Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Италиядәге опера җырчысы Хәния Фәрхигә җыр багышлаган

«Хәния апаның кайнар, тынгысыз күтәрелү, югалту-табышларын чагылдырган, язмышын яктырткан җыр бу», — ди Рафис Хөснетдинов җыр турында.

news_top_970_100
Италиядәге опера җырчысы Хәния Фәрхигә җыр багышлаган
https://vk.com/haniafarhi төркеменнән

Италиядә яшәп иҗат итүче танылган опера җырчысы Рафис Хөснетдинов шушы көннәрдә Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина белән элемтәгә чыккан. Ул 1999 елда ук Хәния Фәрхигә багышлап җыр иҗат итүен, соңрак бу җырны «Хәния җыры» дип йөртүен сөйләгән. Әлеге жырны Фирүзә Ибәтуллина «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Хәния Фәрхи. Мәңгелек хәтер» төркеменә куйган. 

«Кояшым, син җырлаганны кем генә сагынмый. Яшь буын да, типсә тимер өзәрлек ир-атлар да, гомер көзенә кергән өлкән буын кешесе дә. Синең рухыңны яктыртып, җырлар иҗат итәләр, шигырьләр язалар, җырларыңны өйрәнәләр, сабыйларына Хәния дип исем кушалар. Апау, кадерлем, синең истәлекләр аша бик күп изге күңелле кешеләр белән таныштым. Бу юлы син үзең исән-сау чакта ук язылган жыр эзләп тапты. Италиядәге опера җырчысы, якташыбыз Рафис Хөснетдинов белән интернет челтәре аша аралаштык. Башкортстанның сөекле язучысы, шагыйрә Дилә апа Булгакованың «Өзгәлә-кискәлә» шигыренә Рафис көй яза.

«Уфада студент елларымда ук Хәния апаның иҗатына гашыйк идем. Дүрт көн рәттән аның концертына бардык. Шул рәвешле 1999 елда Дилә Булгакова белән шушы җырны иҗат иттек. Соңрак „Хәния җыры“ дип йөрттем бу аны», — ди ул. 

Ни кызганыч, кояшым белэн очрашырга туры килми аларга. Тормыш якташ егетебезне чит илләргә илтә. Башкортстан, Татарстан белән араны өзмәгән егет, берсеннән-берсе моңлы, матур җырлар иҗат итә. «Өзгәлә-кискәлә» җырын Казан егете, виртуоз баянчы Илнар Сафин белән бергә язалар.

«Хәния апаның кайнар, тынгысыз күтәрелү, югалту-табышларын чагылдырган, язмышын яктырткан җыр бу», — ди ул. 

Хөрмәтле милләттәшләр, бу җырны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Миңа калса, җыр искиткеч. Ерак чакрымнар, ничә еллар аша кадерле кешемне эзләп тапкан җыр гомерле булсын», — дип язган Фирүзә Ибәтуллина. 

Җырны «Хәния Фәрхи. Мәңгелек хәтер» төркемендә тыңларга була.

«Интертат»та Рафис Хөснетдинов белән

әңгәмә басылган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100