Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1994 ел «Мирас» журналы: «Татарлар — иң яхшы, иң намуслы халык»

1994 елда апрель аенда «Мирас» журналының «Фикерләр дөньясында» рубрикасында басылып чыккан «Милли сыйфатлар» язмасын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
1994 ел «Мирас» журналы: «Татарлар — иң яхшы, иң намуслы халык»

Татарлар — иң яхшы, иң намуслы халык… Татарлар ерткычлар арасында — этләр, ә кешеләр арасында әйбәтләрнең дә иң әйбәте. (Максим Горький)

Надан халыкның яхшы эше дә начар күренә. (Мәҗит Гафури)

Безнең иманыбыз — халыкта, халыкның аңлавында; халыкның үз теләкләрен белдерер өчен аң белән гайрәт вә каһарманлык белән көрәшергә, җанын, канын аямыйча, үз теләгенә барырга хәзер булуындадыр.

Халык аңламаса, халык үз теләген белдерү өчен кан түгәргә хәзер булмаса… матур сүзләр, шәп, фикерләр һәммәсе җилгә очачак, һәммәсе сахрадагы аваз кебек эзсез югалачак. (Галимҗан Ибраһимов)

Милләт психологиясендә игътибарга лаек бер рухи күренеш күзгә ташлана. Теге яки бу милләт тарихта никадәр күбрәк кайгы вә газаплы дәверләр кичергән булса, башка милләтләрнең һөҗүмнәрен золым вә изүенә никадәр күбрәк дучар ителсә, аның уллары вә кызлары шул нисбәттә үк үз милләтләренә багланган булырлар, шул ук нисбәттә миллиятче булырлар. Милләтләрнең тарихта кичергән бәхетсезлекләре, өсләренә төшкән җәбер, золым вә хаксызлыклар, аларның үз бәйсезлекләре өчен алып барган көрәшләре вә фидакярлекләре милли хисләрен тетрәтүче этәргеч булган. Болар барысы да милли хисләрне куәтләндергән вә тирәнәйткән бөек гамилләрдер (факторлардыр). (Садри Максуди)

Һәр дәүләтнең абруе һәм теләсә кайсы илнең нигезе гадәткә вә хокукый гаделлеккә таяна. (Мөхәммәд әс-Сәмәрканди)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100