәк»

Табиб сөйләве буенча, халык медицинасын куллану әзме-күпме булса да кирәк. Ә экстрасенсларның дәвалау көченә Әлфизә апа ышанмый икән.

«Халык медицинасын кулланырга кирәк, ләкин белеп һәм дөрес итеп. Йомырка кабыгы буенча бер мисал китерә алам. Гөлнара Вәгыйзова авариягә очрады. Аңа 7 мәртәбә операция ясадылар, аның янына 11 мәртәбә Казанга хастаханәгә бардык. Барган саен безгә баш табиб су алып килергә кушты. Үзегезнең суны алып килегез әле, диде ул. Гөлнарага шул суны эчерделәр. Әнисе Резидәгә: «Әйдә, йомырка кабыгын киптереп, тозлы суда кайнатып, төеп, порошок хәленә китерик. Шуны көнгә ярты чәй калагы ашатыйк. Сөякләре ялгансын өчен файдалы бу», — дидем. 

Бер айдан соң табибка күренергә бардык. Бер ай элек төшкән рентген сурәте белән шушы процедуралардан соң төшкәне арасында аерма зур иде.

Канлы үләнне сөялләргә сөртә идек. Ә менә аякта гөмбәчек авырулары була, шул канлы үлән ваннасына тыгып утырырга кирәк. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, кырлыган, каен яфрагы - һәммәсен кулланабыз», –дип сөйләде Әлфизә апа.

Әлфизә апаның табиб булудан тыш, башка һөнәрләре дә бар. Ул бик матур итеп чигә, бәйли. Үзе җор телле, юморлы, кирәк чакта җитди.

«Халыкка ярдәм итү, минемчә, кешенең иң зур бурычы. Нинди профессиядә булсаң да, башкаларга булышырга тырышырга кирәк», — дип Әлфизә апа.