Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида юморист, туйлар алып баручы КВН уенчысын үтергәннәр

news_top_970_100
Сочида юморист, туйлар алып баручы КВН уенчысын үтергәннәр

«Южная столица» КВН командасының элекке катнашучысы – 31 яшьлек Амиран Геворкянны Сочида фестиваль вакытында үтергәннәр. Ул Дагыстаннан килгән 32 яшьлек Артур Расулов белән сугыша, шуннан соң аңын югалта. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Канал мәгълүматларына караганда, бу хәл 18 гыйнварда «Жемчужина» кунакханәсе янында була. Ир-атлар сугышып китә, Расулов юмористны баскычтан этеп төшерә. Амиранның башы җитди җәрәхәтләнә, аны хастаханәгә алып китәләр. Аның баш сөягенең нигезе һәм түбәсе сынган, баш сөяге-баш мие ачык җәрәхәте була, баш мие имгәнә, шулай ук эпидураль гематомалары да була. КВН уенчысы комага китә. Берничә көннән соң, аңына килмичә, вафат була.

Артур Расулов

Бу хәлнең шаһиты булган кешеләр башта юмористның 2 метр биеклектән егылып төшүен әйтә.

Сугышу турында соңрак билгеле була. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары Артур Расуловны эзли.

Үтерүдә шикләнелгән Артур Расуловның әтисе «SHOT» Телеграм-каналына исә башка версия тәкъдим итә: Амиран Геворкян үзе башлап Артурга пычак белән ташланган, ди. Аның сүзләренчә, улы Амиранны үтерергә теләмәгән, ә тирә-яктагы кешеләрне коткарырга һәм Амиранны егылып төшүдән сакларга тырышкан.

Расуловның әтисе «Амиран үзе кунакханә янындагы парковкадагы кешеләргә пычак белән ташланган» дигән. Конфликт вакытында Амиран егылган, ә Артур аны тотып калырга маташкан, дип ышандыра. Шикләнелүче егетнең әтисе әйткәнчә, бу конфликт Артурның әнисен мыскыллау аркасында килеп чыккан.

Әтисе, Артур Расуловның кайда икәнен әйтә алмыйм, дигән.

Артур Расуловка кеше үтергән өчен 13 ел колония яный. Җинаять эше ачылган. Хәзер полиция, сорау алу өчен, шикләнелүче Расуловны эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100