Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар Малай: «Әтием белән әнием коронавирусны җиңде!»

Беренче татар инстаблогеры Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов) якыннарының коронавирус белән авыруы хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
Татар Малай: «Әтием белән әнием коронавирусны җиңде!»
Татар Малайның Инстаграм аккаунтыннан

Татар малай Инстаграм битендә гаиләсе белән төшкән фото урнаштырган. «Әтием белән әнием коронавирусны җиңде. Туганнар белән булганда һәр минутның кадерен белегез!» — дип язган ул.

Татар малайның әти-әнисе Түбән Кама шәһәрендә яшиләр.

Блогерның әнисе Әлфия Галиәхмәтова да Инстаграм битендә фото урнаштырган. «Шушы минутта бездән дә бәхетле кеше юктыр, барыбыз да сау-сәламәт, бәхетле булыйк», — дип язган ул.

Инстачыларны коронавируска бәйле сораулар борчыган.

«Коронавирустан нинди дарулар эчтегез?» — дип кызыксынган берсе.

«Табиб чакыртыгыз. Ике тапкыр табиб килде, ике тапкыр ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык, миннән өч тапкыр, әтисеннән ике тапкыр анализ алдылар. Температурагыз булса, парацетамол гына эчегез», — дип җавап биргән Әлфия Галиәхмәтова.

«Каты авырдыгызмы? Сезнең өчен шыпырт кына борчылдым, язарга гына оялдым. Исән-сау булырга язсын!» — дигән тагын бер инстачы.

«Үзебезгә авыр тоелды инде, рәхмәт», — дип язган Татар малайның әнисе.

«Бик тату гаилә! Сәламәт булыгыз!», «Нык шәп чыккансыз», «Киләчәктә дә һәрчак шулай гөрләп, мәхәббәттә, бәхеттә, бер-берегезгә таяныч булып яшәргә язсын!» — дип яза блогер гаиләнең виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100