Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевизион Яңа ел тамашасында быел кайсы артистлар катнаша?

Бу атнада «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Яңа ел төнендә күрсәтәсе җырлы тамашаны төшерде. Проектта катнашкан күп кенә җырчылар үзләренең социаль челтәрләрендә әлеге проектта төшкән фотолары белән уртаклашты. Язылучылар аларның киемнәренә, үзләренең матурлыкларына комплиментлар яудырган.

news_top_970_100
Телевизион Яңа ел тамашасында быел кайсы артистлар катнаша?
Михаил Захаров

Алсу Фазлыева инстаграм сәхифәсенә ире Азат, танылган гармунчы Ринат Вәлиев, скрипкачы Динә Закирова һәм җырчы Илгәрәй белән бер өстәл артында утырган фотосын урнаштырган.

Алсу белән Азат Фазлыевларга «vahitova7450» исеме астында теркәлгән ханым: «Икегезне бер ана тапса да болай охшамас идегез. Бигрәкләр да охшагансыз. Бәхетегез озын гомерле булсын», — дип язган.

Винера Ганиева Алсу һәм Флорит Гыйздәтуллиннар янәшәсендә шампан шәрабенә охшаган сыекча белән тулы фужер күтәреп төшкән фотосын куйган. Аның сәхифәсендә комментарийлар күренми.

 Гөлсирин Абдуллина ире Азат Абитов белән фужерлар чәкештереп утырган фотосын элгән. «2020 ел авыр ел булды, 2021 ел безгә бары тик яхшы хәбәрләр, сәламәтлек, тыныч тормыш алып килсен иде!» — дип тә өстәгән Гөлсирин Абдуллина.

 Динә Закирова үз сәхифәсендә Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов янәшәсендә басып төшкән фотосын куйган. «Хәерле матур кичләр телим! Эстраданың иң моңлы тавышлы җырчылары белән фотога төшү үзе бер дәрәҗә, яннарында уйнап торуларны әйтмим дә инде… дулкынлану… горурлану… Кыскасы — нык истә калырлык мизгелләр! Яңа ел кичендә зәңгәр экраннар аша күрешербез!» — дип язып куйган ул.

Илназ Баһның хатыны Гүзәл Идрисова унике җырчы янында фотога төшкән, тик ире генә күренми. Бәлки, фотога төшерүчесе шулдыр. «Бүген @tnv каналында 31 декабрь көнне күрсәтеләчәк Яңа ел тамашасында катнаштык. Бик кызыклы булырга охшаган», — дип язган фото астында Гүзәл Идрисова.

Зәйнәб Фәрхетдинова ире Зөфәр Билалов белән басып төшкән фотосын элгән һәм: «Яңа ел кичендә #тнв каналының Яңа ел огонёгында Зөфәр Билалов белән дуэтыбызны башкарачакбыз! Яңа ел кичендә без сезнең белән!» — дип язган. Язылучылар җырчыларга үзләренең җылы теләкләрен яудырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100