«Армиядә кызымның йөккә узганын белдем»

Егетләр әти булачакларын ничек кабул итә? «Интертат»тан дүрт язмыш.

«Котлыйм, син әти буласың», дигән сүзләрне һәр егет тә ишетергә шатмы? Кызлары егетләренә әти булачаклары хакында ничек хәбәр итте икән?

«Ваз кичәргә ярамый»

Максим, Казан, 25 яшь.

Мин хатыным белән танышканда ук әйтеп куйган идем: баланы аякка баскач кына табабыз дидем. Бергә биш ел яшәдек. Ул укыды, мин эшләдем. Торырга акчабыз җитә иде. Әминә дә минем белән килеште. Ул әни булырга әзер түгел иде. Ике ел торганнан соң йөккә узды. Мин бу хакта, кызганыч, вакытында белә алмадым. Хәзер генә аның төрлечә мине бу хәбәрне әйтергә әзерләгәне хакында белдем. Ул кибеттә бала киемнәре янында туктала башлады. «Әйдә, кереп карыйбыз», дигәненә мин аны өстерәп диярлек китә идем. «Шаяртма, безгә әле иртә», дип әйткәнем исемдә. Бу беренче очрак.

Икенче очрак эштән кайтышлый булды. Телефонга смс килде. Кәбестә, тозлы кыяр, икра, банан ал дигән. Бергә торгач, мондый көндәлек әйберләргә ияләнәсең инде ул. Миңа бу гадәти хәл булып тоелды.

Ничек белдең соң?

Ул хастаханәгә эләккәч. Өйгә кайтканда ул коридорда ята иде. Башыннан кан ага, кашы җимерелгән. Мин бик каты куркып калдым. Тизрәк ашыгыч ярдәм чакырттым. Ул аңын югалтып егылган булып чыкты. Коридордагы тумбочка кырыена бәрелгән. Больница ул аңына килде. «Хатыныгыз белән бар да яхшы булачак, тик бездә бер-ике атна ятачак әле. Артык борчымаска тырышыгыз. Аңа хәзер тынычлык икеләтә кирәк. Балага зыян килмәгән», дип табиб хәбәр итте. Миндә шок иде. Әле яңа гына мин яраткан кешемне югалта яздым. Аны канга баткан килеш идәндә ятуын күргәч, минем бар дөньям җимерелгән кебек булды. Мин ышанырга теләмәдем. Юк, ул минем тормыштан юкка чыкмас кебек тоелган иде. Шулай бер көндә мин Әминә белән бөтен тормышымны үткәрергә әзер икәнемне һәм әти буласымны аңладым. Мин бәхетле идем. Әминә елады. Мин аны тынычландырып утырдым. «Мин бәхетле, исән генә булыгыз. Икегезне дә яратам. Мин әзер», дидем. Әминә белән мөнәсәбәтләр шул көннән соң тагы да ныгыды. Балабыз бар. Мин шат. Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Ләкин мондый бүләктән ваз кичәргә ярамый.

«Әнисенә барысын да сөйләгән»

Данил, Казан, 20 яшь. «Йөргән кызым балага узганда миңа 18 иде. Без әле яңа гына мәктәпне бетереп, укырга кердек. Ясминә белән еш күрешмәсәк тә, бер-беребезгә вакыт табарга тырыша торган идек. Икебез дә әти-әниләр белән таныштык. Укып бетергәч өйләнешәбез дип планлаштырган идек. 18 өйләнергә туры килде», — дип сөйләде ул.

Балага узганы турында ничек хәбәр итте?

Бу хакта миңа аның әнисе хәбәр итте. Ясминә миңа әйтергә курыккан. Йөккә узганы турында белгәннән соң ул әнисенә барысын да сөйләгән. Берничә көн мин аның белән сөйләшә алмадым. Ул телефонын сүндереп куйды. Мин аны дуслары аша да табарга тырыштым. Ләкин аларның берсе дә Ясминәнең кайда икәнен белми иде. Минем ул вакытта зачетлар вакыты. Аны эзләргә бармадым. Үпкәләгәндер, үзе шалтыратыр дип уйладым. Аның әнисе миңа шалтыратып, күрешик дигәч, мин башта курыктым. Ясминәгә берәр хәл булгандыр дип уйладым. Без кафеда очраштык. Ясминәнең йөккә узганы хакында белдем. Әнисе миңа: «Нишләргә җыенасың?» дигән сорау бирде. Дөресен генә әйткәндә, мин әти булырга әзер түгел идем. Ләкин шулай да мин үз өстемә җаваплылык алдым. Бер әйберне дә үзгәртеп булмый иде инде. Абортка мин каршы төштем. Аның әнисе бу ысул турында да әйтеп карады. Ләкин мин киләчәктә Ясминә бала таба алмаска мөмкин икәнен аңлый идем.

Шулай, без тиз генә өйләнештек. Ясминә туй буе бер әйбер сөйләшмәде. Без аның белән бер өйдә торып та сөйләшә алмадык. Ул үз эченә бикләнде. Укуны ташларга туры килде. Минем әтиләр дә бу хәл белән килешеп бетә алмадылар. Алар өчен уку беренче урында иде. Ә без монда үзебез балалыктан чыгып килмәгән, тагын бала турында әйттек. Әлбәттә, алар өчен боларны кабул итү авыр булды. Ләкин алар мине тыңладылар. Фатир белән булыштылар. Ике як та акча биреп, без үзебезнең торакны булдырдык. Ясминә укуны ташлаганына бик нык борчылды. Миңа күтәрелеп тә карый алмады. Төннәрен елды. Үзе янына якын китертмәде. Мин аның нәрсәгә үзен шулай тотканын аңлый алмадым.

Сәбәбен белә алдыңмы соң?

Дус кызы белән сөйләштем. Ул үзен минем тормышны бозган дип уйлаган. Мин аны күралмыйм дип үз-үзен ышандырган.

Син нишләдең? Аңлата алдыңмы?

Хат яздым ватсабына. Моңарчы моны егетләр эше түгел дип уйлаган идем. Ул смста балага шат булуымны, аны гаепләмәгәнемне аңлатырга тырыштым. Ул укыганнан соң беренче тапкыр мине килеп кочаклап, күзләрен күтәреп карый алды. Әйе, бала туганнан соң барысы да үзгәрде. Үзебезгә вакыт аз кала башлады. Ләкин мин үземне бәхетле дип әйтә алам. Без әкренгә үз тормышыбыз белән яшибез. Мин бүгенге көндә бәхетле.

«Армиядә кызым йөккә узганын белдем»

Азат белән Фирүзәгә хәзер 21.

Мин мәктәпне бетерүгә үк армиягә барырга булдым. Фирүзә мине көтәргә вәгъдә бирде. Провод вакытында без икебез дә беренче тапкыр алкоголь эчемлек кулландык. Моңарчы эчкән юк иде. Проводны коттеджда үткәрергә булдык. Олылардан беркем дә юк, яшьләр генә җыелдык. Без ул төнне Фирүзә белән бергә үткәрдек. Иртән беребез дә ничек болай булганын хәтерләми иде. Бөтен юрган канга буялган, Фирүзә елый. Ә миңа җыенып китәргә кирәк.

Кызны шул хәлдә калдырдыңмы?

Ә нишли ала идем соң? Ул мине озата бармады. Аңлыйм да бер яктан ник бармаганын. Тагын бер атнадан ул миңа фото җибәрде. Тест. Ике сызык. Үзем армиядә, кызым йөкле, мине көтә. Мин әниләргә хәбәр бирдем. Фирүзәне өендә тотмасларын белә идем. Минем әниләр аны килеп алды. Киемнәрен җыеп, Фирүзә минем өйгә күченде. Мин бала туганын күрә алмадым. Фирүзәнең йөкле вакытын да күрмәдем. Шуңа гына үкенәм. Хәзер ул заочно укый. Мин эшлим. Җәллим дип әйтә алмыйм. Үзем гаепле. Баш белән уйларга кирәк иде. Фирүзә әйбәт кыз. Әйбәт хатын. Балабыз исән-сау туды. Шуңа күрә мин үземне бәхетле кеше дип саный алам.

«Бала карарга мин әзер түгел»

Геройның исеме үзгәртелде. «Без йөри башлаганга өч кенә ай иде. Аңарчы Гүзәлия белән дуслар гына идек. Аның егете, минем кыз бар иде. Икебез дә бер-беребезне ошатканны аңладык. Минем әни авырый башлагач, минем кызым түгел, Гүзәлия янымда булды. Үзенең укуына дип җыйган акчасын минем әнигә кирәк булган дарулар өчен тотты. Мин аның бу яхшылыгын онытмадым. Ул һәрчак янымда булырга тырышты. Әнине дәвалау чорында да без икебез аны сакладык, алмаш-тилмәш йөрдек. Шул безне тагын да якынайтты.

Аның егете моның белән килешә алмады. Миңа көнләде. Минем кыз да истерика оештыра торган иде. Икебез дә бер үк вакытта сөйгән ярларны ташладык. Йөреп китү дә гадәти булды кебек. Әйдә, йөреп карыйк, дидем мин аңа. Ул ризалашты. Әнине торгызырга булышты. Минем өйгә күченде дисәң дә була. Әни Гүзәлияне яратты, үзенең кызы кебек күрде. Миңа да аңа карата йомшаграк булырга куша торган иде. Әллә әнине тыңлап, әллә үзем ошатып, мин йөреп карарга булдым. Гүзәлия миңа кадәр кыз иде. Туйга кадәр йокламыйм дисә дә, без тыелып кала алмадык. Гүзәлия йөкле икәнен әйткәч, мин башта ышанмадым. Алдый сыман тоелды. Тестны күрсәткәч, әнигә әйтмәскә куштым. Бала карарга мин әзер түгел, моны бик яхшы аңлый идем. Әле йөри генә башлаган кеше белән гаилә кору дигән уй мине куркытты.

Уйларга дигән булып, мин өйдән чыгып киттем. Дустыма барып ике төн йокладым. Телефонны сүндереп куйдым. Әйе, мин качтым. Өйгә кайтканда Гүзәлия дә, аның киемнәре дә юк иде. Әни елап каршы алды. Беренче тапкыр миңа кул күтәрде. Ул оныксыз калдым дип курыкты. Гүзәлия миңа хат язып калдырган. «Эзләмә, мин сине яраттым. Син яратмадың. Яраткан кеше үзенең сөйгәнен һәм баласын ташлап калдырмый. Син — минем өчен хыянәтче. Мин ышанычсыз кеше белән тормышымны бәйләргә әзер түгел. Хуш», дигән. Әни сүкте, рәнҗеде, мин Гүзәлияне танышлары аша эзләргә тырышып карадым. Ул башка җиргә күченгән булып чыкты. Мин үкенәм, ләкин ни файда?»

Сораштыру

Регина, КФУ. «Мин егетемә йөккә узганымны әйткәч, ул бик шатланды. Зур гаилә һәм 6 бала телим диде. Мин бер генә бала алып кайтасым килә. Тиздән өйләнешәбез. Әти-әниләргә әле бу хәбәрне әйтмәдек. ЗАГСка барып гариза калдыргач әйтергә дип планлаштырабыз».

Ситора, КФУ. «Мин үзем Казанныкы түгел. Казахстаннан. Егетем дә шунда тора. Мин Казанга укырга дип килдем. Каникулларга бу юлы кайтып тормадым, егетем белән ял итәргә барып кайттык. Әле күптән түгел генә йөккә узганым хакында белдем. Әле әйтмәдем. Ничек кабул итүе борчылдыра. Минем бит әле укып та бетерәсе бар».

Риналь, КФУ. «Кызым йөккә узганын белгәч, беренче реакция курку иде. Мин бу хакта элек уйлаганым булмады. Аның әти-әнисеннән куркам. Дөресен әйтәм. Минекеләр ничек тә кабул итәчәк. Хәзер башкача яшәргә кирәк булачак. Миңа укуны ташлап, эшкә керәсе була. Әле шат дип әйтә алмыйм үземне. Бәлки бала тугач, мин фикеремне үзгәртермен».

Эдуард, КФУ. «Бала турында белгәч, беренче уй, нишләргә дигән иде. Мин җаваплылыкны үз өстемә ала торган кеше. Әйе, көтелмәгән булды, әйе аборт турында да уйладым башта. Ләкин яңа тумаган баланы үтерәсем килми. Минем өчен бу гөнаһ».

Гадел, КФУ. «Мин гел зур гаилә турында хыялландым. Кыз белән йөри дигән исем өчен генә бер кыз белән очраша башладым. Ул миннән балага узды. Баланы калдырырга булдык. Аның әти-әнисе безгә булышабыз диделәр. Әлегә квартира карап йөрибез. Яратмыйм. Ләкин ул минем булачак баламның анасы. Хәзер бер әйбер дә үзгәртеп булмый».