Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов битлекне дезинфекцияләргә өйрәтә

Артист «Шарапҗан маҗаралары» сериясен дәвам итеп, яңа видео куйган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов битлекне дезинфекцияләргә өйрәтә
Владимир Васильев

Рамил Шәрәпов коронавирус пандемиясе игълан ителгәннән бирле «Шарапҗан маҗаралары» сериясе белән халык күңелен күтәрә. Чираттагы видеода ул битлекләрне дезинфекцияләп утыра.

«Метшин ел ахырына кадәр битлектә йөрергә кушты. Менә битлекләрне спиртта дезинфекциялим. Күрше шулай итә һәм кәефе дә гел яхшы», — дип сөйләнә ул, битлекләрен тәлинкәдәге «спирт»ка манып.

Хатыны «сиңа ни җитми» дигәнгә, «кәеф җитми», ди ул. «Менә хәзер дезинфекцияләнгән битлекне ике кат киям дә, бөтен кредитларым онытыла», — дип хыяллана апрель аеннан бирле эшсез утыручы артист.

Инстачылар рәхәтләнгән шаян смайликлар тезеп. Алар видео саен «каян башыңа килә», «ничек уйлап бетерәсең», дип шакката.

«Шарапҗанның спирты күп күренә. Ел азагына кадәр җитәчәк», — дип язган игътибарлы инстачы. 

«Әнинең эче поша. Ник майкадан, әллә күлмәге юк микән ди», - дип комментарий калдыручыга: «Шарапҗанның образы бозыла», - дип җавап язган икенчесе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100