Нюша йөклеме-юкмы?

Элеккеге Казан түрәсенә кияүгә чыккан Нюшаны йөкле дип язалар.
Инстаграмда кояшта кызынып яткан Нюшаның яссы корсагы йөклелек турында гайбәтләргә чик куяр, мөгаен.

Нюша былтыр Казанда FISU Халыкара студентлар спорты президенты киңәшчесе Игорь Сивовка кияүгә чыкты.

Игорь Сивов 2016 елга кадәр Казан башкарма комитеты аппаратын җитәкләгән иде. Анда алдагы никахында ике баласы бар, дип хәбәр итә "Татар-информ".