Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын йомырка сала башларлар»— Гөлназ Гафурова тавыкларга әзерләгән ризыкны күрсәтте

Инстачылар мондый тәмле ризык ашаган тавыклардан көненә ике йомырка яки алтын йомырка көтә.

news_top_970_100
«Алтын йомырка сала башларлар»— Гөлназ Гафурова тавыкларга әзерләгән ризыкны күрсәтте
https://www.instagram.com/gulnazgafur/

Җырчы Гөлназ Гафурова артистлар арасында уңганлыгы белән аерылып тора. Ул бакчада ниләр генә үстерми дә, алардан ни генә ясамый, ит чебешләре дә үстерә, тавыклар да асрый.

«Гөлназ апаларыннан күчтәнәч. Тәмлүшкәләр көтеп торалар. Соң үзебез дә шул бит. Ә алар салган йомырка — иң тәмлесе. Әни казанда аларга ашарга пешерсә, тавыклар да арлы-бирле йөри башлый, балалар да…

«Дәү әнием, безгә дә бир кабып карарга», — диләр. Исе чыннан да башны әйләндерерлек, алмалар да кушып жибәрсә шунда...» — дип язган җырчы.

Инстачылар тавыкларның сыена шаккаткан: «Болай ашатсаң, алтын йомырка сала башларлар», «Сезнең тавыклар бик тәмле ашыйлар түгелме соң? Көненә ике йомырка салырга тиеш алар хәзер. Рәхмәтләр әйтә-әйтә», «Мин дә хәзер кертәм әле бу тавыкларга гөбәдия, пироглар, бәрәңге боламыгы», «Ай-яй тәмле күренә. Мондый ресторан ризыгы булгач, ничек йомыркасы тәмле булмасын ди».

Җырчының виртуаль дуслары арасында шәһәрдә яшәп бакча карауларына, тавышлар тотуларына, гомумән, уңган гаилә булуларына сокланучылар да күп.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100