Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова туганына кунакка килмәскә кушкан

Татарстанның атказанган артисты кунаклар каршы алырга җыенган кебек ишек ачып фотога төшкән.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова туганына кунакка килмәскә кушкан
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова йорт ишеген ачып төшкән фото куйган. Әмма кунаклар кабул итәргә җыенмый, һәркем үз өендә утырсын, дип язган.

«Өйдә утырыйк, ә! Бүген икетуган сеңлем шалтырата, «бүген ял итәм, сиңа киләм хәзер» дип, «юк» дидем! Карантин — бу уен эш түгел, җәмәгать. Мин паникёр түгел, мин ТВ карамыйм, ләкин минем чит илдә дусларым яши һәм алар сөйләгән хәлләр куркыта, уйланырга мәҗбүр итә.

Америкадагы дус кызым Әдилә инде икенче атнасын өйдә утыра, вазгыять катлаулана бара ди, (аларда да моннан 10 көн элек аның кадәр куркыныч түгел иде, ә хәзер үлүчеләр саны арта бара), ә безнең халыкка барыбер кебек.

Әйе, үзаңлы кешеләр хәзер «карантин» режимын саклый, тик бу чикләүләрне «каникул» итеп кабул иткән кешеләр күп: паркларда йөриләр, маникюр-педикюр, табигатькә шашлыкка чыгалар, танышларым арасында әби-бабайларны җыеп, Коръән ашы үткәреп ятучылар да бар хәтта», - дип шаккатып язган Гөлназ Сәфәрова.

Карантин кагыйдәләрен үтәүнең бик җиңел эш булуын да аңлатырга тырышкан артист.

«Дуслар! Өйдән чыкмаска, кеше чакырмаска — бу бик җиңел эш!!! Без бу режимны бергәләп үтәгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешә алабыз, Сезне җаваплы булырга өндим!

Минем дә әти-әнигә кунакка барып кайтасым килә, алар күрше урамда гына. Минем дә әбигә авылга кайтасым килә, паркта да йөрисем килә! Ләкин бер атна бер җиреңне басып өйдә утырып торырга була бит инде», - дип җаваплы булырга чакырган Гөлназ.

Инстачылар карантинда ни белән шөгыльләнүләрен һәм кешеләрнең бу чиргә салкын караулары турында комментарийларда язган.

«Өйдә утырабыз, һава торышы бик әйбәт, урамга чыгасы килә. Әмма… Сабыр төбе сары алтын дип юкка әйтмәгәннәр бит»; 

«Күп кеше авылларына кайтып китте… Имеш, ял, каникул. Ә авылда әби-бабайлар… Абау, кешеләрнең наданлыгына исем китә»;

«Җыештырабыз, тәмле әйберләр пешерәбез»;

«Ишегалды тулы балалар. Курьер әйбер алып килде. Битлеге, перчаткасы юк. Акыл кермәсә-кермәс икән»;

«Дөрес, ләкин аңламаучылар күп. Урам тулы балалар. Футбол уйныйлар»;

«Өйдә утырам, бала белән балконда йөрибез»;

«Ниһаять, сезне тыңларлар бәлки. Кунакка киләбез дип шалтыраталар. Әмма вакыты ул түгел бит. Без үзизоляциядә дигәч, фатирда нишләп ятыйк инде, диләр»;

«Мин балалар белән әни янына авылга кайттым, чөнки ирем көн саен эшли. Шуннан да яхшы вариант тапмадык, кибетләргә чыкмыйбыз, кеше янына да»;

«Әни белән өйдә утырам. Карантинның барлык кагыйдәләрен дә үтибез. Китап укыйбыз, кинолар карыйбыз, бәйлибез, җыештырабыз һ.б. Әти төньякта эштә, аның өчен борчылабыз»;

«Кеше гел аңлап бетерә алмый. Уен түгел бит бу. Аңнарына барып җиткәндә соң булмаса ярар иде»;

«Карантин дип безнең балалар бакчаларын яптылар, шуны саклар өчен безне биш сәгатькә кизү куйдылар»;

«Кешеләр бишәр гаилә бергә шашлыкка йөри», - дигән комментарийлар калдырганнар.

Эшләгәндә: «Уф, арыдык, ял юк, җитешә алмыйбыз, балалар белән уйный алмыйбыз, вакыт җитми», - диләр. Менә хәзер вакыт бар бөтен эшне эшләргә. Гаиләң белән генә утыр да бит инде өйдә. Җавапсыз кешеләр күп инде ул. Штраф сала башларга вакыт андыйларга», - дип тәкъдим иткән бер инстачы.

Әлбәттә, кайбер өлкәдә эшләүчеләр эшкә йөрүләрен язган.

«Эшкә йөрибез. Өйдә утырып, ипотека түләнми», - дип язган ханымнан Гөлназ Сәфәрова: «Теге дөньядан түләнәме?» - дип сорап язган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Өйдә утырыйк,ә!!!! . Бүген икетуган сеңлем шалтырата, "бүген ял итәм, сиңа киләм хәзер" дип, "ЮК" дидем!!! . КАРАНТИН - бу уен эш түгел, җәмәгать! Мин паникёр түгел, мин TV карамыйм, ләкин минем чит илдә дусларым яши һәм алар сөйләгән хәлләр куркыта, уйланырга мәҗбүр итә. Америкадагы дус кызым Әдилә инде икенче атнасын өйдә утыра, ситуация катлаулана бара ди, (аларда да моннан 10 элек аның кадәр куркыныч түгел иде, ә хәзер үлүчеләр саны арта бара) ә безнең халыкка баребер кебек. Әйе, үзаңлы кешеләр хәзер "карантин" режимын саклый, тик бу чикләүләрне "каникул" итеп кабул иткән кешеләр бик күп: паркларда йөриләр, маникюр-педикюр, табигатькә шашлыкка чыгалар, танышларым арасында әби-бабайларны җыеп, "Коръән Ашы" үткәреп ятучылар да бар хәтта!??‍♀️ . ДУСЛАР!!! Өйдән чыкмаска, кеше чакырмаска- бу бик җиңел эш!!! Без бу режимны бергәләп үтәгәндә генә-нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешә алабыз, Сезне җаваплы булырга өндим! . Минем дә әти-әнигә кунакка барып кайтасым килә, алар күрше урамда гына, минем дә әбигә авылга кайтасым килә, паркта да йөрисем килә! Ләкин бер атна бер җиреңне басып өйдә утырып торырга була бит инде!!!!? . Иң мөһиме, ИСӘН-САУ булыйк, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын?? . P.S Сез "Карантин" да нишлисез?! #оставайтесьдома #айдадомой

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100