Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Хыялым чынга ашмый калды…»

Гөлназ Асаева кечкенә кызы Динә белән әбисе янына Башкортстанга кунакка кайткан. Кечкенә чакта үзен тәрбияләп үстергән әбисе (нәнәе) белән бик җылы, ихлас фотолар да урнаштырган.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Хыялым чынга ашмый калды…»
Рамиль Гали

«Соңгы вакытта балачагым турында еш уйлыйм. Нигә алайдыр, белмим. Авылга кунакка кайткан саен мине хатирәләр чолгап ала — картәтәй кулларында күтәреп йөрткән кечкенә Гөлназга әвереләм.

Картәтәй хастаханәдә ятканда соңгы көнгә кадәр барысы да яхшы булачагына өметләндем. Динәне ашаткан вакытта Аллаһы Тәгаләдән аның терелеп чыгуын сорап догалар укый идем. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны үзе янына алды.

Нәнәйгә ничек авыр икәнен күз алдына китерәм. Тагын ике елдан аларның бергә яшәүләренә 50 ел тулган булыр иде. Шул уңайдан авылда концерт оештырырга хыялланган идем. Картәтәй бик матур җырлый, баянда уйный иде. Алар нәнәй белән гомер буе артист булырга теләделәр. Бу хыялым чынга ашмый калды. Шуңа күрә якыннарыгызның кадерен белегез, исән чакта алар өчен кулыгыздан килгәнне эшләгез», — дип язган ул инстаграмда.

Инстаграм дуслары Гөлназ Асаевага, бабае вафат булса да, әлеге ниятен башкарып чыгарга тәкъдим иткән. «Гөлназ, нәзер булып калмасын, тиз арада үтә. Шундый уйларың булгач, бик яхшы. Олыларны хөрмәтлисең, үзеңә ун өлеш булып кайтсын, бәхетле бул»;

«Картәтиегез күкләрдән сезне күреп тора, сезнең өчен сөенеп ята. Уздырыгыз сез ул чараны, картәтиегез бик сөенер дип уйлыйм», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100