«Кайттым да, армиягә алмаслар инде дип еладым» - һәр егет армиягә барырга телиме?

«Әлбәттә, армия – армия инде ул, хәрби хезмәт кайда гына узса да, ул җиңел булмаячак. Тик чын ир-атлар Кораллы Көчләр сафларына җиңел тормышка дип килмиләр, ә Туган илгә бурыч үтәргә – кулда корал тотып, үзеңне, гаиләңне, илеңне якларга өйрәнер өчен киләләр», – дип язылган РФ Саклану министрлыгы сайтында.

Бабайның истәлекләрен язып барган дәфтәрен укыганда, шундый сүзләргә тап булдым: «Шулай итеп армиягә дә вакыт җитте. Китәсе килә, берәр чир тапмасалар ярар иде дип йөрим». Шушы сүзләрне укыгач, бабайга, чыннан да, хәрби хезмәткә бару теләге шундый зур булдымы, дигән сорау бирәсем килде.

Мәктәптә укыган вакытта классташ егетләр барысы да армиягә барырга атлыгып тормый иде, кайберләре авыру табуларына шатланды хәтта. Элек егетләр хәрби хезмәткә бармауны зур бәхетсезлеккә тиңләгән, ә хәзерге егетләрдә армиягә мондый караш бик сирәкләрдә генә очрыйдыр, мөгаен.

Ул вакытта тормыш та әйбәт түгел иде, ачлык иде. Армиягә барасы килде. Кеше арасында да армиягә бармасаң, чирле кеше шикелле буласың, чөнки сау-сәламәтләр армиягә китә. Хәзер нишләп армиягә барырга теләмиләрдер, белмим. Бәлки кайнар ноктага эләгүдән куркалардыр, — диде бабам Хатип Мурзин.

Сезнең вакытта да хәрби хезмәткә барырга куркыныч булгандыр бит?

Куркып бармадык, ул вакытта курку юк иде. Әле бит чит илгә — Германиягә эләктек. Өстәвенә, армиягә барганда русча да белми идек.

Хәзерге яшьләргә: «Армиягә барыгыз», — дияр идеңме?

Армия тәртипкә бик өйрәтә, чыныктыра. Барырга кирәк дип уйлыйм. Армиягә бару — кеше арасына чыгу бит инде ул, аралашу, дөнья күрү, — диде Хатип Мурзин.

«Җырчы Илсаф белән бергә диңгездә хезмәт иттек, аннан соң да аралаштык»

Хатип Мурзинның улы Зөлфәт Мурзин да хәрби хезмәткә карата үз фикерен әйтте.

Безне шулай тәрбияләделәр. Без кинолар карый идек, аннан солдатларны ничек итеп әзерләгәннәрен, илгә килгән дошманнардан ничек сакланганнарын күреп үстек. Армиягә барган кеше — илне, әниләрне саклаучы кеше дип кабул итә идек кечкенәдән. Армиядән сәламәтлек буенча гына кала иделәр. Мин тугызынчы класста хәрби комиссариатка барыр алдыннан төн йокламадым, төне буе печән эшендә йөрдек. Иртә белән хәрби комиссариатка бардык, әз йоклаганнандыр, бер күз -0,7 булды, кайттым да армиягә алмаслар инде дип еладым…

Армиягә баруның нинди уңай ягы бар? Шул сорауны биргәч, әңгәмәдәшләремнең күбесе «армия дуслары» дип җавап бирде.

Армия кешеләрне берләштерә. Без армия дуслары белән хәзер дә аралашып торабыз. Без җырчы Илсаф белән бергә Камчатка якларына туры килдек. Бер татар малае бар иде, шул килде дә: «Зөлфәт, минем белән күрше корабка керәсеңме?» — ди. «Нәрсә бар күрше корабта?» — дигәч, «Анда татар малае килгән, гармун уйный», — диде. Шуннан соң кереп, Илсафның җырлаганнарын тыңлап, танышып, сөйләшеп киттек. Армиядән соң да аралаштык. Ул да чып-чын диңгезче, — диде Зөлфәт Мурзин.

Зөлфәт абый егет кеше әтисе буларак та фикерен әйтте:

Армиягә баруны кирәк дип саныйм. Улым барып кайтса, мин шат булачакмын. Өйдә ятканда син үзеңне тәрбияләмисең, бөтен нәрсә бер агым белән бара. Мин армиядән икенче кеше, күп нәрсәне үзем хәл итә алырлык булып кайттым. Хәзерге яшьләрнең мотивациясе — акча эшләү, алар бер ел хезмәт иткәнче, карьера төзи алыр идем, диләр. Аларга шуны әйтәсем килә: эшләргә өлгерәсез, әле бу мөмкинлегегезне тагын биш елга арттырдылар, бер ел хезмәт итү чүп кенә ул.

«Кайбер әти-әниләр улларын үсеп җиткәч тә итәк астыннан чыгармыйлар»

Җырлар авторы Ренат Галиәскәров та армиядә табылган дусларын хәрби хезмәтнең уңай якларыннан берсе дип бәяләде. Ул уңай һәм тискәре якларны болайрак бүлде.

Уңай яклары. Армия дисциплина, тәртип, гигиена, пөхтәлеккә өйрәтә. Кырына, тегә, юына белмәгән егетләр бар иде безнең частьтә. Физик әзерлекне яхшыртырга вакыт күп. Армия якыннарның кадерен белергә өйрәтә. Гражданкада калганнарның сиңа карата мөнәсәбәтен ачык чамаларга ярдәм итә. Синең өчен яңа булган өлкәләрне ача: төрле утлы коралдан атулар, парашют белән сикерү, океаннар гизү…

Тискәре якларына килгәндә, армиядә башка сыймаслык кирәкмәгән эшләр очраштыргалый. Башта кызык булып тоелса да, берничә мәртәбә кабатлангач, кызганыч була башлый. Мәсәлән, кичке ашны ашап кайтканнан соң, ярты сәгать-кырык минут вакытны телевизор карап уздыра идек. Бервакыт ул телевизор ватылды, ләкин без шул телевизор каршында тик утыра идек. Бик еш кына синең фикер командирларга яисә өлкән солдатларга кирәкле булмый.

Сезнең фикерегезчә, сәламәтлеге һәм психик халәте мөмкинлек биргән һәр ир кешегә дә хезмәт итү кирәкме?

Болай итеп формалаштырган сорауга анык кына җавап биреп булмый. Кайберәүләргә кирәк булмаска да бик мөмкин. Әмма армиядә хезмәт итү — ул бер ел вакытны бушка уздыру түгел бит, бик күпләр шулай уйлап ялгыша. Армиядә хезмәт итү — ул Ватанны саклау! Ә Ватан — ул безнең республика, безнең авыл, һәркемнең әти-әнисе, гаиләсе. Ә хәзер соравыгызны бераз үзгәртсәк: әти-әнине, гаиләңне саклау бөтен кешегә дә кирәкме? Менә бу сорау алдында берәү дә икеләнеп тормас иде, минемчә. Менә шушыны һәркемгә яхшы итеп аңлата белү кирәк. Аннан да мөһимрәк, Ватанны сакларга егетләр атлыгып торсын, һәркем патриот булсын өчен дәүләт җитәкчелеге үзе үрнәк күрсәтү зарур. Ә бу өлкәдә тырышлык, бәлки, теләк җитеп бетми шул.

Армиягә китәргә бер атна калган вакытта, Алмаз абый Хәмзин белән очрашкан идек. Мин аңа армиягә китәсемне әйтеп, бераз гына ризасызлык белдердем. Аның миңа җавап сүзләре әле дә истә һәм мин аны хәзер үзем дә еш кабатлыйм. «Әрәм, диеп кабул итмә! Тормыштан бер ел төшеп кала, дип әйтмә!» Нәкъ шулай булды да.

Минем әйтәсе килгән фикер тагын шушы: армия — ул олы тормыш. Кайбер әти-әниләр улларын бик нык кайгыртып, үсеп җиткәч тә, итәк астыннан чыгармыйлар. Ә малайлар армиядә югалып калалар, үзлектән генә карар кабул итә алмыйлар, чөнки алар әти-әнисез тормышка әзер түгелләр. Артык нык тырышып ташламасыннар иде әти-әниләр дип әйтүем.

«Анда мәзәк өчен генә телефонга төшереп йөрергә киңәш итмим»

Популяр блогер, гитарист һәм җырчы Раил Арсланов үзенең социаль челтәрләрендә армиягә барып кайтуыннан бик уңай хисләр кичермәве турында сөйли, аның белән дә бу темага аралаштык.

Раил, армия теләк буенча булса, яхшырак булыр идеме?

Әйе, дип уйлыйм. Анда барырга теләүчеләр, кызыксынучылар өчен армияне тулысынча контрактлы рәвешкә күчерергә кирәктер. Кемнең кем икәнен белмичә, бөтен кешене бер частька җыеп, бер чикләнгән җиргә урнаштыралар, биредә һәркем үзенең элеккеге статусын югалта.

Мин үзем институттан соң бардым. Армиядә иң олыларның берсе идем һәм олыракларны хөрмәт итмичәрәк караган унсигез яшьлекләр белән бертигез булу миңа читен иде. Институттан соң барган кеше инде дипломлы, киләчәктә нәрсә эшләячәген белә, ул тәҗрибәлерәк, ниндидер авырлыкларны үткән, ул инде дөньяга олыларча карый.

Мин армияне бушлай эш көче кебек кабул иттем, ләкин бу барлык хезмәт итү урыннарына да кагылмый. Әле спорт чаралары, сафка тезелергә өйрәнү, мылтыктан ату һәм барысы да чын-чынлап армиядә булырга тиешле дәрәҗәдә булдырылган җирләр дә бар. Анда инде кеше бер ел эчендә өстәмә профессия ала дияргә дә була, ниндидер тәҗрибә туплый, физик яктан үсеш ала. Безгә авыр эшләрне ышанып тапшырмый иделәр, чөнки анда, җәрәхәт алучылар булып, статистика бозылыр дип куркалар. Солдатларга күп очракта идән себерергә, юарга, нәрсәләрнедер ташырга кушыла, — ди Раил.

Ул үзе оркестр гаскәрендә булганын әйтеп узарга кирәк, ул яктан, чыннан да, инструментларда уйнаучыларга саклык белән карарга тырышу аңлашыладыр да.

Бер ел эчендә күп күнекмәләрне югалтып була, мәсәлән, мин музыка уен коралларында армиядә чакта уйнамаган булсам, хәзер авыр көйләрне бәлки уйный алмас идем, — диде Раил Арсланов.

Шулай да, ул армиянең уңай якларын да искәртеп үтте.

Дисциплина арта, игътибарсызлык бетә, тормыш мәгънәсе турында уйлана башлыйсың. Элекке һәм хәзерге тормышыңны чагыштырып, нәтиҗәләр ясыйсың, чөнки армиядә үсәсең.

Армиядә телефоннар белән куллану чикле, ә сез әле төрле инструментларда уйнап, җырлап, видеолар төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырып бардыгыз. Моны ничек булдыра алдыгыз?

Блогерлык һәм музыка минем канда, төшерергә курыксам да, моны эшләргә кирәк дип санадым. Тик армиядә хезмәт итүчеләргә мәзәк өчен генә телефон тотып, төшереп йөрергә киңәш итмим. Минем максатым башка иде һәм мин хәрби техниканы, частьне төшермәдем, киемдәге тамга һәм шевроннарны сала идем, — диде Раил Арсланов.

«Армиянең плюсы — комфорт зонасыннан чыгу»

21 яшьлек Әмир Галиәкбәровның да армиядән кайтканына әле бер ел тирәсе генә узган. Ул да хәрби хезмәт турында үз фикерләре белән бүлеште.

Мин авырлыклардан качып йөрүче кеше түгел. Бабам да, әтием дә хезмәт иткән, шуңа күрә миңа да армиягә барып кайтарга кирәк дип уйладым. Бу бит минем өчен яңа дөнья.

Армиядәге «дедовщина» турында нәрсә әйтерсең?

Андый хәлләр булмады. Ул бәлки аерым частьләрдә бардыр, ләкин мин хезмәт иткән частьтә булмады. Мин Йошкар-Олада сак һәм күзәтү батальонында хезмәт иттем. Бу — стратегик максатлы ракета гаскәрләре. Анда син бары тик үзеңә генә зарар китерә аласың. Мәсәлән, таеп китеп егылып, бармагыңны я кулыңны сындыру куркынычы бар.

Һәр сәламәт егет хезмәт итәргә тиешме? Бәлки теләк буенча булса, яхшырак булыр иде?

Мин һәр егет кеше хезмәт итәргә тиеш дип уйлыйм. Армия теләк буенча гына булса, бик аз кеше хезмәт итәчәк. Мәсәлән, без Йошкар-Олага 45 кешелек команда булып киттек, әгәр теләк белән генә булса, без биш яки ун кеше генә барган булыр идек. Ә бу инде контракт нигезендә хезмәт итүгә әйләнеп, икътисадка бәрер иде, минем фикеремчә.

Хәрби хезмәтнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

Иң зур плюс — ул өйдән еракка китеп, комфорт зонасыннан чыгу. Шулай итеп, син үзеңнең көчеңне сыныйсың. Син өйдәгедән күпкә катгыйрак шартларда яши башлыйсың.

Ә иң зур минус — ул өйдә була алмыйча калган вакыт. Бер ел эчендә өйдә төрле хәлләр була ала. Мәсәлән, мин үземнең сеңлем тууына әздән генә өлгермичә калырга мөмкин идем. Армиядән беренче июльдә кайттым, ә ул икенче июль көнне туды. Андый мизгелләрне туганнарың белән бергә кичерергә телисең.

«Тагын бер атнага барып кайтыр идем»

Яшь артист Ислам Кәлимуллин узган елның көзендә генә армиядән кайтты. Ул үзенең социаль челтәрләрендә армиягә баруны кирәк дип кенә түгел, хәтта сагынганын да яза. Ислам Тольятти шәһәрендә хезмәт иткән.

Мин хезмәт иткән җир әйбәт иде, шуңа күрә сагынам. Тагын бер атнага барып кайтыр идем. Минем белән бергә хезмәт иткән егетләрне сагынам, без бик әйбәт мөнәсәбәттә, — диде ул. — Армиядән чыныгып кайтасың, тормышка башкача карый башлыйсың, «хыялый күзлегеңне» салып кайтасың. Хезмәт итәргә балачактан хыяллана идем. Үсә төшкәч, тормышымны иҗат белән бәйләгәч, теләгем сүрелә башлаган иде, чөнки якын-тирәмдәге кешеләр армиядә хезмәт итү кирәк түгел дип ышандырдылар. Тик миңа армия файдага гына булды, «Бер ел вакыт бушка үтте», дип хафаланмыйм. Кем белә, бәлки, башка частьтә хезмәт иткән булсам, башкача җавап бирер идем, — дип тә өстәп куйды Ислам.

«Хәзер дөнья күрү өчен армиягә барырга кирәкми»

Укулары тәмамлану сәбәпле, менә-менә хәрби хезмәткә чакырырга мөмкин егетләр белән дә аралаштым. Аларның армия турында карашлары төрле.

Минемчә, табибка укыганнан соң армиягә китү бер елыңны югалту кебек була. Кире эш җаена төшенү авыррак булырга мөмкин, шуңа күрә мин укуымны тагын ике елга ординатурага калып дәвам итәргә телим. Шәхсән миңа армия кирәкми дип саныйм, чөнки мин болай да дисциплинаның нәрсә икәнен беләм. Мәктәптә укыганда хоккей белән шөгыльләндем, шунда дисциплиналы булырга өйрәндем. Элек армиягә бару дөнья күрү кебек булган, яшь егетләргә чит илләрне күрү мөмкинлеге булып торган. Ә хәзер дөнья ирекле, теләгән җиреңә үзең барып кайта аласың.

Медицина юнәлешендә югары белем алучылар арасында үзенә армиягә бару бурычын куючылар бар. Тик алар күп очракта йә армия сафларында беррәттән ординатураны үтәргә тели, йә киләчәктә хәрби табиб булуны күзаллый, — диде теш табибына укучы Булат Сибгатулин

Өченче курс студенты Нияз Бәдретдинов хәрби хезмәтне бер елны югалту дип санамавын белдерде.

Армия малайлардан чын ир-ат ясый. Мәктәптә тарихны өйрәнеп, сугышлар, геройлар һәм аларның батырлыклары турында китаплар укып, безнең заманда барысы да бик нык үзгәргәнен сизәм. Элек ир-ат көчле сугышчы санала иде, ә хәзер кайберәүләр ир-атларга кагылышлы йөкләмәләрне үтәми. Минемчә, иң куркынычы — армиядән качучылар. Әлбәттә, армиягә барсаң, идәнне дә еш юарга, боерыкларны тыңларга, сафта йөрергә, йөзәргә, яңгырда да, карда да марш атларга туры килә. Шулай да, бу чын ир-ат булырга теләгән һәр егетнең юлы, — диде Нияз.

  • Хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр чакырыла, хезмәт итү бер ел дәвам итә.
  • Быел язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
  • Узган елның көзге чакырылышында Россиянең Кораллы Көчләренә ил буйлап 24 мең кеше кабул ителгән, Татарстаннан 3500 кеше җибәрелгән. Әлеге мәгълүмат ТР Хәрби комиссариаты һәм РФ Саклану министрлыгы сайтларыннан алынды.
  • Армиягә барырга теләмәүчеләр саны елдан-ел кими бара. Татарстанда 2019 елда армиядән качып йөргән 180 кеше теркәлгән. 2018 елда 256 очрак теркәлгән булган. Былтыр армиядән качкан өчен 28 җинаять эше кузгатылган. Бу ил күләмендә дә күзәтелә - 2014 елда Россиядә 6 мең егет армиядән качып йөрсә, хәзер андыйлар - 1600.