Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 март - Песиләр көне: «Әбине күмеп кайтканда ишек төбендә песи утыра иде»

Россиядә Песиләр көнен 1 мартта бәйрәм итәләр. Бездә мәчеләр - яз символларының берсе, ә март песи ае дип тә санала.

news_top_970_100
1 март - Песиләр көне: «Әбине күмеп кайтканда ишек төбендә песи утыра иде»
Мария Сөләйманованың социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

28 февраль — кышның соңгы көнендә Казан Ярминкәсендә «Өйгә таба юл» дигән күргәзмә узды. Ул песиләр көненә багышланган иде. Безнең йомшак дусларыбызны карарга килгән халык та шактый күп иде. Шунда йөреп кайтканнан соң, песи асраучы артистларга, аларны яратучыларга шалтыратып, йорт хайваннары турында сөйләшеп алдым.

«Безнең песи бары тик „кайфовать“ итәргә ярата»

Данир Сабиров, юмор остасы: «Бер сүз белән генә әйткәндә, песи ялкау, ялагай хайван. Артыгын урамга да чыкмый инде. Бүген көн җылы, бар дип этә-төртә чыгарып җибәрәбез. Көне-төне шул диванда гына ята инде. Ул безнең алгы бүлмәдә яши, бераз гына анда торсам, аякка сырпаланып, ышкылып, ялагайланып йөри башлый. Безнең песи бары тик «кайфовать» итәргә ярата.

Минем хатыным өйдә хайван булуына каршы, шуңа ул безнең алгы бүлмәдә яши. Анда да аңа барлык яшәү шартлары тудырылган. Җылы, ашарына чыгарып торабыз. Өшемәсен дип, аңа аерым радиатор куйдык, ә болай песиләр минус 10 градуста да рәхәтләнеп яши икән дип укыдым.

Песи безгә бик кызык кына килеп эләкте. Карт әбине җирләп кайтканда, ул безнең ишек төбендә утыра иде. Юкка гына безгә килмәгәндер, ул безнең песи булачак дигәч, миңа берсе дә каршы килмәде.

Безнең килен — Миләүшәнең абыйсының хатыны песиләр ярата. Аларның өйләрендә гел песи яши. Аларның песиенең исеме Кашап, чөнки Миләүшәнең абыйсының кушаматы шундый. Ә безнең балалар ул вакытта бәләкәй иделәр, нинди песине күрсәләр дә, алар өчен бөтенесе — Кашап. Шуңа күрә без дә, песинең җенесен белмичә, Кашап дип исем куштык. Бер-ике айдан соң, ветеринарга алып баргач, кыз икәнен белдек. Шулай итеп Кашаптан Кәшифәгә әйләнде ул. Аны песине стерильләштердек, югыйсә ул песиләрне кая куеп бетерәсең.

Бездә хуҗасыз хайваннар булмасын өчен, чит илдән үрнәк алырга кирәк. Мәсәлән, шул ук Төркия, Америкада барыбер песиләргә карата икенче мөнәсәбәт, аларның язмышына дәүләт битараф түгел. Урам песиләрен безнең илдә, миңа калса, кем хөрмәт итә, кем сөя, шул гына нидер эшли кебек. Ә хөкүмәт бернинди карар да кабул итми. Табигать, терлек һәм хайваннар мәсьәләсе ул шулай ук хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш.

Мин бернинди ырымга да ышанмыйм. Элегрәк кара песи үтсә, кыенсына идем, хәзер юк. Үзем биш тапкыр намаз укымасам да, җомга саен мәчеткә йөрим. Хәзрәт ырым юк ул, ырымга ышану ярамый дип бер әйтте, шуннан бирле ышанмыйм.

Эт белән чагыштырганда, песи күпкә хәйләкәррәк. Эт — тугры җан иясе, кайсы вакытта кермә, күземә карап тора инде ул. Эткә ашама дисең икән, ашамый да ул, песигә ашама дисәң, тизрәк кабып йөгереп китә».

«Йомшак булса да, әти аны Шайтан дип йөртә иде»

Эльвина Миңнуллина, студент: »Мин песиләрне бик яратам. 2014 елда безгә британец токымлы песи бүләк иттеләр. Аңа Йомшак исеме куштык. Әти песиләр яратмый иде. Өйдәге бөтен челтәрләрне, диваннарны тырнап бетерсә дә, аны әти дә үз итә башлады. Гомумән, песи ул һәрвакыт бәхет инде, алардан күпме позитив аласың. Бигрәк тә менә шул британецны яраттым. Ул ике алгы аягын кушкач, йөрәк рәсеме барлыкка килә иде. Бөтен күрше-тирә кызыга иде безнең песигә. Ул 2018 елның гыйнварында югалды. Әллә берәрсе урлады шунда…

Йомшак башка песиләрдән тышкы кыяфәте белән аерылып тора иде. Британецларның борыннары сытыграк һәм ул мамыктай йомшак була. Аны бүләк иткәндә: «Бу песи сиңа мендәр урынына, чиста, йомшак песи булачак», — дип бирделәр. Ул безгә кечкенә, бер атналык песи баласы булып кайтты. Өйрәтергә тырышсак та, британецлар табигатьтән өй песие булсалар да, безнеке өй песие булмады. Нәтиҗәдә, урамга чыгып йөри башлады, кая мендәр урынына булсын инде!

Песиемә бер яшь тирәсе булганда, мунчада юындырдым да фен белән киптердем, тарадым үзен. Шундый матур булып калды! Аннары ул урамга чыгып китте, көлгә батып кайткан, кабат юындырасы булды. Характеры ягыннан британецлар шук песиләр, характерлары бар. Характеры булган кешеләр дә үзләренә күбрәк тарталар бит. Песиләр дә шулай. Шуңа күрәме, әти аны бик яратты. Исеме Йомшак булса да, әти аны Шайтан дип йөртте. Чөнки, әйткәнемчә, бик холыксыз песи иде».

«Мәченең мәхәббәтенә лаек булырга кирәк»

Мария Сөләйманова, «ЗооЗабот» зоояклау оешмасы әгъзасы: «Песиләр — характерлы, үзенчәлекле хайваннар. Алар кешенең һәр әйткән сүзен аңлый. Электән үк песиләр изге хайван саналган, чөнки аларны Аллага тиңләгәннәр. Алар иң ныгы йокларга ярата. Сәламәт, тирән йокы алар өчен бик мөһим.

Мин күп песи токымнарын беләм, иң яратканы — сфинкслар. Алар турында күп сөйли алам. Минемчә, бу иң үзенчәлекле токым. Сфинкс — мәче, эт һәм хәтта маймыл арасында ниндидер уртаклыкка ия булган песи. Алар бик тугры, хуҗаның игътибарын таләп итәләр.

Эт белән песинең аермасы кайда дигәндә, эт хуҗаны шартсыз ярата, ә мәченең мәхәббәтенә лаек булырга кирәк.

Песиләр белән бәйле күп ырым-шырымнар бар, әлбәттә. Мәсәлән, кайберәүләр фикеренчә, мәче йортны явыз ияләрдән саклый. Мин моңа ышанмыйм, әмма өйдәге мәче чыннан да яхшы энергетика тудыра дип саныйм. Шулай ук кара песи юл аркылы чыкса, бәхетсезлеккә, диләр. Минемчә, песи төсенә карап бәхетсезлек китерә алмый. Моны кара мәче хуҗасы буларак раслыйм.

Йортсыз мәчеләр проблемасы, әлбәттә, закон дәрәҗәсендә гуманлы юл белән хәл ителергә тиеш. Безнең дусларыбызны кеше кайгыртырга бурычлы, чөнки мәчеләр үз гаебе белән генә йортсыз калмый. Беренче чиратта, кеше үз хайваны өчен җаваплы булырга һәм контрольсез үрчүгә юл куймаска тиеш — бу йортсыз песиләр булуның төп сәбәбе. Песи яраткан кеше генә аларны үзенә алса, мондый проблема тумас иде».

Песиләрне нинди чирләр борчый?

Ольга Шамкина, Биектауда ветеринар табиб: «Песиләр дә, нәкъ кешеләр кебек, төрле авырулар белән авырый. Йогышсыз авырулардан: йөрәк-кан системасы, баш авыртулары, үпкә, бәвел системасы авырулары, үрчем буенча проблемалар һ.б. була. Һәрберсенә индивидуаль якын килү, дәвалау кирәк.

Күпчелек мәчеләрдә борча, суалчан була. Кешеләр үзләренең песиләрендә борча, суалчан булуга борчылып мөрәҗәгать итәләр. Иң күп мөрәҗәгать нәкъ шуның белән бәйле.

Миндәге статистика авыл җирлеге белән бәйле. Стерильләштерелмәгән песиләр белән шулай ук проблемалар күп була, чөнки алар үзләренә бәла эзлиләр: бер-берсе белән сугышалар һәм башлары, колаклары, койрыклары яралана. Песиләрдәге авырулар әле ел вакытына — сезонга да карый. Яз башлангач, бигрәк тә шәһәрләрдә, «оча торган песиләр» проблемасы башлана. Кешеләр бүлмәләрне җилләтү өчен тәрәзәләрне ачып куялар һәм песиләр ачык тәрәзәләрдән очып төшә башлый, москит челтәре дә аларны саклап кала алмый. Менә шул чагында мөрәҗәгатьләр тагын да арта.

Клиникада эшне теркәүдән башлыйбыз. Хайванга амбулатор карта ачыла, аңа барлык мөһим мәгълүмат кертелә. Хуҗасыннан җентекле сораштырудан соң, ветеринар турыдан-туры клиник карауга керешә. Анамнез җыю һәм җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә табиб пациентны дәвалау тактикасын билгели, кирәк булганда аны өстәмә тикшерүләргә җибәрә. Мәсәлән, сынган урыннар бар икән, рентген тикшерүләр үтәргә кирәк була.

Бәяләр, әлбәттә, төрлечә. Безнең клиникада беренчел кабул итү 400 сумнан башлана, шәһәрләрдә 400дән 1500 сумга кадәр булырга мөмкин. Өстәвенә, әле тәүлек буе эшли торган клиникалар була. Әлбәттә, төнге кабул итү бәясе югарырак.

Авыл җирлегеннән дә песиләрне ветеринар табибларына күп алып киләләр. Быел каты суыкларга бәйле рәвештә, хуҗалар песиләренең колаклары, аяклары өшү белән еш киләләр. Аннары песиләр теләсә кая менәргә, үрмәләргә ярата, шуңа күрә яралану, киселү очраклары күп була».

«Мәчеләр үзләренә патшаларча мөнәсәбәт көтәләр»

Камилә Хәбибуллина, волонтер: «Бер билгеле мем бар. Хуҗа турында эт: «Сине күрүгә бик шатмын», — ди, ә мәче: «Нигә шулай озак минем янга килмәдең, минем ашыйсым килә», - ди. Мәчеләр - үзенчәлекле хайваннар, алар үзләренә патшаларча мөнәсәбәт көтәләр.

Барлык мәчеләр дә кешеләрнең телен, интонацияләрне аңлый, аларга төрле интонацияләр белән билгеле бер фразаларны әйтергә мөмкин. Һәм барлык хайваннар да моны аңлый. Мисырда песиләргә зур хөрмәт белән караганнар, баш игәннәр. Төрле халыкларда ниндидер изге хайван бар — йә сыер, йә мәче...

Нәселле мәчеләр авыруларга, стресска ныграк бирешә. Урамда табылган гади Барсиклар авыруларга яхшырак каршы тора, чөнки урам тормышы бу песиләрдә иммунитет формалаштыра. Алар тычкан да тота, башка хайваннар өчен дә кайгыртучан «нянькалар» булырга мөмкиннәр. Балалар белән дә дустанә мөнәсәбәттә булалар.

Кемдер кара яки җирән мәче уңыш китерә, дип әйтә. Безнең өчен барлык хайваннар да уңыш китерүчеләр. Без барысына да шулай яратып карыйбыз, бездә уңыш китерә-китерми дип аерулар юк.

Мәчеләр артык үрчеп китмәсен өчен, әлбәттә, иң киң кулланылган ысул — стерильләштерү. Әгәр ишегалдында хуҗасыз, йортсыз калган песиләр очрый икән, һичьюгы ул яши торган подвалларны бикләмәскә, песиләргә типкәләмәскә, әгәр дә подъездга кертү мөмкинлеге бар икән, кертергә кирәк. Гомумән, песиләргә яшәү урыны табарга тырышып карарга кирәк.

Төрекләр хайваннарга бик яхшы мөнәсәбәттә һәм безгә алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Алар салкын вакытларда песиләрнең өсләренә одеял каплап куя».

 Язмамны француз прозаигы Теофил Готьеның сүзләре белән тәмамлыйм: «Әгәр сезне мәче ошатса, ул сезгә дусты булырга мөмкинлек бирәчәк, ләкин хуҗа булырга беркайчан да юл куймас».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100