Илсөя Бәдретдинованың әтисе белән фотосын алты меңнән артык кеше ошаткан

Бер көн элек җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмга әтисе белән төшкән фотосын урнаштырган иде.
Җырчының тормышын күзәтеп баручылар бу фотоны ошатты. Алты меңнән артык кеше "Ошый" дип лайк та куйган.

Мөлаем гына әтисен кочаклап төшкән Илсөя "Әти, Әтиюшка" дип язган.







Моңа кадәр Илсөянең үз вакытында зур гауга чыгарган - "сүгенү сүзе бар" дип, телевидениегә дәгъва биргән җыры турында язган идек.