Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Булат Ибраһимов тәүге тапкыр әти булды

Сабыйга Айбикә дип исем кушканнар.

news_top_970_100
Шагыйрь Булат Ибраһимов тәүге тапкыр әти булды
http://tatar-congress.org

25 июньдә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов һәм аның хатыны Альбина әти-әни булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәнге 8 сәгать 50 минутта 3310 кг авырлыкта, буе 51 см булган сабый туды.

«Яшь гаиләне беренче балалары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ходай аларга кызларын тигезлектә, саулык белән, борчу-кайгыларсыз гына үстерергә насыйп итсен. Үзләре кебек үк сабыр, акыллы, туган телен, туган илен яратучы, татарның гүзәл заты булып тәрбияләнсен. Булат, Альбина, без сезнең өчен чын күңелдән шатланабыз», - ди конгресс хезмәткәрләре.

29 июньдә Булат хатыны Альбинаны һәм кызын бала тудыру йортыннан каршы алды. Нарасыйга әти-әнисе Айбикә дигән бик матур исем сайлаган, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Бу «Бишек җыры»н Булат Ибраһимов дөньяга яңа гына аваз салган нарасые, нәни кызчыгына багышлап иҗат иткән.

Төннәр үтәр сизмәссең,

Син дә үсеп җитәрсең.

Бишек җырын кызыңа

Син дә шулай көйләрсең.

Әлли-бәлли, күз нурым,

Йокла инде, матурым.

Йокла-йокла, йом күзең,

Минем кадерле кызым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100