«Соңгы минутка кадәр балам кайтыр дип көттем»: 40 көн елгада яткан Раилне җирләделәр | intertat.tatar

«Соңгы минутка кадәр балам кайтыр дип көттем»: 40 көн елгада яткан Раилне җирләделәр

26 май көнне Кама елгасында 16 апрельдә югалган 22 яшьлек Раил Мирзасалиховны таптылар. Бер айдан артык суда яткан егетне Үсәли авылында җирләделәр. «Интертат», мәрхүмнең туган авылына барып, әнисе, туганнары, якыннары белән аралашты.

Апрель аеның гап-гади бер киче иде. Мин, гадәттәгечә, дәү әнигә шалтыратып, хәлләрен белештем. Хәл-әхвәлләр турында сөйләшеп алгач, трубканың теге ягында кинәт тынлык урнашты. «Алло, дәү әни, ишетәсеңме?» — дим. «Ишетәм, балам», — ди әбием. «Нишләп туктап калдың, нәрсә булды?» — дип сорадым. «Улым, син Раилне беләсеңме? Синнән бер сыйныф кына түбән укыды», — ди ул. «Мирзасалихов… Әйе, беләм» — дидем. «Югалган Раил», — диде дәү әни…

Шушы сүзләрдән соң гади апрель киче тулысынча үзгәрде дә куйды… Минем белән бер елгы Раил бит ул. Декабрь аенда туганга, миннән бер сыйныфка түбән укыды. Бер мәктәптә, Үсәли авылы урта мәктәбендә укыдык. «Ничек югалган? Кайда киткән? Нәрсә булган?» — дигән уйлар мине төне буе җәфалап чыкты. Йоклый алмадым…

Икенче көнне янә авылга дәү әнигә шалтыраттым. «Таптылармы?» — «Юк»… Шулай һәр көнне эштән соң әбиемә шалтыратып, Раил турында белешә башладым. «Әйе, Аллага шөкер, таптылар. Исән-сау Раил», — дигән сүзләр ишетергә өметләндем. Соңгы көнгә кадәр өзелмәде ул өмет…

«Раилне тапканнар… Камадан…»

Күптән түгел дәү әни шалтыратып: «Раилне тапканнар», — диде. Мин шатлыгымнан: «Аллага шөкер», — дип әйтергә өлгермәдем, «Кама елгасыннан», — диде әби… Ничек Камадан? Мин бит аны исән-сау көе табылган дип торам… Ничек инде 22 яшьлек, тормышы әле башланып кына килгән егет шулай һәлак була ала? Аның бар гомере алда иде бит…

Бу хәбәргә ышанып бетмичә, Мамадыш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә шалтыраттым. Анда да: «Егетнең мәетен Кама елгасында табу турында хәбәр килде. Аны шаһит күргән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Ул компьютер уеннары уйнаган. Шуңа күрә суицид булырга да мөмкин», — диделәр.

Раилне шәхсән белгәнгә мин бу яңалыкны бик авыр кичердем. Көне буе үземә урын таба алмыйча бәргәләнеп йөрдем. Эштән өйгә кайтканда да Раилнең мәктәптә укыган чагы, тәнәфесләрдә сөйләшеп торулар, мәктәп бакчасында бергәләшеп казынулар күз алдыннан китмәде. Түзә алмыйча, икенче көнне үк Үсәлигә кайтып киттем.

Кайтып җитү белән, Раилнең әнисе Фәридә апа Мирзасалихова йортына киттем. Капка өстән эленгән. Димәк өйдә юк Фәридә апакай. «Кибеткә китте ул. Өченә әйберләр карыйдыр», — диде күршесе. «Фәридә апа белән соңрак тынычлап күрешербез, мәктәпкә менеп, укытучылары белән аралашып алыйк», — дип кузгалган идек, каршыга кызы белән Фәридә апа очрады. «Туктап тор», — дидем машина йөртүчегә. Киң итеп сулыш алып, «Көч бир, Ходаем», — дип машинадан төштем.

«Фәридә апа, исәнмесез», — дип әйтеп бетерергә өлгермәдем, Раилнең әнисе: «Гадел, синең белән бер мәктәптә укыды бит балам», — дип елап җибәрде… «Фәридә апа, килегез, бер кочаклыйм әле», — дип йөрәк парәсен югалткан ананы кочакладым. Шул мизгелдә үземне ниндидер бер начарлык эшләгән кебек хис иттем: «Ана кеше баласын югалткан, ә син монда сораулар белән килгәнсең имеш, Гадел», — дип үз-үземне тиргәдем. Бу югалту минем өчен дә авыр булды шул… Шунлыктан күзләр юешләнде, аяклар калтырап куйды. «Тынычлап өйдә сөйләшеп алмыйбызмы, Фәридә апа?» — дип борылып өйгә киттек.

«Һәр тавышка: „Улым кайттымы әллә?“ — дип сискәнә идем»

Өйгә кергәндә: «Киемнәрен ягарга кирәк», — дип куйды Фәридә апа. Аннары алгы яктагы диванга утырып елый-елый улы турында сөйләде ана:

Улым Үсәли мәктәбеннән тугызынчы сыйныфтан соң китте. Мамадышның политехника көллиятендә автомеханикка укыды. Әйбәт укыды. Диплом, рәхмәт хатлары ала торган иде. Көллиятне тәмамлагач, заводларда да эшләп алды. Машина йөртү таныклыгы алды. Шуннан соң икенче көнне үк машина алды. Әй, сөенде инде шуңа…

Гел сөйләшеп тордык. Мин авырып китсәм, көнгә унышар тапкыр шалтыратып, хәл белешә иде. «Әни, кан басымың ничек? Авыртма», — дип торды. Иртүк эшкә торганда ук шалтырата иде. Хәзер хәлемне белүче юк…

Өйләнергә ашыкмады. «Әни, мин 28 яшькә җиткәнче өйләнмим әле», — дип әйтә иде. 28 яшькә җитә алмадың шул, улы-ым… Бар булган акчамны биреп, кредитлар алып кайтарыр идем… Юк, кайтарып булмый, кайтара торган җирдә түгел шул… Бетте…

М7 трассасы янындагы Сай Кичү дигән җирдә кофе сатты балам. 16 апрель көнне эшкә барган. Сигез тулырга егерме минутта эштән кайтып киткән. Кайтышлый машинага ягулык салган. Камералардан Мамадышка сигезенче яртыда кергәне күренә. Кайтканнан соң бер хәбәре дә булмады.

Икенче көнне иртән кызым - Раилнең апасы Айзилә шалтыратып: «Әни, Раил белән сөйләштеңме син? Эштә юк дип әйтәләр, эзлиләр аны», — ди. Аннан соң мин улыма шалтыратып карадым, телефонны алучы булмады. «Зинһар өчен, фатирына бар», — дидем Айзиләгә.

Айзилә барган, эчтә телефон шалтыраганы ишетелгән. Раил 3 көн авырып йөрде, «Әллә фатирында үлеп ятамы икән?» — дип курыктык. МЧС чакырып, ишекне ачтырдык. Документлар тутырдык. Шуннан соң эзли башладык. Телефоны белән паспорты да өйдә калган икән.

Юк та юк бит балам… Күрәзәчегә баргач: «Улыгыз исән-сау, кайтачак», — диделәр. Мин дә: «Балам исән, үз аякларында кайтыр», — дип өметләндем. Соңгы минутка кадәр: «Әни, мин кайтып җиттем», — дип килеп керер дип көттем. Һәр капка тавышына, искән җилгә: «Улым кайттымы әллә?» — дип сискәнеп куя идем.

Айдан артык билгесезлектә тилмердек. 41 көн суда яткан бит балам. Камага ничек киткәне билгеле түгел. Апрель — бозның кузгалган чыга гына бит әле. Ул бит балыкчы да түгел иде. 40 көн эчендә Камага хәтле кайдан агып төшәргә була?.. Әллә үтереп атканнар аны… Ничек анда кадәр агып төшкән соң ул?

Ярый әле табылды… Гәүдәсе табылмаса, әле дә тилмерер идек… Ярый кешегә очраган, ярый балыклар, кортлар ашамаган. Нәрсә уйларга да белмим… Белмим шул… Эчке киеменә хәтле сазланып беткән. Әллә сазда әвәләделәрме икән аны?.. Үлә алмыйча, сазда әвәләнгән шикелле. Су чайкатканмы икән инде…

«Киләчәккә якты планнар корып йөргән бала ничек үз-үзенә кул салсын?»

Суицидка бара торган кеше түгел иде ул. Компьютер уеннарын кем генә уйнамый бит аны… Бөтен баланың кулында телефон. Шундый шат күңелле, ачык йөзле бала нишләп үзен үтерсен? Атнасын эшләп бетергәч, дүшәмбе көнне кайтасы иде. Машина тәгәрмәчләрен алыштырырга ниятләп йөрде.

Узган ел май аенда минем әни үлде. Улым: «Әни, әбинең кабере каты иңмәгәнме?», — дип тә сорады бит әле. Мин: «Кабере янындагы ике каенны кисәсе бар. Ир-атларга әйттем. Чардуганын алып торырга кирәк. Син бик каты эшлисең, улым. Үзем генә менеп төшим», — дигәч, «Алай итеп, ирләр арасында йөрмисең, әни. Ял көне үзем менәм зиратка», — диде. Менә шулай дигән, якты планнар корып йөргән бала ничек үз-үзенә кул салсын?

Әнине Айзилә белән Раил култыклап тотып тора, ә мин юындыра идем. Менә шулай үз әбисен караган бала бит ул… Бер елдан әни артыннан улымны җирлисемне кем белгән соң… Кем белгән?..

Бакчаны бергәләп казый, бәрәңгесен бергә утырта торган идек. Былтыр да икебез казыдык, Айзилә салып барды. Быел бәрәңге утыртырга кайта алмый инде, балам. Кайтыр да: «Әй, әни, быел үзең генә казып бетердең», — дип әйтер шикелле.

Кышкы әче суыкларда катлы-катлы киенеп йөрде, җәйнең бер җылы көнен дә күрә алмады бит, балакае-ем, — диде ана.

«Кием алганда: „Апай, сиңа бу кием ошыймы? Ошаса — алам“, — ди торган иде»

Айзилә, Раилнең апасы:

Кем тапканын әйтмәделәр. Полиция Мамадыштан анда кадәр барганчы, күпме вакыт үтә. Көтеп тора алмаган, киткән ул кеше.

Энемнең мәетен табу турында хәбәр килгәч, миңа Тикшерү бүлегеннән шалтыратып әйттеләр, 15 минут эчендә бүлеккә килеп җитәргә куштылар. Аннан моргка барырга кирәк булды. Энемне таныдым… Муенындагы татуировкасыннан, тешләреннән таныдым. Киемен дә белә идем. Бөтен киемне бергә алдык бит. Кибеттә йөргәндә: «Апай, сиңа бу кием ошыймы? Ошаса — алам», — ди торган иде.

Кыш көне фатирлар карап йөрдек. Казанда кыйбатрак булгач, Мамадыштан алырга йөрде…

Шулай елый-елый сөйләшеп алгач, бергәләшеп Раилнең кабере янына зиратка бардык. Әллә кайдан күренде яңа кабер. Әнисе кабере янындагы баласының каберен күргәч, Фәридә апа тагын бер кат: «Киттең бит, улым…» — дип өзгәләнеп кабатлады.

Мин дә эчемнән: «Әй, Раил-Раил, нигә шулай иртә киттең соң син? Син әниеңә, апаңа кирәк бит. Әле сиңа ду китереп яшисе дә, яшисе иде бит», — дип аның мәктәп яшендәге чагын искә алдым…

Дога кылдык. Хәзер аңа догадан башка берни дә кирәк түгел шул инде. Акча да, машина да, фатир да…

Фәридә апа белән Айзилә зиратта калды. Мин тагын бер кат кабергә карап: «Тыныч йокла, Раил. Урының җәннәттә булсын», — дип зираттан чыктым.

Зираттан төшкәндә, авыл халкы белән аралашып алдым. «Беркайчан да исәнләшмичә үтеп киткәне булмады. „Исәнмесез“, — дип елмаеп әйтә торган иде. Бер начарлыгы тигәне юк иде. Шундый тыныч, тәртипле булды. Гомере генә кыска булган, бәгырьнең», — дип искә алдылар мәрхүмне авылдашлары.

Авыл кешеләре генә түгел, сыйныфташлары да тыныч холыклы, әдәпле итеп искә төшерде Раилне. «Укуы уртача иде аның. Гел бишкә укымаса да, алай начар укымады ул. Тәнәфестә йә утырып киләсе дәрескә әзерләнә, йә егетләр белән берәр уен чыгарып, шаяра иде. Раил турында бер начар сүз дә әйтеп булмый, чөнки анда начарлыкның „н“ хәрефе дә юк иде. Ярдәмчел, тыныч, акыллы булды», — дип хатирәләре белән уртаклашты классташлары.

Беренче укытучысы: «Полицейский буласы килде Раилнең…»

Без Раил Мирзасалиховның беренче укытучысы Гүзәлия Аксакова белән очраштык. Ул мәрхүмнең балачагын, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән вакытын сөйләде:

Башлангыч сыйныфта гел дүртле, бишлегә генә укыды. Алгы рәттә утыра иде. Әле беркөнне хәзерге укучыларга да: «Менә бу яшел парта артында Раил абыегыз утыра иде», — дип сөйләдем.

Бик акыллы, тырыш иде. Кешеләр белән конфликтка кергәне булмады. Бервакыт иншасында: «Полицейский буласым килә», — дип язганын хәтерлим. Мәктәпне бик яратты. Бервакыт авыртып, хастаханәгә яткан иде ул. Без баганалап бүлергә өйрәнгәнбез. Раил әнисенә: «Әй, әни, мин юкта бик күп әйберләр өйрәнәләр икән. Мин баганалап бүлә белмим әле», — дигән. «Улым, хастаханәдән чыккач, Айзилә апаң да, мин дә өйрәтербез, борчылма аның өчен», — дигән әнисе.

Чыккач әнисе дә, апасы да өйрәтеп караган, Раил аңламаган. Шуннан соң ул миңа: «Апа, миңа баганалап бүлүне бер күрсәтегез әле», — ди. Бөтен иптәшләре тәнәфескә чыгып киткәч, мин аңа аңлаттым. Шул арада отып та алган. Шуңа да тырыш дим Раилне. Өйгә кайткач: «Әй, әни, син аңлата да белмәдең. Апа бер генә бүлеп күрсәтте — шундук аңладым», — дигән.

Фәридә безнең мәктәптә җыештыручы булып эшли. Улы югалгач, мәктәп директоры аңа: «Фәридәкәй, ял ит. Эш өчен борчылма», — диде. Мин дә гел янына барып, юата торган идем.

Укытучылар белән бергә аз гына булса да, файдасы тияр дип акча җыештык. Укучыбыз белән хушлашырга бөтен коллективыбыз белән бардык. Бик авыр инде… Фәридәгә түземлек бирсен, Ходай. Раилнең урыны оҗмахта булсын, — дип сөйләде Гүзәлия Аксакова.

«Бер каршы сүз дә әйткәне булмады»

Мәктәпне тәмамлаганчы, Раилнең класс җитәкчесе Люзия Нуруллина булды. Ул да: «Тәртипле малай булды. Иптәшләре белән дус иде. Куркып тормады, сораган әйберне эшләде, булышты. Чараларга катнашырга кирәк булса — катнашты, үзе теләп: „Мин катнашыйм“, — дип йөрмәде. Тыйнак булды. Акыллы малай иде инде ул, бер каршы әйтмәде, балакаем. Бигрәк кызганыч, әрәм булды», — дип укучысын искә алды.

Ниләр генә сөйләсәк тә, кире кайтарып булмый шул сине, Раил… Әмма сине беркайчан да начар итеп искә алмаслар. Чөнки үзең яхшы егет идең. Безнең хәтерләрдә син шундый булып калырсың да. Урының җәннәттә булсын, авылдашым!

Аллаһы Тәгалә Фәридә апага, туганнары, якыннарына көч һәм сабырлык бирсен. Тирән кайгыгызны уртаклашабыз.