Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида «Путяш» дип аталган уенчык сата башлаганнар (Кемгә охшатасыз?)

news_top_970_100
Сочида «Путяш» дип аталган уенчык сата башлаганнар (Кемгә охшатасыз?)

«Известия» язуынча, Сочиның «Сириус» белем бирү үзәгендә узган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә «Путяш» дип аталган уенчык саталар икән. Бу уенчык бик тә Владимир Путинга охшаган.

Бу чараның рәсми символы – Чебурашка. Әмма анда килүчеләр арасында нәкъ менә «Путяш» популярлык казанган.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков бу чараны «илнең сәяси көнүзәк вакыйгасы» дип атады. Фестиваль президент сайлауга 2 атна тирәсе вакыт кала – 1 мартта башланды, ул 7 мартка кадәр дәвам итә. Бу «Россия президенты Владимир Путин карары буенча уздырылган дөньядагы иң күләмле яшьләр чарасы» дип тәкъдим ителә.

Фестивальдә бизнес, матбугат чаралары, халыкара аралашу, мәдәният, фән, волонтерлык, хәйриячелек, спорт өлкәсендә казанышларга ирешкән 20 меңнән артык Россия һәм чит ил кешесе катнаша.

Путяш аласыгыз киләме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100