Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованың әбисе инстачыларга: «Сәлам бар кешегә дә шунда»

Алып баручы видеога төшәргә яратмаучы әбисеннән инстадусларына сәлам әйттергән. 

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрованың әбисе инстачыларга: «Сәлам бар кешегә дә шунда»
Владимир Васильев

Гөлназ Сәфәрова әбисенең бик тәмле итеп кош теле белән чәй эчеп утырганын видеога төшергән. Җылы видеоны ул инстаграм челтәренә урнаштырган. 

«Әбиең лентадан югалды әле, дисез. Менә ул. Бүген тиз генә хәлен белергә, чәй эчәргә, идәннәр юарга дип әбигә кайтып килдек. Ул өч көн саен идән юа.

Язылучыларыма сәлам җибәр әле, дим. «Әй, бар әле!» — ди. Телефонга төшергәнне яратмый», — дип язган Гөлназ Сәфәрова.

Видеода диалог менә болайрак бара:

Әби, нинди планнар корасың, кино карыйсыңмы?

Әйе, сезне озатам да кереп утырам кино-театр карарга.

Тагын киноң бармыни?

Телевизорда кино-театр беткән ди сиңа.

— «Всем привет», - дип әйт инде.

— Эшем бетте. Идән-сәке юылган, өй чиста.

— «Всем привет», - дип әйт инде.

Әй, бар әле…

Әйт инде…

— Әй, сәлам бар кешегә дә шунда.

Бу видео Гөлназның инстадусларының кәефен күтәргән. «Син, Гөлназ, әбиең кебек матур», «Кызыктырып кош теле ашый, исән-сау булсын», «Кеше сүзен кабатламый, үз сүзе бар, бик тапкыр», «Яратам инде шундый бумазый халат кигән әбиләрне», — дип комментарийлар калдырганнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100