Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җаным тыныч түгел иде» — Лилия Гыйматдинова әнисенең каберенә килгән

Әнисен бик юксынуы турында җырчы инстаграм сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
«Җаным тыныч түгел иде» — Лилия Гыйматдинова әнисенең каберенә килгән

Лилия Гыйматдинованың Әниләр бәйрәме беренче тапкыр әнисез узган… Җырчы чәчәкләр күтәреп әнисенең каберенә кайткан.

«Төшемә керде әнием. Киткәннән бирле икенче тапкыр күрүем иде. Ап-ак бүлмәдә ап-ак карават өстендә ак киемнән, ак яулыктан ятып торды. Мине күргәч: «Нигә мине оныттың? Ник килмәдең?» — дип сорау бирде. Мин аны кочаклап елап утырдым. Аңа: «Нигә монда берүзең ятасың? Әйдә сине үзебезгә алып кайтам!» — дип сорадым.

Уянып киткәч, үкси-үкси елап яттым…

Ничек онытыйм, әнием! Көн дә синең турында уйлыйм, догалар укыйм. Кабереңә барырга, Мөслимгә кайтырга кирәк дип уйладым. Җаным тыныч түгел иде ничә көн…

Миңа: «Кайтудан файда юк, зиратка юллар ябык, керә алмыйсың», — диделәр. Барыбер кайттым. Килдем синең яныңа, әнием. Сагынам, яратам…» — дип юксынган Лилия әнисен.

Инстаграм дуслары җырчыга сабырлык теләгән. «Дилбәрнең мәңгелек йортын ап-ак карлар каплап киткән. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын», «Бик яшьли киткән шул әниегез, түземлек сезгә, Лилия», — дип җылы сүзләр язып калдырганнар.

Лилия Гыйматдинованың әнисе быел җәй көне вафат булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100