420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Җырчы юл кырыенда торган машиналар һәм кычыткан баскан гаражларга охшаган бина фонында җыр башкарып, социаль челтәргә видеосын элгән.
Видео астында җырчы: «Матур киенеп йөр, теләсә кайда җырлама инде диючеләр бар. Җәмәгать, минем үземә ничек уңайлы, шулай киенәм һәм кайда җырлыйсым килә, шунда җырлыйм. Иң мөһиме, намус белән җырлыйм мин, гаеп итеш булмасын», — дип тәнкыйтьчеләргә мөрәҗәгать иткән. Шунда ук ул җырның Балтач районы Түнтәр авылына багышланганын һәм Сания Әхмәтҗанова сүзләренә, Фәрит Әхмәтов көенә иҗат ителгән язган.
Вадим Захаровның язмасы берничә дистә комментарий җыйган. Барысы да җырчыны хуплый һәм мактый. Аңа җылы теләкләрен белдерүчеләр дә бар.