Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов «Лексус»ы белән дустын коткарган

Ризат Рамазанов машинасы су «тозагына» эләккән дустын коткарган.

news_top_970_100
Ризат Рамазанов «Лексус»ы белән дустын коткарган
Салават Камалетдинов

Ризат Рамазановка үзенең «Лексус»ы белән дустының суга кереп чумган «Нива»сын өстерәп чыгарырга туры килгән. Көлкеле видео белән Ризат инстаграмда бүлешә.

«Нива»ны шактый гына чыгара алмый азапланалар, өстери торган баулары өзелеп бетә. Су тозагыннан «коткаргач», «Нива»дан әллә нихәтле су түгелгән.

«Балык кермәгәнме?» — дип шаярткан Ризат. Башкалар да бу маҗарадан көлешкәннәр.

«Нива» шундый тирәнлектә дә сүнмәгән. Теләсә нинди седан күптән сүнәр иде инде», — дип безнең ил машинасын мактаган композитор Марат Мухин. «Лексус» дип язасың килде дә, седан дип язып куйдың инде, име?» — дип җавап язганнар аңа.

Башка инстачылар да күңелле комментарийлар калдырганнар. «Караиделдә яңача балык тоту ысулы уйлап тапкансыз», «Монда, Ризат энем, балык тугел, Су анасы эләкмәгәнме диген», «Нишләгән соң бу машина, суда йөзеп килгәнме, коенырга уйлаганмы?», «Исән-саулар булыгыз! Бик кызык вакыйга булган», — дигәннәр.

«Су уртасына керергә башы эшләгән, ә чыгарырга башы эшләми. Уф, бар бит дөнья йөзендә шундый кешеләр, эчкәрәк керсен иде, салонының эче дә юылыр иде, кузовы гына түгел», — дип ачуланган «Нива» йөртүчесен бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100