Җырчы Алсу: «Кызларның әнисе булу — икенче төрле бәхет» | intertat.tatar

Җырчы Алсу: «Кызларның әнисе булу — икенче төрле бәхет»

Россия җырчысы буй җиткән кызларын күрсәтте.

Җырчы Алсу кызлары белән төшкән фото янына: «Әни булу - бәхет! Ә кызларның әнисе булу — икенче төрле бәхет. Минем бәләкәчләрем шундый зур инде, минем ярдәмчеләрем, минем дус кызларым», - дип язган.

Җырчының виртуаль дуслары фотодагы өч гүзәлгә соклануларын язып калдырган. Бер инстачы: «Нишләп фотоларда улыгыз бер дә юк?» - дип кызыксынган.