Мөнир Рахмаев хатынын яклап пост язган

Мөнир Рахмаев хатынын яклап пост язган
Мөнир Рахмаев инстгаграмга хатынын кимсетеп язучылар булуы хакында язган. 

"Начар әйбер язганчы, үз тормышыгыз турында уйлагыз!" - дигән ул. Тискәре комментарийлар язучыларны блокка куячагын әйткән.

Комментарийлардан күренгәнчә, Мөнир Рахмаевны гел рестораннарда гына ашап йөри дип язганнар, хатынын ашарга пешерә белмәүдә гаепләгәннәр. 

"Пешерә беләме-белмиме, сезнекен ашарга килмиләр. Бик матур хатын, бәхетле булыгыз", - дип язган.
"Мөнир кебек ирем булса яшь чагымда, мин дә рәхәтләнеп рестораннарда гына ашап йөрер идем". 
"Хатын-кыз көне буенда плитә янында торырга тиешме әллә?"

Бер укучы исә Мөнир Рахмаев хатын-кыз аудиториясен җәлеп итәр өчен пост яза дип көлгән. "Хайпанул хатын-кызларга. Язылучылар  +100500 булгандыр".