news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәзил Борчак Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов концертында сөйгәненә тәкъдим ясады

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның концерты үтте.

news_top
Рәзил Борчак Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов концертында сөйгәненә тәкъдим ясады

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның концерты үтте. Әлеге тамашаны блогер Разил Борчак алып бара.

Концерт туй тамашасы кебек әзерләнгән иде. Туйның туташларга кәләш чәчәге ата торган вакыты килеп җитте. Әмма Гөлсирин чәчәген атмады, ә бер туташның кулына тоттырды.

Әле чәчәк ату вакыйгасына кадәр Рәзил: «Кем тота, шуңа өйләнәм», — диде. Бу сүзләрне тамашачы шаяру итеп кенә кабул иткән иде.

Баксаң, Гөлсирин чәчәген тоттырган туташ Рәзил Борчакның йөргән кызы икән. Шулай итеп Рәзил сөйгәне Элинага тәкъдим ясады! Туташ: «Сораучы булганда, чыгам инде», — диде кыз.

Яшь парга тигез тормыш телибез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар