30 градуслы эссе, көчле яңгырлар һәм җил: июльдә Казанда һава торышы нинди булачак?

КФУ метеорологлары быелгы җәйгә һава торышы сюрпризлары турында сөйләде.

Июнь нәрсәсе белән истә калды?

Җәйнең беренче ае температура уйнау белән истә калды. Һава торышының тотрыксыз булуы салкыннар һәм эссенең еш алмашып торуына тәэсир итте. Мәсәлән, узган ялларда гына республикада яңгырлар яуды һәм яшен булды, урыны белән көчле җил исте. Шуннан соң суытты һәм кабат эссе һава торышы урнашты. Әмма Казанда июньдә уртача температура 17,9 градус булган, бу нормага туры килә.

«Ай дәвамында иң югары температура 17 июньдә булган — 17,8 градус, ә минималь рекорд 2 июньдә теркәлгән — 6,9 градус. Ай дәвамында 50 мм явым-төшем булган, ә нормада — 69 мм», — диде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Ул Казанда метеокүзәтүләрнең 1875 елдан бирле алып барылуын да әйтте. Узган 145 ел дәвамында иң эссе җәй 1948 елда булган, ул елны уртача айлык температура 23,3 градусны тәшкил иткән. Икенче урында 2010 елның җәе, температура 22,3 градус сакланган. Җәйнең беренче ае 1930 елда салкын булган, температура 13,6 градусны тәшкил иткән бу исемлектә икенче урында 1941 ел — уртача айлык температура 14,1 градус.  

«Ә иң дымлы җәй 1978 елда теркәлгән, ул елны ай дәвамында 181 мм явым-төшем яуган. Ә 1951 елда Казанда иң коры җәй булган, ул вакытта нибары 2 мм явым-төшем яуган», — диде Шәрипова.

Абсолют тарихи температура максимумнары 1998 елның 14 һәм 16 июнь көннәрендә теркәлгән, ул вакытта көндез термометр баганалары 36,4 градуска кадәр күтәрелгән. Күзәтүләр тарихы дәвамында иң салкын көн 1967 елның 3 июнендә булган, бу көнне температура нибары 1,2 градусны тәшкил иткән.

Беренче декада

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда июль аенда температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. Без хәзердән үк антициклонның тыл өлешендә. Җылы фронт керү сәбәпле, алдагы көннәрдә температура кинәт күтәреләчәк.

«Июльнең беренче көннәрендә температура нормадан дүрт градуска югары булачак. Шул ук вакытта бу атнада пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә яңгыр явар дип көтелә. 4 июльдә 30 градуслы эссе булачак, көчле яңгырлар яварга мөмкин. Бу көнне шәһәрдә барлыгы 11 мм явым-төшем явачак, безнең аркылы җылы фронт уза», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.  

Юрий Переведенцев әйтүенчә, бу атнада явым-төшемнәр локаль характерга ия. Республика Идел буе антициклоны йогынтысында булачак, ә Казан аның үзәгендә калачак.  

Айлык фаразлар

Безнең төбәктә июнь аенда температура фоны климатик нормадан кимендә бер градуска югары булачак. Ә менә явым-төшемнәр нормадан кимрәк булачак, ай коры булыр дип көтелә.

«Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, соңгы 30 елда Казанда июль аенда уртача айлык температура 19,5 градусны, явым-төшемнәр 79 мм ны тәшкил итә. Шәһәр үзәгендәге «Казань-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, бездә июль аенда уртача айлык температура бераз югарырак һәм 20,2 температураны тәшкил итә, ә явым-төшемнәр нормасы — 68 мм», — диде КФУ профессоры.

Табигать бәла-казалары

«Татар-информ» әңгәмәдәше әйтүенчә, җәйге чорда конвекция гадәттән тыш рәвештә үсеш алган, күч-күч болытлар күзәтелә, локаль сыйфатка ия атмосфера күренешләре барлыкка килә. Салкын фронтлар узганда шәһәрдә яшен булырга, боз, көчле яңгырлар яварга, көчле җил һәм хәтта өермәләр дә булырга мөмкин. Җәйге шартлар аларның барлыкка килүенә уңай тәэсир итә.

Яңа гасырдагы эссе җәй

КФУ метеорологлары мәгълүматларына караганда, 1830 елдан 2015 елга кадәр Татарстан башкаласында җәйге чорда температура максимумы 2000 елда булган, ә соңыннан температура кимүгә таба киткән. Узган гасырга караганда, бу йөзьеллыктагы җәйләр күпкә эссерәк.

«Әмма ел елга туры килми, барысы да циркуляциягә бәйле. Хәзерге вакытта Көнбатыш Европа эсседән әлсери, аларга җил Африка ягыннан килә. Ә Казанга җил төньяк-көнбатыштан, Арктикадан килә. Шуңа күрә Мәскәүдәгегә караганда, бездә салкынчарак», — диде Юрий Переведенцев.  

Халык сынамышлары

Иртән чык төшмәсә, төнгә яңгыр явачак.

Болытлар бер буй булып сузылса — яңгырга.

Ай яшькелт төстә булса — корылык башлануга.

Ай мөгезенә «чиләк элеп» булса, коры һава торышы булачак, ә «чиләк элеп» булмаса, явым-төшемнәргә.

Иртән су өстендә томан таралса, яхшы һава торышына.

Көннең беренче яртысында салават күпере чыкса, яңгыр яварга мөмкин; ә төштән соң чыкса — һава торышы яхшыра.

Чык мул төшсә — аяз көнгә.

Әгәр иртән бик бөркү булса, яңгыр явачак.