Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә һәркем кадерле»: «Татнефть» халыкны Covid-19дан саклау өчен чаралар күрде

«Татнефть» компаниясе бизнесның социаль җаваплылыгы үрнәген күрсәтте. Ул көньяк-көнчыгыш халкын коронавирус таралу куркынычыннан саклау өчен кайбер чаралар күрде.

news_top_970_100
«Безгә һәркем кадерле»: «Татнефть» халыкны Covid-19дан саклау өчен чаралар күрде
«Татнефть»нең матбугат хезмәте

Нефтьчеләр ярдәме белән шәһәр һәм бистәләрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системасы махсус режимга күчерелде һәм гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү өчен шартлар булдырылды.

Җылылык, ут һәм су белән тәэмин итү

Кайбер предприятиеләрне махсус режимга күчерү карарын «Татнефть» Группасы җитәкчелеге 27 мартта ук кабул итте. Гамәлгә ашырыла торган чаралар планы төбәкне газ, җылылык, су белән тәэмин итә торган социаль әһәмияткә ия инфраструктура предприятиеләрендә инфекция таратуны кисәтүгә юнәлгән.

Шулай ук илнең энергетик иминлеге өчен стратегик әһәмиятле булган, туктаусыз эшләргә тиешле нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре дә аерым режимга күчерелде.

Мәсәлән, «Нижнекамская ТЭЦ» җаваплылыгы чикләнгән оешма якынча 240 мең кеше яшәгән Түбән Кама шәһәрен кайнар су белән, шулай ук ТАНЕКО» АҖ һәм ПАО «Нижнекамскнефтехим» оешмаларын җылылык энергиясе белән тәэмин итә. 

Әлмәт водоканалына килгәндә исә, бүген чистартыла торган агынты су күләме тәүлегенә 28-38 кубометрны тәшкил итә. 

Предприятие нефть каласына гына түгел, ә Түбән Мактама бистәсенә, Урсала, Миңнебай, Кәләй авылларына да — барлыгы 160 мең кешегә хезмәт күрсәтә. 

Алгы сафларда эшләүчеләр 

Махсус эш режимы хезмәткәрләрнең «Татнефть»нең балалар лагерьләре һәм шифаханәләре базасында изоляция режимында яшәүләрен күздә тота. Эшләнелгән чаралар төп һәм ярдәмче персоналга кагыла һәм тышкы элемтәләрне чикләүне, сменалар арасында минималь контактларны, матди-техник ресурслар, азык-төлек, медицина һәм башка чаралар белән тәэмин итүне күздә тота. 

Шул ук вакытта вируслы инфекцияләр таралуны кисәтү өчен барлык профилактика алымнары да булдырыла. Вакытлыча урнашу урыннарында даими рәвештә санитар- эпидемиологик чаралар уздырыла, хезмәткәрләргә Covid-19 вирусына тестлар ясала, биналарны һәм корылмаларны зарарсызландыру, техниканы, җитештерү территорияләрен һәм персоналның яшәү урынын махсус эшкәртү башкарыла. Изоляция режимына күчерелгән хезмәткәрләр махсус эш шартлары өчен өстәмә түләү алачак. 

Махсус режимга күчерелгән хезмәткәрләргә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов та мөрәҗәгать итте. 

«Сезнең һәммәгез дә безгә кадерле һәм шуңа күрә халыкара эпидемиологик вазгыятьтә таяныч була алырдайларга — алгы сафларда эшләүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Шәһәрдә ут балкыган һәр тәрәзә, кранның һәр әйләнеше, һәр литр бензин артында сезнең хезмәтегез, бигрәк тә бүген кирәкле хезмәт тора. Берләшеп, без торак йортларны, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны, кибетләрне, даруханәләрне һәм эре производстволарны җылылык, ут һәм су белән тәэмин итә алабыз. Илнең иминлеге, сезнең белән горурланучы, сезне яраткан һәм көткән бар кешенең киләчәге моңа бәйле», — диде «Татнефть» генераль директоры. 

Татарстан үз-үзеңне изоляцияләү режимында 

30 мартта Татарстан махсус режимга күчте, бөтен кеше өчен дә үз-үзеңне изоляцияләү игълан ителде. Кешеләр җыеп күңел ачу чаралары, тамашалар, спорт ярышлары, күргәзмәләр, реклама һәм башка чаралар уздыру, шулай ук паркларда һәм скверларда мондый хезмәт күрсәтүләр тыела. 28 мартта республика территориясендә сәүдә-күңел ачу комплекслары, азлап сату базарлары эшчәнлеге туктатылды. Ел дәвамында эшли торган балалар лагерьләренә, санаторийларга гражданнарны урнаштыру һәм андагы урыннарга бронь ясау туктатылды. 

Бары тик туктаусыз эшли торган оешмаларда, хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда, азык-төлек кибетләрендә, даруханәләрдә һәм яшәешне тәэмин итә торган башка оешмаларда хезмәт куючылар гына үз-үзеңне изоляцияләү һәм яшәү урыныннан чыгып йөрергә хокуклы. 

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов 28 мартта ук боерык чыгарды. Анда ул «Татнефть» төркеменең барлык хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәскә, якыннан аралашуны һәм бик кирәк булмаган очракта урамга чыгуны чикләргә; барлык профилактик чараларны үтәргә (кулларны дезинфекцияләү, саклагыч битлекләрне куллану һ.б.); җәмәгать транспортыннан һәм таксидан файдаланмаска; салкын тию билгеләренең беренче очракларында ук өйгә табиб чакыртырга киңәш итте. 

Патруль машиналары 

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында «Татнефть» компаниясе шәһәр хезмәтләренә «Имин шәһәр» системасын, шәһәр видеокүзәтү челтәрен, кеше йөзләрен таный һәм мониторинг уздыра торган башка ИТ-карарларны нәтиҗәле куллануда ярдәм итәчәк. 

Сүз уңаеннан, Россия Федерация Советы Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләрне хуплады. Бу төзәтмәләр инфекция йоктырмаган гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штраф салуны күздә тота. Моның өчен 15 мең сумнан башлап штраф һәм әгәр дә хокук бозу аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше вафат була икән, 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Өйдә калырга өндәп, әлмәтлеләргә шәһәр хакимияте һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге мөрәҗәгать итте. Әлмәт урамнарында тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырылган махсус машиналар патрульлек итә. Алар профилактика чараларын үтәүнең һәм өйдән чыкмауның мөһимлеге турында искәртә. «Татнефть» шәһәргә җете кызыл төстәге һәм #СТОПКОРОНАВИРУС хэштегы язылган машиналарын тәкъдим итте. Әлегә патруль иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр эшли. Шунысы игътибарга лаек, мондый патрульләр булдырганнан соң урамнарда кешеләр саны сизелерлек кимегән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100