Тимати лифт чакырганда вирус ияртмәс өчен ысул уйлап тапкан

Рэпэр Тимати лифт төймәсенә баса торган җайланма ясаган.

Җырчы Тимати лифт төймәсенә басу өчен зажигалка файдалана. Ул җайланманың өстенә скрепка кебек әйбердән ыргак ясаган. Шуның ярдәмендә лифт төймәсенә баса.

Инстачылар Тиматига: «Перчатка кияргә кирәк», - дип язалар.

Әлеге видеоны бер көн эчендә 2 478 109 кеше караган.