Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ тавык үрчетә башлаган

Ул кычыткан турый торган җайланмасын күрсәтте.

news_top_970_100
Илназ Баһ тавык үрчетә башлаган
Рамил Гали

Җырчы Илназ Баһ кычыткан турый торган җайланма ясаган. Уллары белән бергә тавыкларга кычыткан әзерләгән видео куйган.

Артистлар әле дә эшсез утыру сәбәпле, күбесе яңа шөгыль таба башлады. Видеога төшерүче хатыны Гүзәл Идрисова: «Заказлар бирегез, кышка салатлар ясаганда да җайлы икән», — ди.

Инстачылар бу җайланманың бик куркыныч булуын, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәве турында язалар.

«Кулыңа балта тотып тура, кулыңны эләктерә бит бу»;

«Бик куркыныч нәрсә икән, таяк белән генә төрткәлә»;

«Кулыңны кая тыгасың», - дип борчылган алар.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында «шәп әйбер», «пычагы нинди», «туралган кычытканы төшеп бара торган итеп булмыймы», дип кызыксынучылар да табылган.

«Юньлерәк чиләк булмадымыни?» — дип гаепләгән берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100