Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов вакцинация турында: «Ике начарның бер яхшысын сайларга кирәк»

Танылган журналист коронавирустан прививка ясаткан.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов вакцинация турында: «Ике начарның бер яхшысын сайларга кирәк»
«Татар-информ» архивы

Илфат Фәйзрахманов коронавирустан прививка ясаткан.

«Ниһаять, миңа да кададылар… 2 ай элек кадамадылар. Өстәмә тикшеренү билгеләделәр. Катлауланулар булмасын өчен үзегезгә игьтибарлы булыгыз. Үз проблемаларыгызны белсәгез, табиблар игьтибарлы булыр», — дип язган журналист.

«Бик күп кешеләрне, танышларымны югалттым. Аларның берсе дә прививка ясатмаган иде. Мин прививка яклы. Прививка барыбер ышанычлырак. Ике начарның бер яхшысын сайлап алырга кирәк дип саныйм», — дип сөйли ул прививка кадатып чыккач төшергән видеода.

Илфат Фәйзрахманов поликлиникада кеше күп булуы, техник проблемалар сәбәпле дәүләт хезмәтләре аша языла алмавы, регистратурада телефонны алмаулары яки «занят» булуы турында да әйткән.

«Көндез чынлап та мәхшәр иде. Шундый шартларда пандемияне авызлыклап буламы инде, йә? Чикләүләр кешене җәберләү, штрафлар хисабына казна тутыру өчен генә дип чираттагы тапкыр инандым. Тизрәк чыгып тайдым көндез, вирус эләктергәнче дип. Әле кереп чыгыйм дип кенә кергән идем, 5-6 кеше. Тиз тоттылар, яхшылап сораштылар. Чөнки анкетага барын да яздым, тиешле тикшерү белешмәләрен күрсәттем.

Көндез килгән булган бер малай да, ручкага бер чират, ди, уколга — икенчесе, шулай ук түзмәгән, тайган. Быел җәй кергән идем кәефсез, өстәвенә, бар гаиләм авырды… Шикләнеп, ПЦР тапшырдым. 10 кв.м бүлмәдә басып торырга да урын юк. Менә шундый медицина. Безнең 10нчы поликлиника гына түгел. Бөтен медицина оптимальләштерелгән», — дип канәгатьсезлек белдергән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100