Данияр Мөхетдиновка ярдәм кирәк: «Улыбызның аякка баса алачагына ышанабыз»

Данияр Мөхетдиновка дүрт яшь, ДЦП белән авырый. Аңа ярдәм кирәк. «Татар-информ» журналисты Алинә Айдарова Даниярның хәлен белеп кайтты.

Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында яшәп ятучы Алсу Мөхетдинова улы Даниярның авыруы турында язды. Без фотограф Салават Камалетдинов белән әлеге авылга юл тоттык.

Гөрләтеп яшиләр, дияр идем…

Төгәл бер авылны табу авыр түгел, ә менә шушы авылдан билгеле бер йортны табу бераз катлаулырак булып чыкты. Авыл башындарак яшәүчеләрдән Алсу Мөхетдинова турында сорагач: «Мәчет каршында тора алар», — дип җавап бирделәр. Үз эчемнән уйлап куйдым: бу авылга кадәр килеп җитәргә авыллардагы мәчетләр безгә ярдәм итте. Ничек, дисезме? Алсу безгә юлны аңлатканда берничә тапкыр: «Соңыннан мәчетне үтәсез» яисә «Мәчеттән уңга борылырга кирәк», — дип әйтте. Үзләренең өйләре дә мәчет каршында салынган. Искәртеп үтим: Алсу әлегә үзенең туган авылында яши. Әнисе Венера ханым аңа бала карауда ярдәм итә. Алсу үзе ире белән Балтач районы Кариле авылында тора.

Шулай итеп, мәчет каршындагы яшел капкалы йорт янында туктадык. Чын татар өе! Гөрләтеп яшиләр, дияр идем… Әмма, ни кызганыч, бу алай түгел, әлеге йорт диварлары күз яшьләрен дә, язмыш белән килешергә теләмәүне дә күргән. Венера апага: «Өйләрегез күркәм», — дигәч, ул миңа: «Аллаһка шөкер, барысы да бар, улыбыз Данияр гына авырмасын иде», — диде. Без өйгә уздык.

«Тулысынча сау-сәламәт бала булмаячак», — диләр»

Ни кызганыч, Данияр безне үз аякларында каршы алмады. Ул әнисенең кулларында иде. Әгәр авырганын белеп килмәсәм, аның турында сау-сәламәт бала дип уйлар идем. Ул елмая, ул чибәр… Әмма, аның белән исәнләшим дип кулымны сузгач кына, Данияр кычкырып куйды. Кулларын як-якка сузды. Нәрсә әйтергә теләгәндер, белмим. Әгәр аңа 1-2 яшь булса, аның бу халәте нормаль кебек тоелыр иде. Бәбиләр кычкыра инде алар, дияр идем. Ә Даниярга инде дүрт яшь. Ул яшьтәшләре кебек болыннарда күбәләк кумый, рәхәтләнеп, иҗекләрне бутый-бутый, сөйләшми. Ул ДЦП, «спастико-дистонический тетрапарез» белән авырый. Аның әнисе Алсу белән әңгәмә корып алдык.

Алсу, Даниярның авыруын кайчан белдегез?

Авырлы булганда, табиблар: «Бар да яхшы», — диләр иде. Әмма улымны нигәдер авыр таптым. Башта үземнең табасым килмәде, тик табиблар миңа: «Үзең табасың», — диде. Данияр берничә тапкыр тудыру юллары буенча килде, башы чыга, әмма соңыннан кире кереп китә. Табиблар улымны тулаем кире карынга кертте дә кесарев кисеме ясады. Данияр тугач, аның башында бер бала башы хәтле зур гематома бар иде.

Ул гематоманың каян барлыкка килүен аңлаттылармы?

Аны табиблар берничә тапкыр «вакуум» белән тарттырды, суыртты. Әмма мин бу хакта белмәдем. Әлеге махсус аппарат ярдәмендә элегрәк абортлар ясаганнар икән. Гематома шул суырттырган урынында иде. Шушы гематома булган җирдә баш күзәнәкләре үлгән. Соңрак табиблар: «Җәрхәтләрнең дәрәҗәсенә карасак, сезнең улыгызга бәхет елмайган», — диләр. Табиблар төрле сүзләр әйтә иде инде, әмма мин баштарак Даниярның авыруын аңлап бетерми идем.

Кесарев кисеме ясыйк, алдан ук дип тәкъдим итмәделәрме?

Беренче баламны үземнең табасым килде. Юк, табиблар тәкъдим итмәде. Әгәр: «Син үзең таба алмаячаксың», — дисәләр, кесарев кисеменә дә ризалашкан булыр идем.

Баланы кайчан күрдең?

Тапкач, улымны ике атнадан соң гына күрдем. Балтачта таптым, тик Даниярны тугач та Казанга алып киттеләр. Ул реанимациядә ятты. Улым Апгар шкаласы буенча 1-2 бал белән туды. Үлгән иде инде, кыскасы... Мин дә, күп кан югалтканга күрә, системалар алып, хастаханәдә яттым. Башкаларга бәбиләрен алып киләләр, ә минеке юк та юк… Казанга шалтыратам, миңа: «Хәле авыр», — диләр. Бик авыр иде. Нишләргә?.. Кайсыбер табиблар мине тынычландырыр өчен: «Барысы да яхшы булыр», — диләр иде.

Хәзер табиблар нәрсә ди?

«Тулысынча сау-сәламәт бала булмаячак», — диләр. Әмма күпме тырышсаң, шуның кадәр яхшырак. Ул киләчәктә үз-үзен карый алсын иде. «Йөреп китәчәгенә өмет бар», — диләр. Без дә мәңгелек түгел бит. Без китеп барсак, улым кемгә кирәк булыр? Мультфильм кушсаң, утырып та тора ала. Улымның төп проблемасы - аның башына мәгълүмат дөрес барып җитми. Бер әйберне генә эшлим дисә, берничә әйбер эшләп куя. Мәсәлән, сул аягыңа бас, дисәм, ике аягына да баса.

Бу табиблар хатасымы?

Әйе… «Ул «вакуум»ның элекке гасырларда гына кулланалар иде», — дип әйттеләр. Мин каян белим инде аны…

Баланың авыруы кечкенә чакта әллә ни сизелмәскә мөмкин. Имезгәндә үзен башка төрле тота идеме?

Мин аны имезмәдем. Әйткәнемчә, улымны ике атнадан соң гына күрдем. Даниярны башта имезергә ярамады. Үзең аңлыйсың, имезгәч, балага көч килә, шуңа имезмәдем. Соңыннан имезергә тырышып карадым, әмма ул иммәде. Аннан соң сөтем юкка чыкты. Сөтем болай да, борчылганга күрә, әз иде. Хастаханәдә аңа төрле смесьлар ашаткач, ул шушы ризыкка ияләште.

Ә хәзер Данияр яхшы ашыймы?

Әйе, ашый, Аллаһка шөкер. Йокысы да начар түгел. Кечкенә чагыннан ук аны сәламәтләндерү өчен күп тырыштык, чөнки нәкъ менә бәби яшеннән эшли башласаң, сәламәтләнү дәрәҗәсе югарырак була.

Язмыш нигә шулай итә икән?

Белмим инде… Шундый язмыш. Аллаһ Тәгалә безгә шундый бала биргән, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый. Димәк, без аны аякка бастырырга сәләтле кешеләр. Ирем дә тырыша, Аллаһка шөкер. (Бу сүзләрне әйткәндә, Алсу елап җибәрде).

Хатын-кыз барыбер бу мәсьәләдә көчлерәк, әйеме? Ирең Наил, баланың диагнозын белгәч, үзен ничек тотты?

Ирем бик озак вакыт бу дөреслекне кабул итә алмады. Табибларга да ачуы чыга иде. Әмма беркайчан да безне ташлар дип курыкмадым. Наил балабызны ярата. Данияр да аңа тартыла.

Хәзер сезгә күпме акча кирәк?

Бу җәйдә Польшага барырга тиеш идек. Коронавирус таралу сәбәпле, барып булмаячак. Анда баруны ноябрь аена күчерттердек. Акчага килгәндә, анда 350 мең сум акча кирәк. Моңа кадәр Польшага өч тапкыр барган идек. Алга китеш бар, Аллаһка шөкер. Бельгиягә дә бардык. Эш бит башта, күп нәрсә баш миеннән тора. Улымның аякка баса алачагына ышанам. Нәрсә генә дисәләр дә, мин барыбер ышанам.

Баш миенә тәэсир итү өчен нинди процедуралар үтәсез?

Мәсәлән, минем тавышымны яздыралар да Даниярга тыңлаталар. Бу — уникаль методика. Улым карын астында берничә этапны төшереп калдырган, югалткан дип аңлыйбыз. Шушы этапларны янәдән барлыкка китерәләр. Табибларга рәхмәт! Улымның хәтере яхшырды, төсләрне, саннарны белә. Ул барысын да аңлый. Әтине әти дип, әнине әни дип белә. «Кунаклар килә», — дигәч тә аңлый.

Әле тагын бәби алып кайтасың киләдер?

Әйе, әмма бераз куркам. Игътибарны тигез бүләргә кирәк икәнен аңлыйм, әмма Даниярга игътибар күбрәк кирәк булачагын да беләм. Шулай да, бала телим.

Данияр башка сәламәт балаларга карагач, үзен ничек тота?

Башта куркып тора. Алар йөгереп йөри бит инде, Данияр үзе йөрмәгәч, аларны егылыр дип уйлый. Бала йөгергәндә, улым шул бала өчен куркып, кычкырып җибәрергә мөмкин. Аллаһ боерса, ул да аягына басар. Даниярыбыз сәламәт булсын өчен без барысын да эшләргә әзер.

Ярдәм итик!

Китәр вакыт җиткәч, Данияр да безнең белән саубуллашты. Ул барысын да аңлый, бары тик теле белән: «Хушыгыз», — дия алмый. Елмая, нидер кычкыра… Аның кычкыруын мин бары тик кечкенә баланың көйсезләнүе дип кабул иттем. Аңа бит әле дүрт кенә яшь, ул әле бала. Аллаһ боерса, Данияр үскәч, без аларга кунакка кайткач, безне үз аякларында каршы алыр. Әйдәгез, изге эштән читтә калмыйча, аңа ярдәм итик!

Сбербанк картасы — 4276620037824905 (Мухутдинова Алсу Мударисовна)

«Ак Барс» картасы — 5209351230715083 (Мухутдинова Алсу Мударисовна)